+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
16 август 2016, 02:00

Тырышлыкның нәтиҗәсе — күз алдында

Чакмагыш районы “Герой” хуҗалыгы уңганнары гектарыннан уртача 45 центнер уңыш ала.Чакмагыш районы елның-елында игенчелек буенча беренче урында бара. Быел да чакмагышлылар алгы сафта — алар гектардан уртача 31 центнер уңыш ала. Бу — республика районнары арасында иң яхшы күрсәткеч. Районның кайбер хуҗалыкларында инде урып-җыю эшләре төгәлләнүгә таба бара. Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Фәргать Ваһапов җитәкләгән “Герой” хуҗалыгы да — нәкъ шундыйлардан.

15 августка бөртеклеләрдән район буенча барлыгы 105 мең тонна тулай җыем алынган.

Гектар куәте уртача 31 центнер тәшкил итә. “Базы” хуҗалыгының кайбер басуларында уҗым бодаеның “Скипетр” сорты — 58, “Башкирская-10”— 57, “Волжская качественная” 48 центнер уңыш биргән. Арпаның “Арлан” сортының гектар куәте уртача — 48, “Саша”ныкы — 46, солының “Рысак” сортыныкы 48 центнерга җиткән.

Урып-җыю эшләре бигрәк тә “Базы”, “Герой”, Ленин исемендәге, “Байбулат”, “Победа”, “Заря” хуҗалыкларында оешкан төстә бара.


Без килгәндә урып-җыю эшләре сабан бодае басуларының соңгы гектарларында бара иде. Хуҗалыкның баш агрономы Әгъләм Хәмитовның әйтүенә караганда, бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар гектарыннан уртача 45 центнер төшем бирә.

Басуларда барлыгы биш комбайн эшли. Шуларның икесен яшь комбайнчылар иярли. Арада әтиле-уллы эшләүчеләр дә бар. Илдус һәм Рөстәм Мөлековлар — нәкъ шундыйлардан. Илдус абый быел уракка 27нче тапкыр керсә, 21 яшьлек Рөстәм 7нче мәртәбә урып-җыю эшләрендә катнаша.

— Мәктәптә укыганда әтигә ияреп комбайнчы ярдәмчесе булып йөрдем, өч ел элек үзаллы эшли башладым. Уракта әти белән ярышып эшлибез. Ул әле — икенче, мин өченче урында барабыз, — ди Рөстәм.

Рөстәм бүгенге көндә Башкортстан дәүләт аграр университетының механика факультетында читтән торып белем ала. Уракта эшләп алган акчасын ул укуга түләргә ниятли. Башкортстан дәүләт университетының юридик факультетында белем алучы Илвир Рәхимов та каникулда акча эшләп калу нияте белән комбайн штурвалы артына утырган. Ул көндезге бүлектә белем ала. “Урып-җыю чорында эшләп алган хезмәт хакым тулай торак өчен түләргә дә, кием-салым алырга да бик ярап куячак”, — ди.

Менә шундый уңганнар эшли бүген “Герой” басуларында. Шунысын да аерып әйтергә кирәк, урып-җыю кампаниясендә катнашучыларга, хезмәт хакыннан тыш, өстәмә дәртләндерү чаралары да каралган. Суктырылган һәр бер мең центнер иген өчен бер центнер күләмендә ашлык фуражы, эш нәтиҗәләренә карап, бозау да биреләчәк икән. Моннан тыш, ике тапкыр тукландыру, агитбригадалар чыгышы оештырыла. Кыскасы, тырышып эшләр өчен биредә барлык шартлар да тудырылган.

— Урак эшләре 88 процентка тәмамланды. Һава шартлары уңай торганда, өч-дүрт көндә уракны тәмамларга җыенабыз, — ди “Герой” уңганнары.
Читайте нас: