+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
10 сентябрь 2016, 02:00

Маллар тук һәм көр булсын

Илеш районы эшчәннәре һәр малга 35 центнер мал азыгы хәзерләүне максат итеп куйган/Илеш районында мал азыгы хәзерләү кампаниясе азагына якынлаша. Бүген районда 16383 тонна печән, 79546 тонна сенаж, 19618 тонна салам хәзерләнгән, 36249 тонна силос салынган. Райондагы унбиш хуҗалыкның тугызы мал азыгы хәзерләүне тулысынча тәмамласа, бүген бишесендә силос салу дәвам итә. “Мир” кооперативындагы эш барышы белән без дә якыннан танышып кайттык.

“Мир” хуҗалыгында бүген 1375 баш мөгезле эре терлек асрала. Аларга кышка азык хәзерләү биредә тулы куәтенә бара. Атап әйткәндә, 240 гектар мәйданны биләүче кукуруз басуларында эш гөрли. Комбайнчылар Салават Габдрахманов белән Фикус Заһиров “Дон-680” комбайннарында бу культураны чабып, ә шоферлар Рәдис Халәпов, Алик Рамазанов, Рәсим Вәлиев, Әлфир Гафаров, Әлтаф Шәехов, Тәвис Сәлимов, Илшат Газетдинов, тракторчылар Мират Миркасыймов белән Рәдин Ганиев аны Иштирәк фермасы янындагы силос базына ташып тора. Ташылган кукуруз массасын “К-700” трак­торында Рәфис Шәрәфуллин тыгызлый.

Хуҗалык рәисе Раил Ганиевның әйтүенә караганда, бүгенге көнгә һәр баш малга 25 центнер мал азыгы хәзерләнгән. Максатлары — бу санны 35 центнерга җиткерү.

— Көннәр уңай торса, мал азыгы хәзерләүне атна-ун көндә тәмамларга җыенабыз. Моның өчен бездә мөмкинлекләр җитәрлек, — ди яшь рәис.

Шунысын да әйтергә кирәк: хуҗалык эшчәннәре өчен өч тапкыр туклану оештырылган. Монысы да эш көнен нәтиҗәле файдалануга мөһим өлеш кертә. Ашнакчылар Ләлә Гәрәева белән Олия Исламова аш тәмле булсын өчен барлык тырышлыгын сала.

Мал азыгы хәзерләү кампаниясе белән беррәттән, биредә салам пресслау, туңга сөрү, уҗым культуралары чәчү, авыл хуҗалыгы эшләреннән бушаган техниканы язгы чәчүгә әзерләү эшләре дә алып барыла. Бер сүз белән әйткәндә, киләсе ел уңышы өчен ныклы нигез салына.
Читайте нас: