+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
30 июль 2016, 02:00

Бал бабай

Краснокаманы юкка гына “баллы төбәк” дип атамыйлар, биредә урман-кырлар бик күп, шуңа да юкә балы да, чәчәк балы да дефицит түгел, чөнки умартачылык белән шөгыльләнүчеләр саны елдан-ел арта.

Яңа Кабан авылында яшәүче Сабирҗан Насыйров менә инде 40 елдан артык бал кортлары асрый. Бу һөнәргә аны әтисе Шәрифҗан Насыйр улы өйрәтә. Сабирҗан Шәрифҗан улы ике умартадан башлый, теләге булгач, эшкә тиз өйрәнә. Хәер, болар инде балачагыннан күреп үскән эшләр булганлыктан, рамнар ясау да, кортларны тәрбияләү дә авыр булмый аңа. Киресенчә, дәртләнеп, зур теләк белән тотына Сабирҗан бу эшкә.

— Бал кортларын яратмасаң, аларны тотмавың хәерле. Чөнки алар — искиткеч җан ияләре. Бер тамчы бал табар өчен алар йөзәр тапкыр очуга чыга, нечкәбилләр кадәр тырыш, башлы тагын нинди бөҗәкләр бардыр? — ди Сабирҗан абый.

Җитмешне куып баручы Сабирҗан абыйның авылда иң мактаулы исеме — “Бал бабай”. Олылап, яратып, хөрмәтләп шулай эндәшәләр аңа. Ә ул, бу исемне аклап, туганнарын, якыннарын, күршеләрен, дус-ишләрен татлы, тәмле һәм файдалы бал белән сыйлый.

Узган ел умартачылар өчен уңышлылардан булмады. Аның каравы, быелгы ел умартачыларны яхшы уңышы белән сөендерде.

—Краснокама төбәге — бал корты караучылар өчен менә дигән урын. Ә балның файдасы турында сөйләп тору кирәк микән?! Мин һәр гаиләгә үзләре өчен бер-ике баш булса да умарта тотарга тәкъдим итәр идем. Бу авыр эш түгел, теләге булган һәркем өйрәнә ала. Ата-бабаларыбыз кәсебе югалмасын иде, — ди Сабирҗан Шәрифҗан улы.
Читайте нас: