Аның иң мөһиме — җир ресурслары. Илебез дөньяда иң зур җир мәйданына ия. Авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәгесе генә дә 132 миллион гектарга җитә. Дөньядагы сөренте җирләрнең — 10, кара туфраклы мәйданнарның 55 проценты Русиягә туры килә. Шул ук вакытта әлегә 41 миллион гектар ташландык хәлдә, деградацияләнгән. Бу — Канаданың барлык сөренте мәйданына тиң, Франциянең сөренте җирләреннән ике тапкыр зуррак. Шул рәвешле, әгәр Русия аграр реформалар чорында югалткан уңдырышлы мәйданнарын тергезә алса, бу авыл хуҗалыгында җитештерүне экстенсив алым белән дә арттырырга булышлык итәр иде. Әлбәттә, илдә аграр җитештерүне күтәрүнең икенче чыганагы интенсив юлга бәйле. Заманча технологияләр, шул исәптән камил техника һәм сыйфатлы орлык, уңышны бермә-бер арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
Башкортстан — Русиянең икмәкле төбәге һәм илнең әйдәүче биш аграр төбәгенең берсе булып тора. Кызганычка каршы, республикада аграр җитештерү һаман да уңайсыз һава һәм климатик шартларга бәйле булып кала. Игенчелектә, үсемлекчелектә теләсә нинди һава шартларында да тотрыклы уңыш алуны тәэмин итү нәрсәгә бәйле? Аграр җитештерүдә нинди технологияләргә өстенлек бирергә кирәк? Берничә көн элек Башкортстан Башлыгы каршындагы Фән буенча совет утырышы шушы мәсьәләләргә багышланды.
Русиядә 2025 елга кадәр авыл хуҗалыгын үстерү буенча федераль фәнни-техник программа әзерләнә. Мөһим документ әзерләнү очраклы түгел. Беренчедән, аграр тармакның үсеш ноктасы күтәрелә башлады. Икенчедән, Көнбатыш белән ышанычлы рәвештә көндәшлек итү өчен алшартлар туды.
Дәүләт рейтинг агентлыгы мәгълүматларына караганда, былтыр тулай авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү акча белән исәпләгәндә 5 триллион сумнан күбрәккә арткан. Шул ук бәяләр белән исәпләгәндә, алдагы елда үсеш — 3, шушы елның беренче яртыcында 2,6 процент тәшкил итә. Әйтергә кирәк, элекке еллардан аермалы буларак, үсеш динамикасы төп тармаклар буенча бер-берсенә якын, ягъни терлекчелек — 14,5, үсемлекчелек продукциясе 18,6 процентка арткан.
Соңгы мәртәбә эчке тулай продуктта авыл хуҗалыгы өлешенең 4 процентка җитүе 2009 елда күзәтелгән иде. Аннан соңгы елларда күрсәткеч кимүгә йөз тотып, 2012 елда 3 процентка калды. Аграр маркетинг институты галимнәре фаразларына караганда, 2020 елга авыл хуҗалыгы өлеше 4,5 процентка җитүе ихтимал. Узган елда аграр тармакта эчке тулай продукт күләменең 4 процентка якынлашуы, әлбәттә, дәүләт тарафыннан субсидия программаларының яхшы нәтиҗә бирүен күрсәтә.
Билгеле, көнбатыш илләре белән көндәшлек итү җиңел бирелми. 2025 елга кадәр аграр тармакны тамырдан үзгәртеп кору яңа технологияләргә генә нигезләнми. Җитештерүчәнлекне арттыру өчен “билне” дә кысыбрак буарга кирәк булачак. Әйтик, Русиядә авыл хуҗалыгында эшләүчеләр саны, АКШтагы шул ук күрсәткечтән өч тапкыр артып, 6,3 миллион кешегә җитә. Кызганычка каршы, дип әйтергәме, бу — ихтыяҗдан байтакка артык. Авыл җирендә эшсезлек дәрәҗәсе тоташ икътисадтагыдан ике тапкыр югарырак, ә хезмәт хакы ике тапкырга якын кимрәк. Шунысы да бар: авыл халкы саны кимү дәвам итә. 1989 елдан башлап, мәсәлән, 25 меңнән артык авыл картадан югалган. Авылда яшәүчеләр саны 2000 елдан 2014 елга 1,2 миллион кешегә кимегән. Кызганычка каршы, 40 миллион кеше яшәгән авыл проблемалары, тоташ алганда, икенче планда кала.
Илнең аграр җитештерүендә мөһим урын тоткан Башкортстанда соңгы елларда тармакка дәүләт карашы яңача эчтәлектә үзгәрде, ягъни авыл җитештерүчеләренә ярдәм субсидия һәм льготалы кредитлар белән генә чикләнми. Федераль һәм республика программалары кысаларында максатлы проектларны тормышка ашыруга, инвестицияләр җәлеп итүгә мөһим урын бирелә. Әмма җитештерүдә игенчелек, үсемлекчелек тармагы өстенлекле булып кала. Ашлыкка ихтыяҗ тышкы сәүдә базарында да үсә. Ә быел эчке базарда фураж ашлыгына ихтыяҗ арту фаразлана.
Игенчелек, үсемлекчелек тармагындагы проблемаларның Башкортстан Башлыгы каршындагы Фән буенча совет утырышына чыгарылуы да очраклы түгел. Дөньяда, илдә басу культураларына ихтыяҗ арткан бер вакытта Башкортстанның да әлеге тармакта кискен борылыш ясарга ышанычы зур.
— Моның өчен безгә 2020 елга тулай авыл хуҗалыгы җитештерүен 230 миллиард сумга җиткерергә кирәк, үткән елда бу сан 152 миллиард сум тәшкил итте. Авыл хуҗалыгы тармагында һәр эшченең продукция эшләп чыгару күләмен елына 2 миллион сумга кадәр күтәрүгә ирешергә кирәк. Тулай аграр җитештерүдә авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермерлар өлешен 60 процентка җиткерү мөһим, әле ул 40 проценттан артмый. Аграр тармакка инновацион технологияләрне актив кертмичә без бу мәсьәләләрне хәл итә алмаячакбыз, — диде Совет утырышында республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов.
[i]Шул ук вакытта.[/i]