+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
13 август 2016, 02:00

Очкын кабызучы малтабар

“Кызыл таң”ны Кырмыскалы районында яратып укыйлар. Авыл халкы белән очрашуларда еш кына бәхәсләшәбез дә. Теге яисә бу язмаларга карата битараф түгелләр икән, димәк, басмабызга ихтирам һәм ышаныч белән карыйлар, дигән фикер туа. Әлеге командировкага килүемдә дә район авыл хуҗалыгы идарәсенең баш белгече Зөләл Таипова журналистларны көтеп торгандай: “Мин сезгә бик шәп герой әзерләп куйдым. Гәзитнең “Әйт, авылым...” сәхифәсендә үрнәк итеп куярга була үзен”, — дип каршы алды.

“Әйт, авылым...” сәхифә­сендә без, авыл тормышындагы проблемалар белән беррәттән, җир кешеләре, туган төбәген үзенең матур хезмәте белән данлаучы һәм башкаларга үрнәк булырдай һөнәр осталары турында язарга тырышабыз.

Зөләл Зөфәр кызы да безнең теләк-максатларны яхшы тойган булып чыкты. Кырмыскалы авылында яшәүче Рита Логъманова, авыл уңганнары күзлегеннән караганда, “герой” исеменә лаек кеше. Тормыш иптәше яшьлектә сайлаган һөнәренә гомере буе тугры калган кеше һәм аның Рита ханым бизнесына катнашы да юк кебек.

Сигез ел элек район кулланучылар җәмгыяте системасында эшләп йөргән җирдән Рита Риф кызы гариза яза да вазыйфасыннан китә. Җитәк­челекне генә түгел, озак еллар бергә эшләгән хезмәт­тәшләрен дә аптырата ул үзенең әлеге карары белән. Шул рәвешле, ир-егетләрнең дә күбесе батырчылык итмәгән, “авыл хуҗалыгы җитештерүчесе” дигән статуска ия була. Әйткәндәй, яңа шөгыль сайлауда үз вакытында Кушнаренко авыл хуҗалыгы техникумында белем алу да этәргеч биргәндер.

Авыл хатын-кызының һич тә икеләнмичә үз көченә ышанып җир алуына, техника хәстәрләвенә ничек соклан­мыйсың?! Җирен алу хәзер проблема түгел. Дәүләт аграр җитештерүчегә ярдәм дә итә.

— Теләгең һәм көчең бул­ганда җир алып эшләүнең бер авырлыгы да юк. Гомумән, мин һәр авылда җитештерүче статусын аклардай гаиләләрне табып, алар үрнәгендә башкаларны да эшкә өйрәтүне дәүләт сәясәте дәрәҗәсендә куяр идем. Авылда эшли белүчеләр яши. Әмма алар күбрәк колхозга хезмәт иткән. Крестьян үз ихатасында үз гаиләсе өчен генә эшләргә өйрәнгән. Җитештерү — бер нәрсә, аның белән сәүдә итә белү катлаулырак. Авыл өчен менә шул нәрсә җитми, — ди Рита Логъманова.

Ул 11 гектар җиргә хуҗа. Өч гектарында бәрәңге үстерә. Арендага алынган калган басуларга күпьеллык үлән чәчкән. Ихата бакчасындагы 20 сутыйда кәбестә плантациясе урын алган.

Билгеле, журналистны керем-чыгымнар да кызыксындырмый калмый. Гадәттә, эшкуарларның күбесе “коммерция сере” дигән булып, бу сорауга җаваптан кача. Капка төбендәге “Беларусь” тракторын күргәч, Рита Риф кызы күңелдәге сорауга үзе җавап бирде.

— Аны без үз акчабызга алган идек. Соңыннан чыгым­ның 40 проценты чамасын Хөкүмәт субсидия рәвешендә кайтарып бирде. Узган елгы табыштан печән әйләндергеч һәм кипкән массаны кысучы җиһаз сатып алдык. Йөк машинабыз да бар. Табыш күп керә дип булмый, һәр елны яңартасы, төзисе килә. Аннары без бәрәңгене дә, кәбестәне дә гербицид кулланмыйча үстерәбез. Шуңа күрә үзебез­нең даими сатып алучыларыбыз бар, — ди әңгә­мәдәшем.

Крестьян ихатасында иртә яздан салкын көзгә кадәр тынгысыз эш дәвам итә. Әниләренә ярдәмләшергә өч баласы да вакыт таба. 15 яшьлек уллары Шамил – үзләре белән, кызлары Миләүшә белән уллары Рәис читтә яши. Тырышлар, өлгерләр. Гаиләдә бердәмлек, уңганлык һәм уртак максатлар булмаса, бу кадәр эшне Рита Риф кызы җиңеп чыга алыр иде микән?!

— Авылда җитештерү белән шөгыльләнүче статусына ия булып, ниндидер юнәлеш буенча эшләү уңышның яртысы гына, — ди язма героебыз. — Безнең төп проблема — кайда һәм ничек сатарга. Шәһәр халкы авыл җитеште­рүчесен алыпсатардан яхшы аера. Шунысы белән отабыз. Кызганычка каршы, башкалада урын бар, килегез, көтәбез дигән сүзләргә ышанып, “тулы арба”сын кире алып кайтып китүчеләр дә аз түгел. Шәһәрнең хәзерге “Яшьләр сарае” каршындагы мәйдан безнең өчен дә, иң мөһиме — сатып алучыларга бик уңайлы иде. Яшелчә-бәрәңге сатканда сәүдә итү урыны алу катлаулы. Аны продукция белән авылдан килүче кеше үзе генә белә. Хәер, төрле сәбәпләр белән ярминкә мәйданчыклары күчерелде. Ярминкәләр шәһәр читендә түгел, ә транспортка якын урыннарда оештырылырга тиеш. Кышкылыкка азык запасы хәстәрләүче өлкән яшьтәгеләр капчык күтәреп йөри алмый бит...

Рита Логъмановадан тирә-якта көндәшлек итәрдәй хуҗалыклар бармы, дип кызыксынам. “Соң, мин бит райподагы эшемне ташлап, зур акчага алданып китмәдем. Эшләп күрсәтим әле үзем, бәлки, башкаларда да очкын кабыныр, дип уйлаган идем. Күбрәк булсак, авыллар да, тормышлар да элеккечә җанланыр. Чит ил ризыгына карап ятмас кешеләр. Үзебезнекенә җитәме соң?! Бәлки, “Кызыл таң”ны укыгач, кайберәүләрнең күзләре ачылыр”, — диде йөзенә ихатасындагы дистәләрчә гөл-чәчәкләрнең матурлыгы күчкән Рита Логъманова.
Читайте нас: