– Эшне җиңел дип әйтмәс идем, әмма ул ялкытмый. Аяклар талып кайтсак та, күңел күтәренкелеге бар. Халык белән аралашу, аларның ачык, ихлас булуы сокландыра, яшәү шартлары сөендерә. Күпчелек халык эшчән, тырыш, йортларын оҗмах бакчасына әйләндергәннәр, зур булмаган участокларында нәрсә генә үсми! Бар нәрсәгә дә урын табылган. Матур яшәргә омтылалар, җимеш агачлары, яшелчә, чәчәкләр күпләп үстерәләр. Кыскасы, һәр сутый исәптә, беркемдә дә әле буш яткан, чүп баскан бакчалар күрмәдем, шәһәр халкы җирне кадерли. Мин бу эшкә алынуыма сөенәм, күңел күтәренкелеге белән йөрим, ни генә димә, тормыш уңай якка үзгәрә бит, йортлар нинди матур, нинди бай, матур итеп салалар! Эчне пошырган нәрсә бәйсез этләр генә. Кайбер йортларга керә алмый китәбез, этләрен ычкындырып куялар. Шушы кампания үткәнче булса да аларны бәйдә тотсыннар иде. Ә болай барысы да яхшы бара, миңа 39 урамда 456 йорт туры килә, эшне уңышлы башкарып чыгармын, дип уйлыйм, – ди исәп алучы Роза Әмир кызы.
Нефтекамада, статистика бүлеге начальнигы Рида Мадатова әйтүенчә, 4459 шәхси йорт, 35 бакча ширкәте, аларда 1429 участок, 8 крестьян-фермер хуҗалыгы, 2 микропредприятие, 3 шәхси предприятиедә исәп алу үткәреләчәк. Бүген ике инструктор, 12 исәп алучы эшли, Рида Мәгънәви кызы аларның эшләреннән канәгать.
Бөтенрусия авыл хуҗалыгы исәбен алуның туры элемтә телефоны: 8 – 800 – 707 – 2016. Эш вакыты: 9-21 сәгатьләрдә (Мәскәү вакыты белән), Русия территориясендә шалтырату түләүсез. Ул чара тәмамланганчы эшләячәк.