+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
18 август 2016, 02:00

Басуда “Вектор” да, күчмә бункер да бар!

Фрунзе исемендәге хуҗалыкта һәрдаим заманча техника һәм технологияләр ярдәмендә эш итәләр.Федоровка районының Фрунзе исемендәге хуҗалыгында бөртеклеләр быел 3100 гектар мәйданда үстерелде. Шул исәптән 561 гектарны — арыш, 187 гектарны — көзге бодай, 1000 гектарны — сабан бодае, 440 гектарны — солы, 620 гектарны — вика-солы, 194 гектар мәйданны борчак басулары биләде.

Әйтергә кирәк, төбәктә 14 майдан башлап яңгырлар булмауга карамастан, хуҗалыкта барлык агротехник таләп­ләрнең дә төгәл үтәлүе, җирне тиешле дәрәҗәдә ашлау һәм фәкать югары сыйфатлы орлык кына чәчү нәтиҗәсендә, елына күрә ярыйсы ук мул уңыш үстереп алуга ирешелгән. Мәсәлән, көзге бодай гектарыннан — 26 центнер, арыш 21 центнер уңыш белән сөендергән. Аерым басуларда исә гектар куәте 30 центнерга җиткән. Борчак гектарыннан – 15 центнер, солы 14 центнер уңыш биргән. Әлеге вакытта тулы куәттә сабан ашлыгын урып-җыю бара.

— Басуларда җиде комбайн эшли. Ашлык коры булгач, турыга да суктырабыз. Йөк машиналары җыеп алынган уңышны ындыр табагына өзлексез ташып тора. Техника төзек, ягулык-майлау материаллары җи­тәрлек, егетләрнең кәефе көр. Гомумән, көннәр шушы рәвешле аяз торганда, урып-җыюны 1 сентябрьгә дә калдырмыйча тәмамларга исәп тотабыз, — диде бу җәһәттән эшләр торышы белән таныштырып, Фрунзе исемендәге хуҗалык җитәк­чесе, Башкорт­станның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Фәйруз Галиев.

Шуны да билгеләргә кирәк: хуҗалыкта аграр технологияләрне төгәл үтәп, корылыклы елда да югары нәтиҗәләргә ирешеп кенә калмыйлар, уңышны югалтуларсыз, кыска вакытта җыеп алу хәстәрен дә күрәләр. Шушы максатта июль ахырында гына Фрунзе исемендәге хуҗалыкның куәтле техника паркы янә бер заманча ашлык уру комбайны белән тулыланган. Фәйруз Заһ­рет­дин улы белдерү­енчә, “Вектор-410” комбайнын үз акчаларына 4 миллион 944 мең сумга сатып алганнар. Авыл эшчәннә­рен шул да ихлас шатландыра: республикада эшләп килүче программага ярашлы, комбайн бәясенең 40 проценты дәүләт тарафыннан субсидияләнәчәк.

Әйтергә кирәк, “Вектор-410” үзен танытырга өлгергән дә инде. Аны “иярләүче” — хуҗалыкның иң алдынгы комбайнчы­ларының берсе Риф Кантимеров эш нәтиҗәләре буенча әлегә беренче урында бара. Рәсил Әбелхәеров һәм Мидхәт Насретдинов та аңардан бик азга гына калыша. Алар да соңгы елларда гына сатып алынган заманча “Нева-эффект” комбайннарын “иярләгән”. Гомумән, югарыда язып үтелүенчә, хуҗалыкта барлык техника да яңа һәм төзек, шуңа югалтуларга да юл куелмый.

Комбайнчылар урып-җыйган ашлыкны исә КамАЗда Наил Кантимеров һәм ЗИЛларда Илдар Фәйзуллин белән Наил Морозов ташып өлгертеп тора. Ерак басуларда эш иткәндә дә биредә вакытны экономияләү чарасын күргәннәр. Машина килеп өлгермәгән очракта, комбайн бункерларындагы ашлык игенне вакытлыча туплау бункерына бушатыла. Берничә ел элек сатып алынган “күчмә бункер” 20 тонна ашлык сыйдыра, узган вакыт эчендә ул уңайлы һәм кирәкле булуын күп тапкыр расларга өлгергән.

Үзйөрешле “Макдон” чапкычында, көнне төнгә ялгап, алдынгы механизаторлар Андрей Егоров һәм Михаил Фадеев эшли. Фәйруз Заһретдин улы аларның фидакарь эшчәнлеген дә фәкать уңай яктан телгә алды.

Җәмгысы исә хуҗалык­та быел 45 мең центнер ашлык тупланыр, дип күзаллана. Шул рәвешле фрунзелылар быел да, республикада һәм районда аграр өлкәдә тудырылган мөмкин­лекләр­дән тиешен­чә файдаланып һәм, әлбәттә, фидакарьлек, тырышлык, эшне югары дәрәҗәдә оештыру нәтиҗәсендә Башкорт­станның икмәк фондын тулыландыруга һәм арттыруга мөкатдәс өлеш кертә! Афәрин!
Читайте нас: