+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
21 Май 2016, 02:00

Өсән үзәнендә эш кайный

“Мәтәүтамак” агрофирмасы уңганнары бу ялларда язгы чәчүне тәмамлау бурычы куйган.Республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, Башкортстанда язгы чәчү 90 процентка якын мәйданнарда тәмамланган. Туймазы районының “Мәтәүтамак” агрофирмасы авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында да бу көннәрдә соңгы гектарларда чәчәләр.

– Хуҗалыкның чәчүлек мәйданнары 2500 гектар тәшкил итә, шуның 500 гектарын уҗым культуралары били. Әйтергә кирәк, быел биредә кар катламы калын булды, уҗымнар яхшы кышлаган. Алар өстәмә тукландырылды һәм мул уңыш вәгъдә итә.

Язгы культураларга килгәндә исә, 1200 гектарга – бөртеклеләр, ягъни бодай, арпа, солы, борчак, 800 гектарга техник һәм мал азыгы культуралары чәчелде. Көнбагыш – 100 гектарны, кукуруз 200 гектарны алып тора, калган мәйданнарны берьеллык һәм күпьеллык үләннәр били. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: быел беренче тапкыр 50 гектарда кукурузны кәчәнгә үстерү максаты куйдык. Гомумән, дәүләт ярдәме һәм коллектив тырыш­лыгы белән чәчүгә бәйле барлык эшләр дә тиешле агротехник срокларда һәм таләпләргә ярашлы башкарылды. Шуңа да ел уңай килеп, мул уңыш үстереп алуга өмет итәбез, – диде, хуҗалыкта басу эшләре торышы белән таныштырып, “Мәтәүтамак” агрофирмасы рәисе Мөнир Гарифуллин.

Без килгәндә басу батырлары Газинур Габдрахманов һәм Салават Шәфыйков Кәлшәле авылы янындагы басуда соңгы гектарларда арпа чәчә иде.

– Кәефләр көр. Техника төзек, ягулык һәм орлык җитәрлек. Хуҗалык пешекчеләре тәмле ашлар белән сыйлап тора, җитәкчелек исә игенчеләр хезмәтен яхшы эш хакы һәм премияләр белән дәртләндерә. Шуңа да шатланып, чын-чыннан көнне төнгә ялгап эшлибез, – диде алар зур канәгатьлек белән.

Чәчүдә җәмгысы алты чәчү комплексы, сигез трактор катнаша. Югарыда телгә алынган басу батырлары белән бергә хуҗалык җитәкчесе алдынгы механизаторлар Рифат Вәлиев, Альмир Мөхәммәтгалиев, Зөлфир Шакиров, Азат Низаметдинов исеменә дә мактау һәм хуплау сүзләрен җиткерде.

– Хуҗалыкның терәге алар! Чәчү тәмамлануга химик эшкәртүгә чыгачаклар, аннары мал азыгы хәзерләү техникасын йөгәнләячәкләр, урып-җыю эшләре дә тәү чиратта шушы егетләр иңенә ята. Шөкер, бу җаваплы кампанияләрне дә, һәр елдагыча, бердәм көч һәм тырышлык белән оешкан төстә башкарып чыгарбыз дигән ышанычта калам, – диде бу уңайдан Мөнир Мансур улы.

Игенчелек белән бергә, терлекчелек тармагында да бу көннәрдә кызу эш кайный. 800 баш сыер малы җәйләүгә чы­гарылып, фермада агымдагы ремонт эшләре җәел­дерелгән. Рузилә Бәзгытдинова, Юлия Нуретдинова, Мөршидә Вәлиева кебек алдынгы савучылар исә, терлекчеләр һәм көтүчеләр белән бергә, мул сөт чорында савымны көннән-көн арттыру өчен көрәшә. Әйткәндәй, 300 савым сыеры асралучы хуҗалыкта ул бүген һәр сыердан уртача 12 килограмм­га җиткән һәм артуга бара.

Бер сүз белән әйткәндә, Өсән елгасы үзәненә сыенып утырган хуҗалык бу көннәрдә чын мәгънәсендә кырмыска күчен хәтерләтә, һәркем хуҗалык эше, районны, республиканы, илне икмәкле, итле, сөтле итү хәстәре белән мәшгуль. Бу җәһәттән зур тәҗрибәле рәис Мөнир Гарифуллин чирек гасыр дәвамында җитәкләгән хуҗалыкта һәр тармак сәгать кебек эшли, шуңа нәтиҗә дә бар. Агымдагы ел да Мәтәүтамак уңганнары өчен зур казанышлар белән билгеләнсен, басуларын шифалы сулары белән сугаручы Өсән елгасы исә, аның данын еракларга алып китеп, башка кыйтгаларга да танытсын дигән теләктә калыйк!
Читайте нас: