+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
21 июль 2016, 02:00

“Нәтиҗәле эшләүчегә хөкүмәттән ярдәм бар”

Дүртөйле районы “Игенче” хуҗалыгы вәкилләре шулай ди.Эш-мәшәкатьләр белән вакыт узганы сизелми дә: әле кайчан гына орлыкларның яшел шытымнарга әверелүен күреп сөенгән игенче өчен тагын да җаваплырак чор — урак җитте. Хәләл көч, якты өметләр салып үстерелгән уңышны югалтуларсыз җыеп, келәт-амбарларга тутыргач кына күңеле тынычлана басу уңганнарының. “Игенче” хуҗалыгы эшчәннәре дә республикада беренчеләрдән булып урып-җыю кампаниясен башлап җибәрде.

— 16 июльдә борчак чабарга төштек, — ди хуҗалык җитәкчесе Фәгыйть Галиев. — Чапкычлар белән булдыклы игенчеләребез Айдар Латыйпов, Фәвәрис Әхмәтов һәм Сергей Варламов идарә итә. 18 июльдә өч комбайн уҗым бодаен турыга сугып алу эшенә кереште. Бу басу кораблары штурваллары да тәҗрибәле, ышанычлы кулларда: Хәбибулла Хәмидуллин, Александр Ерофеев һәм Илдус Нурисламов саллы хезмәт стажына ия кадрлар.

Фәгыйть Зәки улы әйтүенчә, хуҗалыкта сортлар яңартуга, орлыкның сыйфатына зур игътибар бирелә. Берничә ел элек икътисади авырлыклар аркасында эшчәнлеген туктаткан Әсән сорт сынау участогын “Игенче”нең үз канаты астына алып, аңа җан өрүе үзе үк күп нәрсә хакында сөйли.

— Яңа сортларны сыныйбыз, безнең табигать шартларында яхшы уңыш күрсәткәннәрен басуларыбызда үрчетәбез, сатабыз. Бүгенге көндә участокта 100дән артык сорт үстерәбез, — ди Фәгыйть Галиев. — 3400 гектар сөренте җирләребез бар, шуның 2200 гектарында бөртекле һәм кузаклы культуралар, 950сендә мал азыгы культуралары игәбез. Ел саен 250 гектар чиста пар калдырабыз.

Фәгыйть Зәки улы машинасын иксез-чиксез алтын диңгез кебек җәйрәп яткан бодай басуы читендә туктатты. Монда “Башкирская-10” уҗым бодаен урып-җыю бара иде. Тук башаклар тирбәлгән басуда, тырышып эзләсәң дә, бер генә чүп үләне дә тапмассың! Урак нәтиҗәләре турында сөйләргә әле иртәрәк булса да, басулар мул уңыш вәгъдә итүен шикләнми әйтергә була.

Шул ук вакытта
Дүртөйле районы игенчеләре 42 мең гектарда урып-җыю эшләрен башкарачак. Моның өчен уракта 76 басу корабы эшләячәк.


Комбайннар артыннан ук басуга пресс-җыйгычлар керә. Алар саламны пөхтә, тыгыз рулоннарга төреп бара.
— Моңа кадәр печән хәзерләүдә эшләдем. Көненә 50-60 рулон төрә идем. Биредә дә күрсәткечләр шуннан түбән булмас, — ди тәҗрибәле механизатор Рифат Ибраһимов.

Хуҗалыкның баш агрономы, башкарма директоры Роберт Сәетов, табигать шартлары уңай килгәндә, “Игенче” эшчән­нәренең бөртекле культураларны урып-җыюны 1 сентябрьгә кадәр тәмамларга ниятләвен белдерде. Моның өчен үзләренең биш комбайны җитә. Техника хакында сүз чыккач, шуны әйтергә кирәк: “Игенче”дә машина-трактор паркын заманча техника белән тулыландыруга зур игътибар бирелә. Соңгы өч елда ул 60 процентка яңартылган.

Тырышып, уңай нәтиҗәләргә ирешеп эшләүче хуҗалыкларга хөкүмәтнең ярдәме соңгы елларда сизелеп артты, — ди дүрт дистә ел гомерен авыл хуҗалыгы тармагына багышлаган Фәгыйть Зәки улы. — Мисал өчен, яңа техника алырга теләү­челәргә субсидияләр бирелә. Без 5 миллион сумлык комбайн алган идек, 2,5 миллион сумы субсидия рәвешендә кире казнабызга әйләнеп кайтты.

Быел игенчелеләр амбар хуҗалыгын яңартуга басым ясаган: җиде келәткә, киптерү агрегатларына капиталь ремонт эшләнгән. Бер елны да җыеп алынган уңышны көзен үк арзан бәягә алыпсатарларга тапшырырга ашыкмыйлар “Игенче”дә. Бәяләр канәгатьләндерерлек дәрәҗәгә күтәрелгәч кенә саталар. Амбарлар заманча булгач, ашлыкның сакланышы да яхшы.

Эшче кулларга да кытлык юк, дип билгели хуҗалык җитәкчесе. Күптән түгел хуҗалык үз исәбенә өч яшь кешене Иске Уртай авылындагы училищеда механизаторлыкка укытып кайтарган.

— Заман авыр дип, зарланырга урын юк. Тырышкан таба ул, — ди Фәгыйть Зәки улы. — Төптән уйлап, дөрес хуҗалык итүчеләр, һичшиксез, уңышка ирешә.
Читайте нас: