Тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдә республикада алдынгылар рәтендә баручы Туймазы районында бу мөһим кампания оешкан төстә үтә. Төбәк дәүләт статистика бүлегендә әйтүләренчә, быелгы чарада мәгълүмат җыюда һәм аларны эшкәртүдә компьютер технологияләре киң кулланыла.
— Бездә бүген 8 инструкторлык участогы эшли, ә акциядә турыдан-туры 46 исәп алучы катнаша, — ди Туймазы районында авыл хуҗалыгы исәбен алу мәсьәләләре буенча вәкил Рәйсә Дебердеева. —Муниципалитетның биләмәсе зур булганлыктан һәм төбәктә агросәнәгать комплексы яхшы үсешкәнлектән, эш күләме зур. Шуны күз уңында тотып, без җир биләмәләре булган һәм авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү белән шөгыльләнүче авыл һәм шәһәр халкының исемлеген алдан төзеп куйдык.
Шул ук вакытта
Бөтенрусия Авыл хуҗалыгы исәбен алу кампаниясе башлануга ике атна үтеп тә китте. Якынча исәпләүләр буенча, әлеге чарада 150 мең шәхси ихата буенча мәгълүмат тупланган, бакча участокларының дүрттән бер өлештән күбрәгенең исәбе алынган.
Күпчелек халык бу кампанияне ил өчен мөһим чара буларак кабул итә. Алар исәп алучыларның сорауларына теләп җавап бирә, авыр хезмәтенә хөрмәт белән карый.
Районда барлыгы 18923 шәхси хуҗалык теркәлгән, шәһәрдә исә 7104 хуҗалык берәмлеге булуын ачыкладык, авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм оешмалары исә 99га тула. Алар тутырылган исәп алу кәгазьләрен үзләре статистика органына тапшырырга бурычлы. Авылларда безнең хезмәткәрләр һәр шәхси хуҗалыкта булырга тиеш. Шәһәр җирендә исәп алу 1546 объектка кагылачак. Моннан тыш, безнең сораштыручылар, 55 крестьян-фермер хуҗалыгы башлыклары белән очрашып, алардан тиешле мәгълүматлар алачак. Безгә районда бакчачылык һәм яшелчәчелек буенча 185 берләшмә булуы да билгеле. Аларда исәп алучылар һәр унынчы участокка кереп чыгачак.
Безнең хезмәткәрләр шушы бурычны аткарып чыгуга бик тә җаваплы карый. Кампаниянең тәүге атнасында алар 3 мең объектта булып, мәгълүматлар алырга өлгерде. 33 исәп алучыбыз планшетлар ярдәмендә эшли. Алар файдаланган электрон төрдәге программага һәр шәхси хуҗалыкның адресы кертелгән. Яңа технологияләрне куллану төгәл исәп алуда барыбызның да эшен җиңеләйтә. Нормада каралганча, һәр исәп алучыга 460 шәхси хуҗалыкны йөреп чыгарга туры киләчәк. Ләкин бездә тыгыз утыручы авыл биләмәләре дә бар. Шуңа кайберәүләргә 500дән артыграк объектка маршрут кәгазьләре бирелде. Акция барышы күрсәтүенчә, безнең исәп алучылар шул норманы уңышлы үти, көненә алар дистәдән артык ихатадан тиешле мәгълүматлар җыя.
Әлбәттә, тәүге мәлдә төрле катлаулы хәлләр дә булгалады, әмма тора-бара барыбыз да норматив документлар буенча эш итәргә күнектек. Кирәкле консультацияне исәп алучылар һәм инструкторлар — бездән, ә без Уфадан алып торабыз. Минем уң кулым, урынбасар Нәсимә Зәйнуллина эксперт-белгеч ролен ешь кына үзенә ала. Ул авыл хуҗалыгы исәбен алуда электән зур тәҗрибә туплаган. Статистика бүлегенә авылдан килгән бөтен отчетлар да аның кулы аша үтә.
Рәйсә Дебердееваның эш өстәлендәге исәп алу кампаниясендә катнашучылар хезмәтен дәртләндерүгә кагылышлы белешмә дә бездә зур кызыксыну уятты. Исәп алучыларга бер объектта булган өчен 54 сум түләнә икән. Әгәр дә ул маршрут кәгазендәге теге яки бу ярдәмче хуҗалык турында мәгълүматлар бирмәсә, ул шушы акчадан колак кага. Нормасын үтәгән очракта, ул кампания чорында 30 мең сум һәм аннан да артыграк акча эшләп алачак.
Әйе, акцияне уңышлы үткәрү анда катнашучыларның тырышлыгына һәм өлгерлегенә бәйле. Туймазы индустриаль колледжында урнашкан 1нче участокның инструкторы Надежда Еромайчева заманында предприятиедә баш бухгалтер булып та эшләгән. Ни дисәң дә, җаваплы бу кампаниядә исәп-хисап эшен яхшы белүче кадрлар кирәк. Надежда Евгеньевна сораштыручыларга үзенең төпле киңәшләрен бирә. Без аның белән соңыннан Илчембәт якларына юлландык. Ниятебез андагы исәп алучы, мөһим чарада үзен тик яхшы яктан күрсәтергә өлгергән, авылдашлары белән уртак тел таба белүче Сәфинә Шәмсетдинованың эше белән якыннан танышу иде.
— Мин җитәкләгән 1нче инструкторлык участогы зур гына, аңа Илчембәт һәм Иске Туймазы авыл Советлары биләмәләре, шәһәр бистәләре керә,— диде юлдашым Еромайчева. — Бездә алты исәпләү участогы бар. Илчембәт авыл муниципалитетында —747, ә Иске Туймазыда 914 шәхси хуҗалык теркәлгән. Сәфинә Габделхак кызы – кичә 16 ихатада булган. Шәһәрдәге 3нче участоктан Эмма Кадыйрованың эше дә мактауга лаек, ул да көндәлек нормасын арттырып үти.
— Ишетеп калуымча, исәп алу акциясендә катнашучылар ниндидер катлаулы хәлләргә дә юлыга икән.
— Күп кенә кешеләр шушы кампаниягә сагаебрак карый, сез бездән мәгълүматлар алып, соңыннан салым түләтергә килгәнсездер, шуңа исәп алуны үткәрә торгансыздыр, диләр. Төшендерергә, мондый шик тотуыгыз урынсыз, бөтен мәгълүматлар да сезнең сүзләр буенча язып алына, дип аңлатырга һәм үгетләргә дә туры килә. Кайберәүләр ихаталарына да кертми, капка алдында гына сөйләшергә туры килә.
Илчембәт авылында исәп алучы Сәфинә Шәмсетдинова тәүге 8 көндә 96 объектта булган. Халык белән очрашып сөйләшүдә аңа инде 27 ел урындагы мәктәптә башлангыч сыйныф балаларына белем бирүе, тел остасы булып танылуы да ярдәм итә торгандыр.
— Авылыбызда күркәм ихаталар, матур тормыш көтүче кешеләр күп, — ди ул. — Аларга керсәң, күңел шатлана, кәефең күтәрелеп китә. Әмма дөньясын төзекләндермәгән, ялкаулыкка бирелгән кешеләр дә бар. Бигрәк тә яшьләрнең ваемсызлыгын күреп, кайчак йөрәк әрни.
Авылның Мичурин урамында яшәүче өлкән яшьтәге Рузилә апа һәм Сабит абый Фәрхетдиновлар исәп алучыны якты йөз белән каршы алды. Дөньяларының матурлыгыннан, төрле җиләк-җимеш үскән бакчаларын бер сәхрәгә әйләндерүләреннән аларның уңганлыгы һәм булдыклылыгы күренеп тора. Яхшы күңелле кешеләрдән сораштырып, кирәкле мәгълүмат алу да Сәфинә Габделхак кызына бернинди авырлык тудырмады.
— Инде сигезенче дистәбезне тутырырга да күп калмады, — ди Рузилә Мөхәммәтҗан кызы. — Шуңа хәзер мал тотмыйбыз. 70 яшемә хәтле өч сыер саудым. Бакчада бәрәңге, төрле яшелчә, җиләк-җимешне үзебез өчен үстерә-без, базарга йөреп сатканыбыз юк. Витаминлы продукция белән балаларны сыйлыйбыз. Ә безнең пай җирләрен “Куш-Бүләк” җәмгыяте арендага алып файдалана. Ләкин шуның өчен аз түлиләр. Салымын күчергәннән соң икебезгә 5 мең сум биргән булалар. Уңдырышлы 10 гектар җирнең бәясе шулай түбән булырга тиеш түгелдер сыман...
Исәп алучы Фәрхетдиновлар хуҗалыгында булганнан соң икенче объектка юл тоттык. Бу җаваплы кампаниядә аның эш күләме зур. Илчембәт авылы тулысынча аңа беркетелгән, шулай ук Япрыктагы — 60, Бәйрәкәтүбәдәге 44 шәхси хуҗалык аның маршрут кәгазенә кертелгән.
— Эшебезнең мөһимлеген яхшы аңлыйбыз, шушы исәп алу акциясе дәүләт органнарына авыл хуҗалыгын үстерү перспективасын күзалларга ярдәм итәчәк, дип уйлыйбыз. Бер дә юкка гына ул “Авыл – тәртиптә, ил — муллыкта” дигән девиз астында үткәрелми, — диде безнең белән хушлашканда Сәфинә Габделхак кызы.