+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
7 июль 2016, 02:00

Исәпленең малы төгәл

Бөтенрусия авыл хуҗалыгы исәбен алу башланды.Миякә районында Бөтенрусия авыл хуҗалыгы исәбен алу яхшы әзерлек белән һәм оешкан төстә башланды.— Корабны ничек атыйсың, ул шулай йөзеп китәр, дигәндәй, эшне ничек оештырасың – шулай тәмамлана. Шуны истә тотып, без оештыру мәсьәләләренә тиешле игътибар бүлдек. Бөтенрусия күләмендәге зур чара кадрлар сайлап алу һәм аларны укытудан башланды. Вакытлыча эшкә 32 кеше җәлеп ителде, шуның 28е — исәп алучы, 4се — инструктор. Шуларның яртысы — ун ел элек узган исәп алуда катнашкан кешеләр. Кадрлар туплау гыйнвар-апрельдә башкарылды. Тәҗрибә белән бергә эшсезлек мәсьәләсен хәл итүне дә күз уңында тоттык. Әйтик, ике инструкторыбыз халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә исәпкә куелган иде. Авылларда эшләүче исәпчел­әрне сайлауда авыл хакимиятләренең ярдәме урынлы булды, – ди авыл хуҗалыгында исәп алу буенча Миякәдәге вәкил Зөлфия Салихова.

Исәп алу кампаниясен оешыру һәм үткәрү өчен Татьяна Хәйруллина җитәкчелегендәге район статистика бүлеге җаваплы. Татьяна Владимировна тәҗрибәле статистика хезмәткәре, исәп алу кампанияләрен уңышлы оештырган өчен берничә тапкыр Рәхмәт хаты, Мактау грамотасы алган таләпчән җитәкче.

— Авыл хуҗалыгындагы кечкенә үзгәреш тә исәпкә алынмый калмаячак, дәүләт дәрәҗәсендәге җитди чара вакытында һәм сыйфатлы итеп үткәреләчәк, — ди Татьяна Хәйруллина.
Читайте нас: