+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
6 август 2016, 02:00

Бураларга уңыш тулсын!

“Заря” җәмгыятендә эшләрнең иң кызган мәле.Стәрлебаш районының җаваплылыгы чикләнгән “Заря” җәмгыяте эшчәннәре уракка районда беренчеләрдән булып төште. Аны комбайнчылар Марат Насыйров белән Азат Якупов ачты. Алар икесе дә тәҗрибәле, ә ышанып тапшырыл­ган техника – куәтле.

Эшне 126 гектарны биләгән уҗым арышы басуыннан башладылар. Кырга чыккан 6 комбайнның берсе генә хуҗалыкка карый, башкалары читтән җәлеп ителгән. Техника арендаламыйча мөмкин түгел, бөртеклеләр мәйданы зур. Күптән түгел сатып алынган ике “Акрос” комбайны зур ярдәм булачак. Техника кайтып җитеп килә, юлда.

КамАЗларга төялгән ашлыкны Ибракай ындыр табагына шоферлар Миң­негәрәй Ходайбирдин, Әмир Булатов, Илдар Насыйров, Григорий Морозенко ташый. Ашлык тазарту агрегатлары операторлары Илдар Мусин, Равил Бәхтиев, Кинҗәбулат Насыйров аны тиешле кондициягә җиткерә. Венер Салихов ГАЗ-53 машинасында эшкәртелгән ашлыкны складларга ташый.

— Әлеге басуда гектар куәте 18 центнер тәшкил итә, — ди хуҗалыкның баш агрономы Линир Халитов.
Комбайннар артыннан пресс-җыйгычлар эшкә тотына, аларга Фәвәзит Сәфәргалиев һәм Фәнүр Габделвәлиев идарә итә. Саламны халыкка пай җирләрен арендалау исәбенә тараталар. Төргәкләрне басулардан Фәнис Әюпов ташый. Төягечтә Марат Салихов эшли. Барлык салам басудан ташылып беткәч, механизатор Фәвәзит Габитов сөрә.

Көннәр коры тору сәбәпле, эшләр дә көйле бара. Хуҗалык эшчәннәре арышны да, уҗым бодаен да тиз арада, югалтусыз җыеп алды. Киләсе елга орлык запасы тупланган, бөртеклеләрнең артыгы халыкка ташламалы хак белән сатыла. Хәзер 1,5 мең гектарда сабанашлык җыюга керешкәннәр. Көннәр кызу тора, ә эш тагы да кызурак!

Фаягөл Йосыпова,
Айгөл ЮЛЪЯКШИНА
Читайте нас: