Менә җылы сөтнең беренче тамчылары үтәкүренмәле шланг буйлап суыткычка ага, димәк, барысы да тәртиптә, корылма көйле эшли! Белгечләр җиңел сулап куя.
— Менә тагы бер уңайлык артты! Безнең ферманы инде танырлык түгел, “500 ферма” республика программасына кергәч, ул яңарды, хезмәткәрләр өчен барлык шартлар тудырылды. Хәзер эшкә ялга барган кебек кенә барабыз. Ә хәзер менә лагерьга да сөтүткәргеч урнаштырылды, димәк, эшләр күпкә җиңеләячәк, — ди савучы Резида Мохитова.
Малларны җәйләүгә май башында алып чыкканнар.
— Көтүгә чыгу белән сөт сизелеп артты, әлеге вакытта көн саен 24 центнер сөт савабыз, уртача 20 центнеры көн саен Илеш сөт заводына озатыла. Әле менә сөтүткәргечне дә шул сөттән кергән акчага алдык, — ди “Восход” җәмгыяте директоры Илнур Ахунов.
Лагерьда бүген 250 баш сыер асрала, гомумән исә хуҗалыкның маллары 450 баш тәшкил итә. Көзгә Илнур Мулланур улы тагы 50-70 баш токымлы сыер алу турында уйлый.
— Чәчү өчен көннәр әйбәт торды, судан үләне генә калды, башка эшләрне тәмамладык. Шөкер, техника ватылып җәфаламады, ягулык-майлау материаллары бар, басуларга ашлама керттек, әлегә зарланырлык түгел. Хуҗалыкта 16 кеше эшли, барысы да тәҗрибәле, ышанычлы, сыналган. Безнең хуҗалык артык зур түгел, үз көнебезне үзебез күрәбез, иң мөһиме — банклар алдында бурыч юк, узган елда бераз техниканы яңарттык, пресс-төягеч, чапкыч алдык, әле менә комбайнга заказ бирдек. Халык вакытында хезмәт хакын алып бара, — ди Илнур Ахунов.
Савучылар Чулпан Галимҗанова, Зарема Җәмилова, Резида Мохитова, Зөлфирә Арсланова фермада инде озак еллар хезмәт сала. Бер-берсен ярты сүздән аңлап, тату эшлиләр.
Малларны яңа гына яланнан алып кайткан көтүчеләр — Айгөл Җәмилова һәм Фирдәвис Гыйздәтов савымнан соң аларны тагы сусыл үләнгә алып чыгып китәчәк.
— Көтүне сәгать төнге берләргә-икеләргә кадәр йөртәбез. Малларның сөте артып китте. Әле уңайлы, хәлне бетерә торган эссе дә юк, табигатьнең матур чагы, сәхрәдә рәхәтләнеп йөрибез, — ди Айгөл Җәмилова.
— Коллектив бик тату безнең, ярдәмләшеп, кирәк чакта бер-беребезне алмаштырып эшлибез. Быел 130 бозау алдык, әле “соңарган”, бозаулыйсы сыерлар да бар. Кышкы бозауларга күз тимәсен, үсеп, көрәеп киттеләр. Сыерлар сәламәт булгач, туйганчы ашагач, үрчем дә әйбәт. Шушы көннәрдә бозауларны да яланга чыгарырга торабыз, яшел чирәм, витамин ашап, саф һавада тагын да үсеп китә алар, — дип сүзгә кушыла ферма мөдире Мәгафурҗан Галимҗанов.
Район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Динис Биков “Восход” җәмгыятен бары тик уңай яктан билгели. Эшне оештыра белүләре, максатчан, тырышлык кебек сыйфатларын башкаларга да үрнәк итеп куя.
...Эңгер-меңгер төшә башлагач, без якындагы басуга да сугылдык. Вакыт соң булуга карамастан, Наратлык басуында эш кайный. Биредә Славик Шәрәфетдинов белән Рөстәм Шәмсетдинов судан үләне чәчү белән мәшгуль, Руслан Байтуков кәтүкләп бара.
— Көннәрнең шушылай матур торуына сөенәбез. Бүген 40 гектарда чәчтек. Игеннәр, мал азыгы культуралары яхшы булып үссен, дип теләк тели-тели эшлибез. Җир-ана юмарт ул, уңышсыз калдырмас, — ди механизатор Славик Шәрәфетдинов.
Менә шулай, җәйләүдә дә, кырда да эш кайный. Киләчәк уңышка, киләчәк бәрәкәткә бүген нигез сала восходлылар.