— Кече бизнеста тәүге адымнарыбызны кечкенә сәүдә нокталары төзүдән башладык, — дип сүз башлап, ачык йөзле хуҗалар кунакханә буйлап экскурсия оештырды. — Ун ел элек Аскарда бина сатып алып, заман таләпләренә җавап бирүче район үзәгендәге беренче кафены төзедек. Безнең якларга килүче кунаклар да, аларның таләпләре дә артты. Ихтыяҗны күздә тотып кунакханә, мунча, автосервис һәм автомобиль юу урыны ачтык. Без төзегән бильярд залыннан да халык өзелми. Башта Магнитогорск — Баймак, Аскар — Уфа юллары киселешендә “Элита” кафе-кунакханәсе төзегән идек. Ул кунакларга тамак ялгап, хәл җыю өчен уңайлы урынга әверелде. Хәзер исә “Гостиный двор” кунакханә комплексы аерым игътибарга лаек. Биредә яшәү шартлары да, хезмәтләндерү дә югары дәрәҗәдә оештырылган. Кунакларга сауна, бассейн, бильярд заллары тәкъдим ителә. Монда мәҗлесләр үткәрү залына 100 кеше сыя ала. Заманнан калышмаска, киләчәктә дә камиллеккә омтылып яшәргә тырышабыз. Тормыш алга бара. Хәзер Урал аръягы халыкара форумнар оештыру үзәгенә әверелде. Бездә булган кунаклар канәгать калырга тиеш. Бу максатка ирешә алсак, төбәккә туристлар агы-мының тагын да артачагына өмет зур.
Уңган эшкуарлар бик күп район, республика һәм ил дәрәҗәсендәге башка конкурсларда, күргәзмәләрдә дә бүләкләнгән. “2013-18 елларда Башкортстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү һәм үстерү” озайлы программасы кысасында “Ел эшкуары — 2014” конкурсы үткән. Бәйге йомгаклары буенча Айрат Зиннәт улы “Хезмәтләндерү өлкәсендә ел эшкуары” номинациясендә җиңгән. Конкурста Башкортстанның район һәм шәһәрләреннән 78 гариза килгән. Димәк, авыз тутырып, республиканың иң яхшы шәхси кунакханәсе Әбҗәлил районында урнашкан, дияргә нигез бар.
Заман белән бергә атлаучы эшкуарлар хәйрия эшенә дә игътибар бүлә. Әминевлар район мәдәният сараенда өлкәннәргә хәйрия концертлары оештырган. Тамашачылар каршында Айдар Галимов, Радмир Туйсин, Хәсән Усманов, Артур Туктагулов, Миңзифа Искужина һәм республиканың башка эстрада йолдызлары чыгыш ясаган. Белем көне алдыннан мохтаҗ гаиләләргә матди ярдәм күрсәтелә. Районның иң яхшы спортчылары һәм өлгер укучылары ел саен хәстәрлекле эшкуарлар кулыннан стипедияләр ала. Хәйрия, ярдәм чаралары исемлеген арытаба дәвам итеп булуы Әминевларның мәрхәмәтлелеге, җәмгыятькә файда китерергә омтылып яшәве турында сөйли.
Соңгы елларда Урал аръягы Башкортстанның икътисади үсешкән, инвесторлар игътибарын җәлеп иткән төбәкләренең берсенә әверелде. Димәк, киләчәктә кунакханәләргә ихтыяҗ тагын да артачак дигән сүз. Әбҗәлил районына килүчеләрнең кайда урнашачагы көн кебек ачык.