+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
2 август 2016, 02:00

“Безнең бурыч — сезгә ярдәм итү”

Рөстәм Хәмитов эш сәфәре белән Гафури районында булды.Республика җитәкчесе урып-җыю кампаниясе барышы белән танышты, агросәнәгать комплексы предприятиеләре, инфраструктур һәм социаль объектларны карады.

Рөстәм Хәмитов Татар Саскүле авылы янында “Восход-СТ” хуҗалыгы басуларында уңыш җыю барышы белән танышты.
Предприятие директоры Руслан Бакиров сүзләренә караганда, биш елда хуҗалык җирләре 350 гектардан 4,5 мең гектарга җиткән. Агымдагы елда 2405 гектар мәйдан чәчелгән, шуның 1415 гектарын — бөртекле, 850 гектарын техник культуралар били. Әлеге вакытта гектар куәте 29,7 центнер тәшкил итә. Руслан Бакиров, шулай ук, быел беренче тапкыр 125 гектарда кукуруз чәчелүен билгеләп үтте.

Моннан тыш, аграр предприятие терлекчелек тармагында да эшли, атап әйткәндә, “романов” токымлы сарыклар үрчетү белән шөгыльләнә. Әле хуҗалыкта 470 баш сарык, атлар һәм сыер малы бар.

“Восход-СТ” җәмгыятендә 55 кеше эшли. Хезмәт хакы вакытында һәм тулысынча түләнә. Матди базаны яңартуга һәм киңәйтүгә зур игътибар бүленә. Предприятие ел саен 20-30 миллион сумлык техника сатып ала, хезмәтләндерү һәм ремонт эшләрен дә үзләре башкаралар.

Рөстәм Хәмитов республикада комбайнчылар арасында конкурс игълан ителүе турында искәртте. Анда җиңүче 10 кешегә автомобиль биреләчәк. Руслан Бакиров фикеренчә, “Восход-СТ” предприятиесе хезмәткәрләре бу һөнәри ярышта иң югары урыннарга дәгъва итә ала.

— Без урып-җыю кампаниясендә яхшы нәтиҗәләргә ирешкән хезмәткәрләргә ярдәм итәчәкбез, — диде Рөстәм Хәмитов.

Ялгызкаен авылы янында республика Башлыгы Ленин исемендәге колхоз басуларында булды. Әлеге вакытта анда арпа уру бара.

Агымдагы елда 2,5 мең гектар мәйдан чәчелгән, шуның 1939 гектарын — бөртекле культуралар, 420 гектарын шикәр чөгендере тәшкил итә. Гектар куәте — 25 центнер.

Колхоз рәисе Риф Мөэминов төбәк җитәкчесенә шикәр чөгендерен эшкәртүгә бәйле хәл турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, шикәр заводлары чималны эшкәртеп өлгерә алмау сәбәпле, уңышны вакытында тапшырып булмый. Нәтиҗәдә, ул үз авырлыгын югалта, моңа бәйле аграрийларның керемнәре азая. Кырмыскалы һәм Авыргазы районнары хуҗалыкларын да шул ук проблема борчый. Алар фикеренчә, килеп туган хәлдән чыгу юлы — кооперация оештыру.

— Ике-өч район җыелып, үз заводыгызны төзегез. Шул очракта көндәшлек тә булачак, — диде Башкортстан Башлыгы. — Бу эштә ярдәм итәчәкбез, субсидия, 10 елга процентсыз кредит бирәчәкбез. Чәчүлек мәйданнары бар, барысы да үзегездән тора.

Республика җитәкчесе Авыл хуҗалыгы министрлыгына бу мәсьәләне хәл итүне һәм предприятиене урнаштыру вариантларын тәкъдим итүне йөкләтте.

Арытаба Рөстәм Хәмитов Үтәк авылында шәхси эшкуар Рөстәм Гыйззәтуллинның 2014 елдан гамәлдә булган ак төлке үрчетү фермасы эшчәнлеге белән танышты. Алар авыл хуҗалыгын үстерү муниципаль программасы кысаларында бүленгән акчага сатып алынган.

Бүген фермада 500 баш ак төлке үрчетелә. Азык Уфадан һәм Илеш районыннан кайтарыла. Узган елда 150дән артык тире сатылган.

Республика Башлыгы хуҗалыкны үстерү планнары белән кызыксынды. Фермер сүзләренә караганда, җәнлекләрне 1000 башка җиткерү күзаллана. Җитештерүне киңәйтү өчен җир участогы бар. Шулай ук, киләчәктә Гыйззәтуллиннар гаиләсе чәшке үрчетү белән шөгыльләнергә ниятли.

— Безнең бурыч — сезгә ярдәм итү, — диде Рөстәм Хәмитов. — Моның өчен республика программаларында активрак катнашырга һәм эшчәнлекне арытаба үстерү өчен субсидияләр алырга кирәк.

Рөстәм Хәмитов Красноусол авылында 120 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзелеше барышы белән танышты.
2014 елда төзелә башлаган бинаның гомум мәйданы 3 мең квадрат метр тәшкил итәчәк. Моннан тыш, трансформатор һәм дизель ярдәмче станциясен, газ казанлыгы, янгынга каршы резервуар урнаштыру, тиешле коммуникацияләр үткәрү һәм территорияне төзекләндерү күзаллана. Объектның гомум бәясе — 84 миллион сум. Ул 2017 елда файдалануга тапшырылачак.

Соңыннан Рөстәм Хәмитов район үзәгендәге 2012 елда эшли башлаган “Җилем” физкультура-сәламәтләндерү комплексында булды. Биредә йөзү, волейбол, чаңгы, гимнастика, ату буенча күнекмәләр үткәрелә, спорт һәм тренажерлар, фитнес белән шөгыльләнү өчен заллар, балалар һәм өлкәннәр өчен бассейннар эшли. Узган елда анда 30 меңнән артык кеше йөргән.

Республика Башлыгы комплексны карау-тоту һәм файдалану чыгымнары белән кызыксынды. Аның директоры Раил Мөхәммәдиев белдерүенчә, чыгымнар елына якынча 5 миллион сум тәшкил итә. Элек бу сумманың 60 проценты муниципаль бюджеттан каплатылса, хәзер аның күп өлешен үзләре түли. Рөстәм Хәмитов ассызыклавынча, бюджетка йөкләнешне акрынлап азайтып, объект чыгымнарны каплатуны үз өстенә алырга тиеш.
Читайте нас: