+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
4 август 2016, 02:00

Фермерларга ышаныч арта

Республика максатлы программасы Урал аръягында алар санын ике тапкыр арттырды.Урал аръягын икътисади үстерү буенча республика комплекслы программасы төбәкнең агросәнәгать тармагында гына түгел, ә авылларның социаль йөзендә дә уңай яктан чагылыш таба. Авылда малтабарлыкны, кече эшкуарлыкны үстерүгә юнәлтелгән әлеге документ, беренче чиратта, фермерлар хәрәкәтенә яңа сулыш бирде. Шәхси крестьян ихаталарын авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүче буларак юридик яктан теркәү программа кысаларында аларга ярдәм күрсәтүне арттырырга этәргеч бирә. “Үз эшен башлаучы фермер” программасы кысаларында, мәсәлән, 2012 елдан алып агымдагы елның беренче яртысына кадәр булган чорда Урал аръягындагы 134 фермерга 169 миллион сум грант бирелде. Бу — гомум республика күрсәткеченең 30 проценты дигән сүз.

Иң мөһиме — эш башлаучы фермерларны республика Хөкүмәте тарафыннан мондый дәртләндерү әлеге категориядәге хуҗалыклар тарафыннан эшкәртелгән җир мәйданын 2,5 тапкыр арттырырга, ягъни 6,5 мең гектардан 16,6 мең гектарга җиткерергә мөмкинлек бирде. Әйткәндәй, республика буенча фикер йөрткәндә, файдаланылмыйча яткан чәчүлекләр мәсьәләсе җитди проблема булып тора. Белгечләр исәпләвенчә, Башкортстанда чәчүлек мәйданнарын тагын да 300 мең гектарга арттыру мөмкинлеге бар. Шул ук вакытта, Урал аръягында югарыда телгә алынган программа эшли башлаганчы файдаланылмаган чәчүлекләр 95 мең гектарга җиткән булса, агымдагы елгы чәчү кампаниясенә әлеге мәйданнар 83 мең гектарга кадәр кимегән.

Максатлы программа Урал аръягы төбәген үстерүдә нинди эз калдырды һәм авылда продукция җитештерүне арттыруга булышлык итә алдымы? Хөкүмәт ярдәме аграр җитештерү базарында кайсы төр продукциягә ихтыяҗны киметергә этәргеч бирде? Республика Хөкүмәте Аппаратының махсус программалар бүлеге һәм Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларына нигезләнеп, әлеге сорауларга җавап эзләргә булдык.


Авыл хуҗалыгындагы реформаларның әлеге этабында тармакны модерни­зацияләүгә өстенлек бирелә. Башкортстанда кабул ителгән максатлы программада да анда катнашучы фермерларның техник базасын ныгыту игътибар үзәгендә. Һәм моның нәтиҗәсе көттермәде. 2012 елга кадәр фермерлар карамагындагы техника 223 берәмлектән артмаса, 1 июльгә күрсәткеч 463 берәмлек тәшкил итте, ягъни программада катнашкан чорда һәр фермерның техникасы уртача икегә арткан.

Башкортстан сөт җитештерү буенча илдә беренче урыннарда бара. Урал аръягының табигый мөмкинлекләрен нәтиҗәлерәк файдалана алган­да, биредә сөтчелек тармагын үстерү буенча резервларны үзләш­терелмәгән чирәм җирләре белән чагыштырып булыр иде. Программа гамәлгә кергәч тә төбәктәге 72 фермерның, 93,7 миллион сумлык грантка ия булганнан соң, сөтчелек тармагына махсуслашуы да шуны раслый. Аларның хуҗалыкларында савым сыеры шушы чорда 1012дән 2116 башка җиткән.

Республиканың әлеге төбәге, әлбәттә, сарыкчылыкны үстерү өчен дә аеруча уңайлы. Бу юнәлештә әлеге вакытта 26 фермер шөгыльләнә. 32 миллион сум күләмендә бирел­гән Хөкүмәт акчасына алар сарыклар санын 700дән 3600 башка җиткергән. Зианчура районының “Маяк” авыл хуҗа­лыгы предприятиесе төбәктә сарыкчылыкны үстерүгә зур этәргеч бирә. Биредә сарык­ларның волгоград токымлы бердәнбер токымчылык хуҗалыгы ур­нашкан. Аның йонына да ихтыяҗ зур.

Зианчура районы хакимиятенең сарыкчылык юнәлешен үстерүгә өстенлек бирүе очраклы түгел. Биредә авыл хуҗалыгы җирләренең 73 проценты таулы урыннарга урнашкан һәм мал көтү өчен уңайлы булып тора. Шунлыктан сарыкчылык белән шөгыль­ләнүче фермерлар санының ел саен 5-6 берәмлеккә артуы да гаҗәп түгел. “Маяк” хуҗалыгы, авылда эшкуарлыкны үстерүне күз уңында тотып, үз программасын булдырган. Аңа ярашлы, шәхси ихаталар тарафыннан кышлату чорына аграр предприятиедән алынган 100 баш сарыкның язга чыккач 20се үзләрендә калдырылып, калганы ху­җалыкка тапшырыла.

Урал аръягының таулы урыннарында кәҗә асрау үзен аклый. Бөрҗән районы фермерлары Айнур Дәүләт­баев һәм Минзия Хатыйпованың уңышлары республикада үрнәк итеп куела. Айнур Газиз улы грантка ия булгач, савым кәҗәләрен ике тапкыр арттырган — 70 башка җиткергән.

Минзия Равил кызының эшчән­легендә аграр туризм бизнесы өстен­лек алган. Аның фермер биләмә­ләрендә “Башкорт иле” дигән туристик хуҗалык урнашкан. Биредә берьюлы 30дан артык кунак яши һәм ял итә ала. Килгән кунакларга кәҗә сөтеннән ясалган шифалы эчемлекләр, сөт продукциясе тәкъдим ителә.

— Урал аръягының тау-дала киңлек­ләре елкычылык өчен уңай­лы, — ди республика Хөкүмәте аппаратының махсус программалар бүлеге хезмәткәре Әнүзә Шакирова. — Баймак, Бөрҗән, Зилаер, Учалы, Хәйбулла районнарыннан 11 малтабар тарафыннан елкычылыкны үстерү максатында 13,2 миллион сум күләмендә бюджет акчасы үзләштерелде. Программада катнашу аларга атлар санын биш тапкыр арттырырга, ягъни 279дан 1360 башка җиткерергә ярдәм итте.

Әлбәттә, әлеге тармакны үстерү, беренче чиратта, башкорт токымлы атларны үрчетүнең ничек оештырылуына бәйле. Анысы да хәл ителгән. Ә инде бия сөтен эшкәртү һәм кип­те­рел­гән сөт җитештерү әлегә проб­лема булып кала. Баймакта бу эшкә тотынганнар. Бия сөтен киптерү буенча инвестицион проект тормышка ашырыла. Сүз уңаеннан шуны да әйтергә кирәк: Әбҗәлил, Хәйбулла, Зилаер һәм Баймак районнарындагы табигый-климатик шартлар бодайның йомшак сортларын гына түгел, ә икмәк пешерү һәм макарон җитештерү сәнәгате өчен сыйфатлы каты сортларын үстерү мөм­кинлеге дә бирә. Телгә алынган районнардан дүрт фермер игенчелек белән шөгыльләнә. Алар чәчүлекләрен башлангыч чордагыдан 3,5 тапкыр арттырган.

Авылда кече һәм урта малтабарлыкны үстерүгә булышлык итүче республика максатлы программасы эшсезлекне киметү һәм сәүдә базарын үтемле продукция белән тәэмин итү мөмкинлеге генә түгел, күпләргә ярат­кан шөгылен тормышка ашыруда “икенче сулыш” бирде. Бәрәңге җитеш­те­рүче фермерлар, умартачылык тармагын табыш алу чыганагына әйлән­дер­гән эшкуарлар саны арткан.

— Соңгы еллардагы уңай нәтиҗә­ләрдән күренүенчә, төбәк фермер­ла­рының мөмкинлекләрен тагын да үс­терү, киңәйтү зарурлыгы бар, — ди Әнү­зә Шакирова. — Эш башлаучы фермер” программасы кысаларында, әйтик, җәнлек үрчетү фермаларын күбрәк булдырырга һәм комплектация­ләргә булыр иде. Зилаер, Зианчура һәм Баймак районнарында бу юнә­лештә яхшы тәҗрибә бар.

Республика Авыл хуҗалыгы министрлыгы авылда эш башларга теләүче фермер хуҗалыкларына һәр­вакыт ярдәм итәргә әзер. Әлбәттә, теләк-киңәшләр белән генә түгел. Шул ук субсидияләр бирелү, төрле юнә­лештәге максатлы программалар үзаллы эшләргә теләк белдерүче һәм үз көченә ышанган максатчан кеше­ләргә чын мәгънәсендә “яшел ут” ача.

— Программада катнашырга теләк белдерүчеләр елдан-ел арта. Быел 399 гариза алынды, шуның өчтән бере — Урал аръягы төбәгеннән, — дип хәбәр итте безгә тармак министр­лыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Ләйсән Хәйретдинова. — Дүрт ел элек соңгы күрсәткеч ике тапкыр кимрәк иде. Ел саен Хөкүмәт аппараты тарафыннан булачак фермерларның квалификациясен күтәрү курслары оештырылу да уңай нәтиҗә бирә. Аларга соңыннан таныклык яисә сертификат тапшырыла. 2015-16 елларда гына әлеге төбәктән 200 тыңлаучы курсларда белемен күтәрде.

1990 елдан башлап, авыл хуҗа­лыгындагы аңлаешсыз реформалар дәвам иткән чорда республика картасыннан 200дән артык авыл югалган. Бу — рәсми мәгълүмат чыганакларыннан алынган сан. Меңнәрчә кеше шул рәвешле туган авылларыннан, ата нигезеннән мәхрүм калды. Аянычлы күренешнең төп сәбәбе — урында эш булмау. Һәм республика күләмендә ка­бул ителгән максатлы программа әлеге коточкыч хәлгә нокта куя ала. Дәүләт йөзендә, мәсәлән, Урал аръягында үзәктән ерак урнашкан авылларда эш бирүче барлыкка килде. Күп районнарда күмәк хуҗалыклар таркалды. Элекке аграр предприятие милкен таратуга да юл куелды. Хәзер менә шуларны җирнең яңа хуҗалары — фермерлар кабат җыярга, тупларга тырыша. Сер түгел, бүгенге фермерлар күп урында аграр продукция җитеш­терүче генә түгел, авылда төп социаль звенога әйләнеп бара. Еш кына ха­лыкның мәшәкатьләрен үз өстенә ала, кулыннан килгәнчә ярдәм итә.

Республика Башлыгы Рөстәм Хә­митовның аграр тармак җитеш­терү­челәре, авыл халкы белән һәр очрашуда бу юнәлештәге сәясәтнең беркайчан да үзгәрмәячәгенә басым ясавы да очраклы түгел: “Җитештерү белән шөгыльләнгән барлык категориядәге берәмлекләргә дә ярдәм күрсәтеләчәк!” Дәүләт сәясәтендә эшче халык мәнфәгатьләре өстенлек алуы республикадагы социаль тотрыклылык, иминлек һәм азык-төлек бәйсезлеге күрсәткече булып тора да инде.
Читайте нас: