+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
23 июнь 2016, 02:00

Казы да, казылыгы да телеңне йотарлык

Ярмәкәй районының Усман-Ташлы авылында яшәүче Мәрданшиннар гаиләсенә иң бәхетле мизгелләрендә барып кердек. Кичә генә Себердә яшәүче өлкән улларының кызы туган. Биш малай үстергән гаиләдә кыз баланың никадәр тансык икәне аңлашыладыр. Моңа бигрәк тә 90 яшьлек Нурлыямал әбекәй шатлана. Исеменнән үк күренүенчә, нур чәчеп торган ап-ак әбекәй ул. Җиде бала тәрбияләп үстергән, аннары төпчегенең биш улын үстерешкән, бүген кылган изгелекләренең игелеген күреп, кадер-хөрмәттә бәхетле гомер кичерә.

Әйе, бу көннәрдә Нурлыямал әбекәй аякларына басып түгел, очып кына йөри. Безне дә зур кунаклардай каршы алды, тиз арада тәмле чәйләр әзерләде. Килене Алсу — китапханәче, ул эштә булганда оныклары — бәләкәчләр Аяз белән Рәсүлгә картәниләре күз-колак. Рус­лан, Рөстәм һәм Алмаз исемле уллары инде канат ныгыткан. Биш баһадир анасы Алсу — республикабызның “Ана даны” медале кавалеры.

Мәрданшиннар — Ярмәкәйнең иң булдыклы, тату, уңган гаиләләренең берсе. Гаилә башлыгы Раил оста каз каклаучы һәм казылык ясаучы дигән данга ия. Монда җитештерелгән продукцияне Ярмәкәй һәм тирә-як районнардан гына түгел, Себердән дә кайтып алалар.

Раил колхозда баш зоотехник булып эшләгән. 2000нче еллар башыннан үз эше белән шөгыльләнергә карар итә. Тәүдә гаилә теплицада яшелчәләр үстерә. Ул елларда бу эшне Туймазы фермерлары башлап җибәргән була. Раил аларның тәҗрибәсен өйрәнеп кайта. Ун ел шушы эш белән шөгыльләнгәннән соң, 2010 елда, Мәрданшиннар кош-корт үрчетергә карар итә. Бер мең баш каз үстереп саталар.

— Сатып бетереп булмады, утызы калды, — ди Раил. — Аларны нишләтергә? Шунда каклап куярга уйладым. Шулкадәр тәмле килеп чыкты, тиз генә сатылып та беттеләр. Һәм мин шушы эштә тукталдым. Казларны күпләп алып үстерүнең кыенлыклары бар. Беренчедән, тотар урын кирәк, икенчедән, якында гына болын, елга яисә күл булуы мөһим. Андый мөмкинлекләр юк, шуңа күрә каз үстерүче фермерлар белән сөйләшеп, әзер кошларны сатып алып каклыйбыз.

Каз каклауның да үз нечкәлекләре бар. Иң элек, ул яңа суелган, туңдырылмаган булырга тиеш. Иң мөһиме, тиешенчә тозларга. Кояшта тотуның үз режимы бар, аз тотсаң да начар, күбрәк тотсаң, каз бозылырга мөмкин.
— Казларым тәмле булсын өчен бөтен күңелемне биреп эшлим. Башкарган эшемнең файдасын да күрәсе килә.
Клиентларны да җәлеп итәргә кирәк, безнең продукцияне эзләп тагын килсеннәр өчен тырышабыз, — ди Раил.

Елына 500ләп каз каклый Мәрданшиннар. Заказны аларга алдан ук биреп куялар. Раилнең тагын бер яраткан шөгыле — казылык ясау. Аның да үз серләре бар. Шунысы бәхәссез, Раилнең казылыклары ашап туйгысыз. Монысына үзебез дә инандык.
Читайте нас: