+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
9 август 2016, 02:00

Ашлык кадере кызу чорда беленә

Ә бәясе – хаклар тотрыклангач, диләр “Кыдаш”та.Бүздәк районында бөртекле культуралар барлык мәйданның өчтән бер өлешендә җыеп алынган. Гектардан уртача уңыш 20 центнердан арта. “Кыдаш” хуҗалыгында исә күрсәткечләр тагын да яхшырак. Август башында биредә бөртеклеләр урагы 40 процентка башкарылган иде.

— Һава торышына бәйле, игеннәр бездә иртә өлгерде, — ди хуҗалык җитәкчесе Риян Латыйпов. — Бу, иң беренче чиратта, уҗым культураларына кагыла. Шуңа да уракны районда беренчеләрдән башладык. Ашлык комбайннары яңа, төзек, игенчеләр дә эшкә атлыгып тора. Югары җитештерүчәнлекнең нәтиҗәсе шуңа бәйледер.
Иртә бөртеклеләр хуҗалыкта 2600 гектар тәшкил итә. Уракта биредә электән сыналган алымны кулланалар – уру һәм суктыру аерым алып барыла. Өч агрегат игеннәрне тезмәләргә сала. Баш агроном Вәкил Латыйпов әйтүенчә, мондый технология быел аеруча отышлы. Ел корылыклы килсә дә, игеннәрнең дымлылык дәрәҗәсе барыбер югары. Шуңа да ашлыкны чабып, тезмәләрне киптерү һич зыянга түгел.
Хуҗалыкта моның өчен техник мөмкинлекләр дә бар. Көннәр коры торганлыктан тезмәләр дә бер көндә өлгерә. Ашлык югалтуга да юл куелмый. Моның анык мисалы уҗым культураларын җыеп алганда бигрәк тә ачык күренгән. 160 гектарлы уҗым бодае, басуы, мәсәлән, һәр гектардан 30 центнер биргән. Гомумән, уҗым ашлыгы быел да алдатмаган, аларның уртача уңышы гектардан 25 центнер чыга.
Хуҗалыкта булганда комбайннар арпа басуында тезмәләрне суктыра иде. Агрегатларның алтысы да кем­узардан эшли, эссегә комбайннарның да, аларга идарә итүче игенчеләрнең дә бирешергә исәбе юк. Хуҗалыкара комбайнчылар бәйгесендә эш күрсәткечләре буенча Руслан Гәрәев алда бара: ул 3 мең центнердан артык ашлык суктырып алган да инде. “Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” исемен йөртүче хезмәт батырына башкача килешми дә, әлбәттә.
Бу көннәрдә хуҗалыкта төп максат – урып-җыю эшләрен тиз арада башкарып чыгу. Җәйге көннең көе юклыгын механизаторлар яхшы белә. Арпа басуында эш кызу бара. Игенчеләр Ринат Гобәйдуллин, Фәнзил Асылгәрәев, Илмир Имашев вакыт белән исәпләшми хезмәт сала. Быелгы уракта комбайнчы сыйфатында беренче тапкыр катнашсалар да, Илнур Шәймөхәммәтов белән Илнар Хәбибуллин да өлкәннәрдән калышмый. Ашлыкны басулардан ындыр табагына ташуда шоферлар Азат Буранбаев белән Рәүф Котышев өлгерлек күрсәтә.
Уракта катнашучыларны тукландыру да яхшы оештырылган. Монда инде Гөлнара Гобәйдуллина җитәкчелегендәге ашханә коллективының тырышлыгы зур.
“Кыдаш”та урып-җыю эшләренә ныклы әзерлек белән килүләре ындыр табагында да ачык күренә. Быел биредә күләмле төзелеш эшләре башкарылган, ашлык эшкәртүгә тәгаенләнгән ике корылма тулысынча яңартылган. Шуңа да хуҗалыкта суктырып алган ашлыкны беркая да тапшырырга уйламыйлар. Шушы максатта җиткелекле ашлык саклагычлар әзерләнгән. Яхшы хуҗалар үстерелгән ашлыкның кадерен белә. Шуңа да аны кышка кадәр саклагычларга куеп, хакларның тотрыкланганын көтәчәкләр.
Читайте нас: