+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
16 июль 2016, 02:00

“Басу көне” Стәрлетамакта үтәчәк

21-23 июльдә Стәрлетамак районының Калинин исемендәге җәмгыятендә республиканың “Басу көне” үтәчәк. 20 гектарлы мәйданда авыл хуҗалыгы техникасы һәм җиһазлары белән танышу, яңа сортлар һәм минераль ашламалар тәкъдим итү планлаштырыла. Семинар-киңәшмәдә, шулай ук, илнең төрле төбәкләрен дә исәпкә алып, 90нан артык төрле компания катнашырга теләк белдергән.

Матбугат конференциясендәге чыгышында тармак министры Николай Коваленко соңгы елларда Русиянең дөньяның ашлык базарында көндәшлеккә ия ил булуын һәм ашлык экспортын арттыруга зур игътибар бирелүен билгеләде.
— Русиядә “Басу көне”н үткәрүне тергезү дә шуның белән бәйле, — диде Николай Анатольевич. — Быел Русия күләмендәге чара Алтай өлкәсендә узды һәм әлеге аграр форумда Башкортстаннан зур делегация катнашты.

Башкортстандагы “Басу көне”н төбәкара чара дип тә кабул итәргә була. Биредә Дондагы Ростов, Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Чиләбе, Курган, Киров, Новгород, Ижау һәм башка шәһәрләрдән авыл хуҗалыгы техникасы җитештерүче завод вәкилләре катнашачак, беренче тапкыр туфракта дымны һәм уңдырышлылыкны, җил эро­зиясеннән нәтиҗәле сакларга сәләтле ашлык комбайннары күрсәтеләчәк.

“Басу көне”ндә селекция казанышларына да зур урын бирелә. Галимнәр тәкъдим иткән яңа сорт һәм гибридлар, авыл хуҗалыгы культуралары төре 100дән артачак. Шулай ук, Башкортстан галимнәре тәкъдим иткән казанышлар да аграр чарада катнашучылар тарафыннан зур кызыксыну тудырыр дип көтелә.

Министр “Басу көне” кысаларында узачак “түгәрәк өстәл”ләрдә аграр җитештерүдә фән-техника казаныш­ларының әһәмияте, яңа сортларны сайлап алуда, чәчүлекләрне тәрбияләүдә һәм маркетинг стратегиясен билгеләүдә җитди фикер алышу булачагына ышана. Башка еллардан аермалы буларак, өч көн дәвамында узачак чарада авыл хуҗалыгы җитештерүе белән кызыксынучы һәркем катнаша, таныша ала.

Журналистларны кызыксындырган сорауларга, шулай ук, министр урынбасарлаы Азат Җиһаншин, Заһит Нуриев, Илдар Насыйров һәм Башкортстан күргәзмәләр компаниясенең генеральный директоры Альбина Килдегулова җавап бирделәр.
Читайте нас: