— Икебез дә Мәскәү авылыннан, — ди Лилия Рәзиф кызы. — Язмышларыбызны бергә бәйләп, туган туфрагыбызда нигез корырга карар итүебезгә тиздән өч дистә ел була. Ирем озак еллар Калинин исемендәге хуҗалыкта механизатор, эретеп ябыштыручы булып хезмәт салды. Мин пешекче идем. Күмәк хуҗалык таркалгач, фермерлыкка алындык.
Бүген Мостаевларның крестьян-фермер хуҗалыгы эшчәнлеген 110 гектар мәйданда алып бара. Алар, нигездә, бодай, арпа үстерә. Чәчүне уңышлы төгәлләгәннәр.
Күмәк хуҗалыкта эшләгән вакытында ук ирем, “Беларус” һәм “Т-70” тракторлары алып куйды, аларга сабан, культиватор юнәтте. Авыл халкы соравы буенча бакча җирләрен сөрде.
Хәзер Мостаевларның техника паркы тагын да тулыланган: тракторлары дүртәү, йөк машинасы да алганнар. “Полесье” ашлык җыю комбайны да бар.
— Былтыр “Эш башлаучы фермер” проекты кысаларында грант алдык. 1,5 миллион сум акча бүленде безгә. Бу бик тоемлы ярдәм булды. Тәгәрмәчле трактор һәм пресс-җыйгыч сатып алдык, — ди Фәнүз Наил улы. — Безгә, фермерларга, дәүләт тарафыннан игътибар булуы киләчәккә өмет уята, беләккә көч өсти.
Мостаевларның гаражы да, ашлык саклау склады да бар. Ашлык сатарга да, ишле мал-туарны, кош-кортны ашатырга да җитә. Ә машина-тракторларны Фәнүз Наил улы үзе ремонтлый. Нефтекама машина төзү колледжында белем алучы улы Рөстәм — барлык эштә дә әтисенең уң кулы. Чәчү, урак чорында практиканы ул туган авылында, әтисенең крестьян-фермер хуҗалыгында үтә. Аның зур теләк белән хезмәт салуын күреп, әти-әнисе, эшебезне дәвам итүче булачак дип, сөенеп бетә алмый.
— Кызыбыз Регина — тел белгече, Башкортстан дәүләт универститетын тәмамлады, бүгенге көндә гаиләсе белән Нефтекама шәһәрендә яши. Икенче кызыбыз Финәлия табиб һөнәрен сайлады. Төпчегебез Русланга 16 яшь, ул тугызынчы сыйныфны тәмамлады, — ди Лилия Рәзиф кызы.
Шуны да әйтик: үзләренең өч баласын үстергән Мостаевлар моннан сигез ел элек ятим малай Русланны тәрбиягә алган. Ягымлы, олы йөрәкле яңа әти-әнисен малай тиз арада үз иткән.
— Без дә Русланны бер күрүдән яраттык. Тышкы кыяфәте белән дә үзебезгә охшаган бит ул, — дип елмая Лилия апа. — Уфа приютыннан аны гаиләбезгә алыр өчен 8 ай йөрдек. Бер ятим балага булса да әти-әни сөюе бүләк итә алуыбыз күңелемә шулкадәр рәхәтлек бирә!
Бүгенге көндә Лилия апа өч сыер сава, үз гаиләсеннән артып калган сөт продукциясен сата. Моның өчен базарга барып та торасы юк, авылдашлары сөт-каймакны йортыннан килеп алып бетерә. Фермерларның утарында 18 баш мөгезле эре терлек бар. Йортлары янындагы 30 сутый бакчаларында алар бөтен төр яшелчә, җиләк-җимеш үстерә, бәрәңге, суган, сарымсакны ярминкәләрдә сата. Инкубаторда каз бәбкәләре, тавык чебешләре чыгару белән дә шөгыльләнәләр. Былтыр, мәсәлән, 100 бройлер, 40 йомырка тавыгы, 35 каз үстергәннәр. Быел да кош-кортлары күпсанлы.
Мәскәү авылының 6 фермеры бер-берсенә көндәшләр дип карамый, барлык эшләрне дә үзара киңәшләшеп башкаралар. Берсенең техникасы көйсезләнеп китсә, икенчесе ярдәмгә ашыга. Пай җирләре өчен халыкка вакытында икмәк, салам бирелә.
— Бәхетне читтән эзләмәдек, туган ягыбызда матур итеп дөнья корып, гомер йомгагыбызны парлы сүтүебезгә канәгатьбез, — диләр Мостаевлар. — Бу юлы Бөтенрусия авыл хуҗалыгы исәбен алу кампаниясендә крестьян-фермер хуҗалыгы вәкилләре буларак катнашуыбызга чиксез горурланабыз. Әлеге мөһим чараның никадәр зур әһәмияткә ия булуын яхшы аңлыйбыз. Аның нәтиҗәләре буенча без, икмәк, мал үстерүчеләргә игътибар тагын да артыр, яңа максатлы программалар барлыкка килер дип ышанабыз.