“Басу көне-2016” чаралары кысаларында, республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов Стәрлетамак районына эш сәфәрен тәүдә урындагы аграр предприятиеләр һәм социаль объектлар белән танышудан башлады. Октябрьский авылында ул ял паркында урнашкан спорт мәйданчыгында булды. Биредә ял итү, спорт белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар да тудырылган. Гимнастика комплексы, хоккей мәйданчыгы, йөгерешчеләр юлы — һәммәсе дә урында яшәүчеләр өчен хезмәт итә. Әйткәндәй, әлеге объектны төзү өчен федераль һәм республика казнасыннан гына түгел, район һәм урындагы аграр хуҗалык бюджетыннан да акча бүленгән.
“Басу көне-2016”да көн кадагына суккан мәсьәләләрнең берсе — республикада яшелчәчелекне үстерү иде һәм Рөстәм Зәки улы соңыннан семинарда катнашучылар алдында чыгыш ясап, җитештерүнең әлеге юнәлешенә зур игътибар бирергә кирәклеген ассызыклады, югары уңыш бирүче яңа сортлар таләп ителүен әйтте. “Салават” агрофирмасы” җәмгыятендә республика Башлыгына тәҗрибә участокларын күрсәттеләр. Биредә салаватлылар күчәнле ак кәбестәнең ике төрле гибриды, республика, илдәге һәм чит ил селекциясе белән үскән 25 төрдәге бәрәңге һәм аш чөгендеренең берничә сортын тәкъдим итте. Эш барышы белән танышканда, яшелчәләрне өстәмә сугару мөмкинлекләрен күрсәттеләр. Хуҗалык белгечләре, мондый технология кулланудан аграр предприятие яхшы уңыш кына түгел, ә чыгымнарын да киметә, дигән фикердә.
Шушы ук хуҗалыктагы икенче бер яңалык — “мәрмәр ит” җитештерү технологиясе дә әлеге чарада катнашучылар игътибарын җәлеп итте. Сыер малын бу максатларда яңа ысул белән тәрбияләү зур табыш бирә. Әлеге вакытта республикада мондый симертү мәйданчыклары уннан арта. Аларда 300дән алып 3 мең башка кадәр терлек асрала. Калинин исемендәге хуҗалык республикада иң зурлардан исәпләнә. Тармак министры Николай Коваленко белдерүенчә, ел ахырына кадәр “мәрмәр ит” җитештерүчеләр саны тагын берничә районда артачак.
Республика Башлыгы Калинин исемендәге җәмгыятьтә җитештерүнең барлык тармакларында фән һәм техника казанышларының уңышлы һәм нәтиҗәле кулланылуына зур бәһа бирде, төбәктә аларның эшчәнлеге тәҗрибәсен киңрәк күрсәтергә кирәклеген әйтте.
Аграрийларның җәйге форумында Италиянең “Gruppo Gremonini” компаниясе җитәкчесе Луиджи Кремонини белән очрашу да бәйрәмнең бер бизәге булды. Италия бизнесменнары Башкортстанда сыер малын сугымга җибәрү (сую) заводын төзергә теләк белдерә. Компания президенты Луиджи Кремонини әфәнде куәтле проектны тормышка ашыру өчен Башкортстанның мөмкинлекләре зур булуын һәм килешүгә ирешелгән очракта, җитештерелгән продукция аша республиканың зур сәүдә базарына чыгачагына да ышаныч белдерде. Әлеге мәсьәлә буенча республика Башлыгы, Италия эшкуарлары белән эшлекле сөйләшүләр дәвам итәчәк, диде.
Әлбәттә, “Басу көне-2016”ның үзәгендә — аграр тармак өчен тәгаенләнгән яңа техника һәм технология үрнәкләре. Биредә Русия төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән 100дән артык җитештерүче катнашуы да чараның мәртәбәсен күтәрә.
Рөстәм Хәмитов аграрийларның җәйге форумында тәкъдим ителгән технологияләр, һичшиксез, республика хуҗалыкларында кызыксыну уятырга тиеш, дип белдерде.
— Башкортстанның авыл хуҗалыгы — көчле, тотрыклы һәм үсеш юлында. Соңгы елларда без тармак эшчәнлегендә “дөрес юл”га бастык. Алга ничек барырга икәнен без беләбез һәм нәтиҗәләр берсүзсез яхшы булачак. Алар бүген дә бар, әмма киләчәктәгесе тагын да колачлырак булачак. Без сезнең белән базар шартларында, көндәшлекле эш мәйданында эшлибез икән — уңышка ирешәчәкбез. Безнең башка юл юк, — диде Рөстәм Зәки улы.
Зур мәйданда тезелгән авыл хуҗалыгы техникалары янәшәсендә Башкортстан җитештерүчеләре дә горур басып торуын республика Башлыгы да тойды кебек. “Дон-1500” комбайны аналогын, әйтик, Дүртөйле районының Суккул ремонт предприятиесендә эшли башлаганнар иде. Аның тәүге үрнәкләре аграрийларда зур кызыксыну уятты. Хәзер биредә әлеге техника базасында “Муромец-1500” комбайны дөнья күләмендә моңа кадәр таләп ителгән иң нәтиҗәле җиһаз-корылмалар белән модернизацияләнә.
Республика Башлыгының басу мәйданчыгындагы күргәзмә-стендлар белән танышу барышында, Башкортстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты, Башкортстан аграр университеты һәм “Россельхознадзор” җитәкчелеге, галимнәре белән очрашуы да игътибарга лаек. “Республиканың аграр тармагына үзебезнең галимнәр тәкъдим иткән алдынгы казанышларны күбрәк кертергә кирәк. Башкортстан киләчәктә дә алдынгы технология һәм техникаларны сатып алуда субсидия бирү тәртибен саклаячак. Әлбәттә, беренче чиратта, үзебезнең илдә һәм республикада эшләнгәннәргә өстенлек бирелергә тиеш”, — дигән фикердә Рөстәм Хәмитов.
Төбәк Башлыгының “Басу көне-2016”да катнашуын, гомумән, республикада урып-җыю кампаниясенә старт бирелү дип тә кабул итәргә кирәк.
— Безнең беренче төп бурычыбыз — урак эшләрен оешкан төстә һәм бердәмлек белән оештыру. Барлык эшләр дә сыйфатлы һәм тиз башкарылырга тиеш. Әлеге эшчәнлекне яхшы алып барган үрнәкле хуҗалыклар аз түгел. Үз эшенең остасы булган белгечләр дә аз түгел авылда. Аларга “яшел юл” бирергә кирәк. Аларның эшләрен дәртләндерергә кирәк. Аларның эшчәнлеген пропагандаларга, башкаларга күрсәтергә кирәк, — диде пленар өлешендәге чыгышында Рөстәм Хәмитов.
Республика Башлыгы күргәзмә-экспозицияләр белән танышып йөргәндә белдергән шатлыклы хәбәрен тагын да тантаналырак рухта кабатлады. Урып-җыю эшләрендә фидакарь хезмәт үрнәге күрсәткән иң яхшы ун комбайнчы автомобиль белән бүләкләнәчәк. Рөстәм Зәки улы, гомумән, безгә тәүдә намус белән эшләгән хезмәт кешесенең бәясен, дәрәҗәсен күтәрергә кирәк, дип белдерде.
Терлекчеләр алдында да киеренке бурычлар тора. Соңгы елларда уңай үзгәрешләр күзәтелә. Узган ел, мәсәлән, һәм сыердан 4,5 мең килограмм чамасы сөт савып алынды. Соңгы 30 елда бу яхшы күрсәткеч... Әмма бу безне канәгатьләндерми, диде республика Башлыгы. Без 5-5,5 мең килограмм биеклеген яуларга тиеш. Моның сере бик гади — яхшы мал азыгы һәм токымлы маллар.
Әлеге вакытта Башкортстан Республикасын 2030 елга кадәр үстерү стратегиясе эшләнә һәм анда авыл хуҗалыгына, аграр җитештерүгә зур урын бирелә, диде Рөстәм Зәки улы. Анда тәгаен бурычлар билгеләнә.
Соңгы 4 елда республикада авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү үсүен дәвам итә. Алдагы уңыш та мулдан булмакчы. Аграрийлар кимендә 3 миллион тонна ашлык җыеп алу максаты белән эшли. Ә бу 30 миллиард сум акча дигән сүз.
Рөстәм Зәки улы әлеге нисбәтне киресенчә үзгәртергә кирәклегенә басым ясады. Әлбәттә, эш белән. Күрше төбәкләрдә, мәсәлән, аграр продукциянең 80 проценты эре предприятиеләр өлеше. Моның өчен тармакта инвестицияләр кертүне җанландырырга кирәк.
Республика Башлыгы семинар-киңәшмәдәге чыгышында, шулай ук, продукция саклагычлар төзү кооперацияләрен оештыру, хуҗалыкларның күбрәк минераль ашлама алу мөмкинлеген күтәрү, авылда кадрлар мәсьәләсен хәл итү юлларына тукталды.
— Безгә базар шартларына яраклашып кына түгел, ә аңа йөз тотып эшли белергә кирәк. Әмма базарларны, шул исәптән, без үзебез дә формалаштырабыз. Без базарларны үзебез оештырырга бурычлыбыз. Бу бик катлаулы эш. Нәрсә җитештерәчәгебез һәм сатачагыбыз турында гына уйланып утыру аз. Ул базарны без үзебез формалаштырырга, көйләргә тиеш. Әгәр яңа продукция иясез икән — димәк, базарны үз кулларың белән оештырырга кирәк, — диде Рөстәм Зәки улы. — Авыл хуҗалыгы җитештерүенең катлаулы, җаваплы икәнен, әмма эшчәнлегебездәге бу юнәлештәге проблемаларны хәл итеп булырын да яхшы аңлыйбыз. Без яңа нәтиҗәләргә ирешәчәкбез. Безнең яңа казанышларыбыз булачак. Бездә аграр җитештерүне оештыруда яңа юнәлешләр булачак. Барысы да безнең үзебездән һәм җирдә эшләүче һөнәр ияләреннән тора.
Семинар-киңәшмәдә катнашучылар алдында Николай Коваленко чыгыш ясады, тармакның яртыеллык эш йомгаклары белән таныштырды һәм алда торган бурычлар хакында сөйләде. Үзенең чыгышында министр республикада урып-җыюны тиз һәм сыйфатлы үткәрү өчен Хөкүмәт тарафыннан барлык чаралар да кулланылуын билгеләде. Очрашуда бөртеклеләрнең 80 процентын 1 сентябрьгә кадәр җыеп алу максаты куелды. Николай Коваленко сүзләренә караганда, киләчәктә отышлы культуралар чәчүгә өстенлек бирергә кирәк. Җирләрнең уңдырышлылыгын күтәрүгә, районлаштырылган сортлар игүгә игътибарны көчәйтәсе бар. Җыеп алынган ашлыкка контрольне көчәйтүгә, орлык сатуга һәм техниканы нәтиҗәле файдалануга таләп артырга тиеш.
“Басу көне-2016”ның төштән соңгы пленар өлеше Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Ирек Мөхәммәтдинов рәислегендә үтте. Ул үзенең чыгышында республикада аграр тармакны үстерү мәсьәләләренә һәм алда торган бурычларга тукталды.
— Бүген аграр тармакның икътисадта перспектив юнәлешләрнең берсе булуын күз уңында тотып, безгә авыл хуҗалыгына квалификацияле кадрларны күбрәк җәлеп итү юлларын билгеләргә кирәк, — диде Ирек Рәдил улы. — Бу проблема хакында сүз алып барганда, беренче чиратта, аларга уңайлы тормыш һәм эш шартлары тудыру турында уйларга кирәк. Икенче бурыч — инвестицияләр җәлеп итүне җанландыру мөһим. Әлбәттә, мин чит ил инвесторларын гына күз уңында тотмыйм. Үзебездә дә ныклы икътисады белән куәтле агрохолдингларга әверелүче хуҗалыклар аз түгел. Авыргазы районының “Урожай”, Чакмагыш районының “Базы”, Стәрлетамак районының Калинин исемендәге хуҗалыклары хәтсездән инде яңа җирләрне үзләштереп, анда яхшы нәтиҗәләр күрсәтә.
Ирек Рәдил улы киңәшмәдә катнашучы район башлыкларына мөрәҗәгать итеп, аларның һәркайсы теге яисә бу төр җитештерүдә үзләренең брендын булдыра ала, диде. Әйтик, Зианчура районы сарыкчылык белән горурлана ала, Миякәдә сөт эшкәртү яхшы оештырылган, дүртөйлелеләр токымчылык хуҗалыкларын күрсәтә алыр иде.
22-23 июльдә район авыл хуҗалыгы идарәләре җитәкчеләре һәм белгечләре, аграр предприятие һәм фермер хуҗалыклары башлыклары, гомумән, аграр җитештерү белән кызыксынган һәркем килеп экспозицияләр белән таныша. “Түгәрәк өстәл” һәм галимнәр катнашлыгында узган конференцияләрдә авыл хуҗалыгындагы күпкырлы проблемалар тикшерелә, тәкъдим-фикерләр тыңлана. Үсемлекчелек, терлекчелек тармакларындагы фән казанышлары, техниканың яңа модельләре, шулай ук, әлеге чарада катнашучыларда зур кызыксыну тудырды.
“Басу көне-2017” киләсе елның июлендә Уфа районында үтәчәк.