Бу көнне “Үзәк” машина-технология станциясе Дүртөйле филиалының Миңеште бүлекчәсе җәйләвенә күп кунаклар килде: һәр хуҗалык бәйгегә үзенең иң уңган, иң булдыклы вәкилләрен җибәргән иде.
Терлекчеләрнең һөнәри ярышы берничә өлештән торды: биредә теоретик белемеңне генә түгел, эшеңне гамәлдә күрсәтү дә кирәк. Бәйгечеләр, имтихандагы кебек, билетлар алды, сорауларга җавап бирде, маллар утарында да эшләде. Авыл хуҗалыгы идарәсенең баш зоотехнигы Фәнис Хәкимов җитәкчелегендәге таләпчән жюри аларның һәр хәрәкәтен энә күзеннән үткәрде.
– Быел савучылар бәйгесе район тарихында 45нче, ә ясалма орлыкландыру техникларыныкы 24нче тапкыр уза, – диде Фәнис Рифгать улы. – Шунысы күңелле: хезмәтчәннәребез һөнәри осталыкларының югары икәнлеген республика дәрәҗәсендә дә исбатлый. Мисал өчен, берничә ел элек “Россия” токымчылык заводы савучысы Рима Сәрвәрова республика бәйгесендә икенче урын яулады. “Киров” хуҗалыгыннан Ирина Бакаеваның да пьедесталның шушы ук баскычына күтәрелгәне бар. Ә менә “Вәлиев” хуҗалыгыннан ясалма орлыкландыру технигы Ләйсән Галләмова Бөтенрусия конкурсында өченче урын алган иде. Аңа кадәр мондый абруйлы бәйгедә “Чишмә” токымчылык заводыннан Азат Маннановның җиңгәне булды.
Саву җайланмаларын сүтеп җыйганда ап-ак халатлы бәйгечеләрнең кулларына күз иярми: хәрәкәтләре шулкадәр төгәл, килешле! Бары әллә ничә пар күз карап торганга гына бераз дулкынлануларын алланып киткән йөзләреннән белеп була.
Сыер саву осталыгына имтихан бәйгенең икенче этабы булды. Бәйгечеләрнең малкайлар белән ничек мөгамәлә итүенә дә, савылган сөтнең чисталыгына да бәя куелды.
Беренче урынны “Чишмә” хуҗалыгыннан килгән яшь савучы Зәлия Дебердеева яулады.
–Җиңүемә ихлас шатмын, – дип елмайды Зәлия Рим кызы. – Ә мондый ярышта беренче тапкыр гына катнашуым.
Яшь кенә булуына карамастан, Зәлия өч бала әнисе икән. Ире Наил дә “Чишмә”дә алдынгы механизатор.
Сыер савучылар арасында икенче урынны “Киров”тан Ирина Бакаева алды, ә өченче урынны “Крупская” хуҗалыгыннан Светлана Сайтаева һәм “Үзәк” МТСының Дүртөйле филиалыннан Земфира Мостафина бүлеште.
Бер үк вакытта мәйданның икенче яртысында ясалма орлыкландыру техникларының бәйгесе барды. Аларның да һәрберсе үз эшен җиренә җиткереп башкарырга тырышты. Моның өчен җәйләүдә барлык мөмкинлекләр дә тудырылган иде: заманча җиһазландырылган лаборатория, туңдырылган орлык материалы, эш кораллары – берсенә дә сүз тидерерлек түгел. Ясалма орлыкландыру техниклары арасында иң яхшысы дип “Киров” хуҗалыгыннан Гаяз Тимергалиев табылды. Гаязның мондый бәйгеләрдә бихисап тапкыр җиңү яулаганы бар. Тормыш иптәше Гөлшат та – “Киров”та селекционер. Яхшы белгечләр гаиләсенә хуҗалык идарәсе йорт салып биргән.
Икенче урында – Ленин” хуҗалыгыннан Тамара Хәбирова, өченче урында – “Горшков” токымчылык заводыннан Василий Атыев һәм “Россия”дән Илүсә Рәхимҗанова.
Терлекчеләр өчен район бәйгесе, һәрвакыттагыча, чын бәйрәмгә әверелде. Алар мул сыйлы табын артында бер-берсе белән аралашып, Миңеште мәдәният йорты үзешчән артистлары әзерләгән матур концерт карап ял итте. Шуны да әйтик: чарада катнашучыларның берсе дә бүләксез калмады. Район хакимияте башлыгы Ринат Хәйруллин тапшырган саллы премияле конвертлар терлекчеләрнең гаилә бюджетын тулыландырса, матур медальләр, Мактау кәгазьләре, әлбәттә, җиңүчеләренең архивына кадерле истәлек итеп салып куелачак.