+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
31 Май 2016, 02:00

Чәчү тәмам, алда – яшел урак

Республика Хөкүмәтендә Премьер-министр урынбасары Ирек Мөхәммәтдинов җитәкчелегендә селектор киңәшмәсе үтте. Анда чәчү кампаниясе йомгаклары, мал азыгы хәзерләү, агымдагы елның дүрт аенда терлекчелеккә бәйле хәл, Бөтенрусия авыл хуҗалыгы исәбен алу чарасына әзерлек һәм аны үткәрү мәсьәләләре тикшерелде.

Ирек Мөхәммәтдинов белдерүенчә, һава шартлары яхшы торганлыктан, быел чәчү кампаниясе иртә башланды һәм күпчелек районнар аны лаеклы башкарып чыкты. Аларга үз вакытында дәүләт ярдәме (3,2 миллиард сум) күрсәтелде.

Бүген республикада бөртекле, кузаклы һәм техник культураларны чәчү тәмамланган, әлеге вакытта карабодай, тары, судан үләне чәчелә.

Киңәшмәдә мал азыгы хәзерләү мәсьәләсенә аерым игътибар бүленде. Быел ул иртәрәк башлана. Мәсәлән, Гафури, Благовещен, Кырмыскалы, Күгәрчен, Миякә, Нуриман районнары аграрийлары печәнне тезмәләргә салды. Һәр малга 30-32 центнер азык берәмлеге хәзерләү бурычы куелды.

Бөтенрусия авыл хуҗалыгы исәбен алу чарасын үткәрүгә әзерлек барышы турында Федераль дәүләт статистика хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе җитәкчесе Әкрам Ганиев сөйләде. Аның сүзләре буенча, барлык норматив-хокукый документлар әзер, әлеге вакытта оештыру мәсьәләләре хәл ителә, исәп алучылар исемлеге төзелгән. Аерым игътибар халык арасында аңлату эшләре алып баруга юнәлтеләчәк. Бу – статистика чарасы, һәм алынган мәгълүмат башка структураларга тапшырылмаячак, вазыйфалы кешеләр моның өчен җавап тотачак.
Читайте нас: