Бал калагы кашык кадәр, чиләк тулы каймагы!
Бөтенрусия авыл хуҗалыгы исәбен алу.“Росстат” федераль дәүләт хезмәтенең Башкортстан буенча территориаль органының Караидел районындагы подразделениесе җитәкчесе, белгеч-эксперт Флүзә Сәатдинова сөйләвенчә, авыл хуҗалыгы исәбен алу кампаниясенең төп этабы артта калды. Без 20 июльдә районда булганда анда исәп алучылар барлык шәхси хуҗалыкларның – 46, авыл хуҗалыгы оешмаларының – 38, крестьян-фермер хуҗалыкларының 40 процентында булган иде инде. Гәзиткә кул куяр алдыннан телефон аша элемтәгә чыгып, бу саннарны Флүзә Динислам кызы белән яңартып алдык. Күрсәткечләр, шул тәртиптә, 62, 100 һәм 56га җиткән.