+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
11 август 2016, 02:00

“Уҗым культураларына өстенлек биреп оттык!”

Федоровка районының “Азат” җәмгыятендә шулай диләр.Әлеге вакытта бу җәмгыятьтә урып-җыю эшләренең иң кызган мәле. Бөртеклеләр быел биредә 6,5 мең гектарда игелә, шул исәптән, уҗым культуралары 2300 гектарда чәчелгән.— Быелгы корылыклы елда уҗым культураларына өстенлек биреп, чын мәгънәсендә, оттык. Тиешле ашлау алып, дым күп булган көзге-язгы чорда ныгып калып, арыш та, көзге бодай да мул уңыш белән сөендерде. Аерым алганда, 200 гектарда чәчелгән арыш гектарыннан — 20, 330 гектарда игелгән көзге бодайның “Башкирская-10” сорты — 29, калган мәйданнарны биләгән “Розовская-7” сорты исә гектарыннан 26,5 центнер уңыш бирде. Шул рәвешле, уҗым культураларының уртача гектар куәте 26,5 центнер булды, — ди, хуҗалыктагы эшләр торышы белән таныштырып, “Азат” җәмгыяте җитәкчесе Рәфис Дашкин.

Көзге бодайның мул уңыш белән сөендерүен исәпкә алып, быел аның “Башкирская-10” элита сортын да, “Розовская-7” сортын да меңәр гектарда чәчәргә карар иткәннәр. Хуҗалыкта белдерүләренчә, шушы көннәрдә аны чәчүгә төшәчәкләр.

Игенчеләр исә, уҗым культуралары урагын тәмамлап, сабанашлыкны урып-җыюга тотынган. Аерым алганда, 115 гектардагы солы гектарыннан — 20, 250 гектардагы арпа 19 центнер уңыш биргән. 2020 гектардагы язгы бодай басуларында уртача уңыш 19 центнер тирәсе булыр дип көтелә. Әлегә аларның һәркайсында кызу эш кайный.

Бу җәһәттән хуҗалык рәисе кызу чорда көнне төнгә ялгап эшләүче алдынгы комбайнчылар Илһам Ибраһимов, Флүр Вахитов, Фәнис Мөрсәлимов, Илдус Әлибаев, Зинур Вәлитовның, ашлык ташучылар Олег Асабин һәм Мансур Дашкинның тырыш хезмәтен мактап телгә алды. Игенче егетләр үзләре дә эштән канәгать. Беренчедән, аларның һәркайсына өр-яңа, куәтле, барлык уңайлыклары булган комбайннар ышанып тапшырылган. Икенчедән, басулар да мул уңыш белән сөендерә. Димәк, шуңа карап, игенчеләрнең хезмәт хакы да мулдан булачак.

Бер үк вакытта “Азат” җәмгыятендә мал азыгы хәзерләү кампаниясе дә дәвам итә. Мең тонна печән инде фермалар янына ташылган булса, Илдус Сөяргулов, Иван Талаев һәм Тәлгать Дашкин сенаж хәзерләү белән мәшгульләр. “Т-150” тракторларын иярләгән Степан Селяев һәм Марат Ибраһимов исә көнне төнгә ялгап җир сөрә. Әлегә бу эш 650 гектарда башкарылган. Җәмгысы хуҗалыкта 3 мең гектар мәйданны туңга сөрү максаты куелган.

— Бөртекле культураларны урып-җыю эшләрен 25 августка тәмамлау бурычы куябыз. Республика һәм район җитәкчелеге ярдәме белән моның өчен хуҗалыкта барлык уңай шартлар тудырылган. Техника яңа, ягулык җитәрлек, коллективта хезмәт кәефе хөкем сөрә. Аннары инде 800 гектарда көнбагышны җыеп аласы гына кала. Аңлашыла, болар белән бергә туңга сөрү, уҗым культураларын чәчү, ферма-кураларны кышка әзерләү, сенаж салу буенча эш тә киң колач белән алып барылачак, — диде, киләчәккә якты караш ташлап, Рәфис Дашкин.
Читайте нас: