+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
26 июль 2016, 02:00

“Мир” тәҗрибәсе белән алдыра

Краснокама районында мул уңышка өмет итәләр.Район хуҗалыкларында урып-җыю эшләре башланды. Икмәк язмышы, табыныбыз муллыгы игенчеләр кулында. Гадәттәгечә, уракка быел да беренчеләрдән булып “Мир”, “Алга”, “Маяк” хуҗалыклары кереште.

Авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, быел районда 26522 гектар мәйданда бөртеклеләрне җыеп алу бурычы тора. Басуларга җәмгысы 44 комбайн чыгачак.

“Мир” авыл хуҗалыгы кооперативы рәисе Геннадий Баймурзинны басуда диделәр, без юл уңаеннан идарәнең баш агрономы Павел Иштубаевны үзебезгә иярттек. “Мир” — көнләшерлек хуҗалык, ник дисәң, биредә, яшь хезмәткәрләр белән беррәттән, өлкән яшьтәге, тәҗрибәле белгечләр дә бик күп. Хуҗалык рәисе, агроном да инде алтмышның өстенә чыккан, кем әйтмешли, тормыш тәҗрибәләре җитәрлек.

— Бу басуга ике ел элек тритикале чәчкән идек, уңышы белән таң калдырган иде ул, гектар көче 46 центнерга җитте, ул вакытта безне “Краснокама Краснодары” дип атадылар, — ди агроном. — Уҗым культуралары 1000 гектарда чәчелде, кыш җылы булу нәтиҗәсендә югалтулар да булды, 100 гектар тирәсе мәйдандагы уҗым зыян күрде. 1100 гектарда — бодай, 130 гектарда — арпа, 200 гектарда вика-солы чәчелде.

Хуҗалык белән таныша-таныша, эш кайнаган басуга да килеп җиттек. Биредә чапкычлы ике тракторда Алексей Калиев һәм Родион Митяев эшли. “Мир”да өч-дүрт ел инде ашлыкны ике фазада — аерым уру ысулы белән генә җыеп алалар.

— Бу ысул белән югалтуларга юл куелмый. Комбайн белән турыга урганда ашлыкның уртача 30 проценты югала, аеруча нык җитешкән бөртекләр коела. Болай исә киптереп, дүртенче көнгә генә комбайннар чыга. Иртәгә бу басуга өченче көн чапканнарын суктырырга өч “Дон” чыгачак. Алексей Вәлиев, Владимир Петров, Игорь Семенов басуга чыгасыларын ашкынып көтә. Урып-җыю кампаниясендә бер комбайнга уртача 800 гектар йөкләнеш төшә, — ди Павел Петрович.

Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, 25 июльгә бөртекле һәм кузаклы культуралар 151,9 мең гектарда, ягъни планга карата 8 процент мәйданда тезмәләргә салынган. Ашлыгы суктырып алынганы 114,7 мең гектар тәшкил итә (6 процент).

Ял көннәрендә һава торышының явымсыз булуы күпчелек районнарда урак темпын арттырырга мөмкинлек бирде. Узган ял көннәрендә үсеш 4 процентка җитте.

Гафури, Дүртөйле, Күгәрчен, Куергазы, Стәрлебаш районнарында игеннәр планлаштырылган мәйданның 15-20 процентында чабылды.

Республика буенча 248,6 мең тонна ашлык җыеп алынды. Уртача уңыш 21,7 центнер тәшкил итә. Иң зур күрсәткеч Чакмагыш районында — гектар куәте 30 центнердан арта.


Ул арада басуларны карап йөрүче Геннадий Ямурзинович та безнең янга килеп җитте.

— Әйбәт, басуларга күз тимәсен! Арышны икмәккә озатырлык. Көннәр генә аяз торсын, — дип канәгать елмая ул. — Хәер, яңгыр булса да көенмибез, сөенәчәкбез генә. Менә юл аша үскән культураларга яңгыр кирәк. Соңгы тапкыр 21 майда яуган иде, хәзер июль бетеп бара... Корылык гектар көчендә сизелә, көзге культуралар узган еллардагыдан кайтышрак, аның каравы, язгылары яхшырак өлгергән.

Хуҗалык механизаторларының мал азыгы хәзерләүгә, сенаж салуга бүленәсе юк, бу эшләр инде төгәлләнгән. Ике елга җитәрлек печән хәзерләдек, төргәкләрдә генә меңләп булды. Хезмәткәрләргә дә бик күп тараттык, аны эшчеләргә бушлай бирәбез, ди җитәкчеләр.

Хуҗалык орлыкларны сатуга җитештерә.

— Барлык культураны да сатабыз. Аеруча викага ихтыяҗ зур. Былтыр, мәсәлән, 40 тонна саттык, Самарадан килеп алдылар, — ди рәис.

“Мир”ның районда алдынгы хуҗалыкларның берсе булуының сере дә җитәкчеләрнең алдан күрә белүендә, тәҗрибәле булуындадыр.

— Беренче уңышны саткач, “Агратор” чәчкече алырга планлаштырабыз, — ди рәис.

— Күпкә экономияле агрегат ул, без инде исәпләп чыгардык. Тик менә былтыр ул 800 мең сум тора иде, быел инде хаклар күтәрелгән, 1 миллион 200 мең сум тора, — дип сүзгә кушыла Павел Петрович.

Эшчеләрне басуда ике тапкыр бушлай ашаталар. Хезмәт хакын ай саен вакытында биреп баралар. Чәчү вакытында, эш күләменә карап, 130 мең сум чамасы акча алдылар, ди агроном.

Бүген хуҗалыкта мәктәп укучылары да эшли. Балаларга хезмәт тәрбиясе бирүгә игътибар зур монда. Аеруча хуҗалыкта эшләүчеләрнең балаларын җәйге вакытка эшкә урнаштырырга тырышалар. Әлеге көн­дә, мәсәлән, терлекчелекта ике укучы, ындыр табагында 6 кеше эшли, җәй ахырында алар хезмәт хакы алачак. Моннан тыш, 1 сентябрьдә хуҗалык рәи­се, мәктәпкә барып, тантаналы җыелыш вакытында укучыларга Мактау грамотасы һәм премия тапшыра.

— Эшнең мактаулы икәнен, эш кешесенең хөрмәткә лаек булуын белеп, аңлап үссеннәр өчен эшлибез без моны. Кемдер җәй буе урамда чаба, ял айларын йокы симертеп үткәрә, ә кемдер хезмәт сала, әти-әнисенә булыша, халык арасында абруе арта. Кем белә, бәлки, үскәч, хуҗалыкта эшлиселәре килер, юк икән — эшкә өйрәнерләр, — ди рәис.

Гомумән, монда хезмәт кешесенә хөрмәт, аның абруен күтәрү, хезмәт шартларын яхшырту эшчәнлекнең нигезе, төп бурыч булып калган. Кадрлар мәсьәләсенә дә игътибар зур. “Безнең яшь бара инде, алмаш кадрлар әзерләргә кирәк”, — ди Геннадий Ямурзинович.

Хуҗалыкта бер эш икенчесенә ялганып бара. Әле урып-җыюга тотынганнар гына, ә хуҗалык рәисе инде чәчү турында уйлый. 5 августта көзге культураларны чәчә башлаячакбыз, — ди ул.

Менә шулай һәр көннең кадерен белеп, тырышып эшлиләр “Мир”да, ә эшләгән кешенең өстәлендә ашы да, киләчәк көнгә ышанычы да бар.
Читайте нас: