+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
26 июль 2016, 02:00

“Быелгы кебек иртәләгән юк иде”

Бер елда да булмаганча, үткән атна уртасында Караидел районында да уракка төштеләр.Район игенчеләрен һава торышы бик сирәк сөендерә. Язгы кояш нурлары соңга калып кына иркәли башлап, көзге салкыннар иртә башланган бу төбәктә уракка да, нигездә, 27-28 июльдә генә төшәләр иде. Үткән чәршәмбедә Караидел якларына юл төшкәч, кайтышлый басуда арыш чаба башлауларын күреп аптырашта калдык һәм тукталып китмичә булдыра алмадык.

Күргәннәребез алдамаган икән: “Әртәкүл” хуҗалыгында, чыннан да, арыш чабарга төшкәннәр иде. Район хакимияте башлыгы урынбасары, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Нәфис Гәрәев та биредә булып чыкты. Һәм бу аңлашыла да, чөнки бүген, бик күп еллар мондый хәл булмаганча, июльнең 20сендә үк беренче хуҗалык уракка төшкән. Шуңадырмы, идарә начальнигының дулкынлануы йөзенә чыккан иде.

— Хәерлегә генә булсын инде, – ди Нәфис Фәнис улы. — Быелгы кебек иртәләгән юк иде әле, һәрхәлдә, мин үзем хәтерләмим. Бу изге эшне нәкъ менә шушы хуҗалык башлап җибәрүе дә очраклы түгел, чөнки “Әртәкүл” – районыбызда иң алдынгы хуҗалыкларның берсе. Кыр эшләрен дә ул читтән техника җәлеп итмичә, елның-елында һәрвакыт үз көче белән башкарып чыга. Аллаһы боерса, иртәгә “Еникеев”, “Хәйдәров” һәм “Әюпов” крестьян-фермер хуҗалыклары басуларына да урып-җыю техникасы чыгачак, аннары башкалар да кузгалачак дип торабыз.

— Арыш чабуны иң беренчеләрдән булып башлау хокукын хуҗалыкның иң тәҗрибәле механизатор­ларының берсе Иван Приваловка ышанып тапшырдык, — дип сүзгә кушыла “Әртәкүл”нең баш агрономы Дмитрий Беляев. — Ул инде шушы хуҗалыкта үсмер чагыннан бирле эшли, иртә яздан көзгә кадәр кырдан кайтып та керми диярлек. Иванның кул арты җиңел булыр дигән өметтәбез.

Быел җәй башында, иң кирәк чагында яңгырлар бик булмаса да, уңыш начар булмас кебек, ди игенчеләр. “Әртәкүл” хуҗалыгының 150 гектарлы беренче арыш басуында да тезмәләр калын гына күренә. Көннәрен дә бирсә, үстерелгәнне югалтусыз җыеп аласы гына кала. Шуңа да игенчеләргә аяз көннәр, техникаларының ватылмавын һәм эшләренең ырамлы баруын телик.
Читайте нас: