Чараның рәсми өлеше Уяндык авылындагы “Ал роза” кунакханә-сәламәтләндерү комплексында башланып китте. Иң элек сүз республика авыл хуҗалыгы министры урынбасары Илдар Насыйровка бирелде. Илдар Сәүбән улы үз чыгышында рапс үстерүнең өстенлекләре турында сөйләде, аның икътисади яткан отышлы культура икәнлеген билгеләде. Аннары Илеш районы хакимияте башлыгының беренче урынбасары, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илгизәр Хәмидуллин сүз алды:
— Илеш районында рапс культурасы 6400 гектар мәйданда үстерелә. “Илеш МТС”ы аны үстерү белән сигезенче ел шөгыльләнсә, Гыйлемҗан Гайнетдинов әлеге культураны быел тәүге тапкыр чәчте. Сер түгел, рапс — көйсезрәк культура. Технологияне төгәл үтәгәндә генә ниндидер уңышка ирешеп була, — диде ул үз чыгышында.
Аннары крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Гыйлемҗан Гайнетдинов сүз алды. Гыйлемҗан Тимерҗан улы фермерлык эше белән 2007 елдан шөгыльләнә. Тугыз ел эчендә чәчүлек мәйданнарын 200дән 3200 гектарга җиткергән. Бүген крестьян-фермер хуҗалыгы басуларында бодай, арпа, борчак кебек традицион культуралар белән беррәттән, рапс белән люпин да үсә. Рапс —1000, люпин 130 гектар мәйданны били. Люпинның суперэлита орлыгын крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Брянск өлкәсендәге Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтыннан алып кайтса, рапсны “Байер кропсайенс” компаниясеннән сатып алган. Гыйлемҗан Тимерҗан улы, үз тәҗрибәсеннән чыгып, рапсны үстерү серләре белән уртаклашса, Мәскәүдән килгән компания вәкиле Николай Медко, слайдтагы саннарга һәм фәнни нигезләүгә таянып, рапсны үстерү, эшкәртү һәм саклау технологиясе белән таныштырды.
Арытаба чараның гамәли өлеше башланды. Семинарда катнашучылар Г. Гайнетдиновның Теләкәй авылы янында урнашкан рапс һәм люпин басуларын карады, “Байер кропсайенс” вәкиленә һәм Г. Гайнетдиновка үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде.
Шулай ук чарада катнашучылар игътибарына Казанның “Агро-авыл хуҗалыгы инновацияләр агентлыгы” һәм Түбән Новгородның “Волски Биохим” җәмгыятьләре вәкилләре алып килгән микро-био ашламалар да тәкъдим ителде.