+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
28 июль 2016, 02:00

Егетләр – уракта, сабакташлары еракта...

Башкортстан дәүләт аграр университетының “Колос” отряды вәкилләре җәй айларында уннан артык тармакта хезмәт чыныгуы үтә.Җәйге чорда яшьләр ял итеп, күңел ачу белән генә чикләнми. Моны БДАУның “Колос” отряды командиры Азат Шәрәфетдинов белән Чишмә районының Чувалкип авылына барып, үз күзләребез белән күреп кайттык. Биредә “Колос” уңганнары “Үзәк” МТСы “Нива” Кырмыскалы филиалының Чишмә бүлекчәсендә практика үтә. Без барганда егетләр басу “корабларында” эшли иде.

– Комбайн штурвалы артына утыру минем өчен яңалык түгел, – дип, маңгай тирен сөртте БДАУның авыл хуҗалыгын механикалаштыру факультетының өченче курс студенты Айбулат Хәлиуллин. – Былтыр Дүртөйле районының Иванай авылында уракта катнаштым. Уку йортында төпле белем биргәннәр. Үз алдыма куелган максатларга ирештем. “Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз”, дигән мәкаль юктан килеп чыкмагандыр. Тиздән “Джон-Дир” тракторын үзләштерәчәкмен. Осталыгымны сынап карагач кына куәтле “корыч ат”ны ышанып тапшырачаклар.

Айбулатның сабакташы Руслан Әблиев та биредә тудырылган шартлардан канәгать калуы, бердәм коллективның һәр яктан ярдәм итүе турында сөйләде. Янә бер “Колос” вәкиле Алмаз Әхмәтов бу вакытта башка басуда эшли иде.

– Егетләрдән канәгатьбез, – дип сүзгә кушылды хуҗалык агрономы Рим Исламгулов. – Уракка әзерлек кысасында комбайннарны, тракторларны төзекләндерүдә актив катнаштылар. Гомумән, теләсә нинди техника белән бик тиз уртак тел табалар, беркайчан да каушап калмыйлар. Без исә кирәк чакта ярдәмгә килергә, киңәшләр бирергә һәрвакыт әзербез.

Хуҗалык инженеры Марат Моталов та студентларның әзерлегенә, тырышлыгына югары бәһа бирде.

Төштән соң, егетләр белән саубуллашып, кайтыр юлга чыктык.

– Бүген “Колос” отрядында 1340 студент хезмәт сынавы үтә, – ди отряд командиры Азат Вил улы. – Аграрийлар барлыгы уннан артык тармакта көчен сыный. Шул исәптә педагогия, хезмәтләндерү өлкәләре дә бар. Студентлар Кырымда, Краснодар краенда, Мәскәүдә һәм илнең башка төбәкләрендә дә практика үтә. Көн саен аралашып, яшәү, эшләү шартлары турында сорашып, хәлләрен белешеп торабыз. Әлбәттә, күпчелек студентлар авыл хуҗалыгында көчен сыный. Хуҗалык җитәкчеләренең аларны ел саен көтеп алулары, заманның иң алдынгы техникасын ышанып тапшырулары, оста һөнәр ияләре әзерләвебез турында сөйли. Шул ук вакытта, студент отряды ул чәмле хезмәт кенә түгел. Яшьләр ял итәргә, күңел ачарга, яңа дуслар белән җәйне истә калырлык итеп үткәрергә дә вакытын таба.

Әйткәндәй, былтыр “Колос” уңганнары 17 мең гектарда бөртеклеләр чабып, 160 тоннадан артык ашлык суктырып алган. Күренүенчә, аларның җәе быел да истәлекле вакыйгаларга бай. Башка тармакларда, ил төбәкләрендә практика үтүче якташларыбыз да яңа уку елын тәҗрибә туплап, күтәренке күңел белән каршыларга исәп тота.
Читайте нас: