Әлеге предприятие мисалында барысы да 2003 елда элекке Дүртөйле кошчылык фабрикасы базасында “Линда” токымлы казлар үрчетү буенча токымчылык эше оештырудан башлана. Ул вакытта биредә ана казлар саны бер мең чамасы гына булып, алардан йомырка алу да дистә меңнәр белән генә чикләнә. Әмма предприятие җитәкчелегенең эшне дөрес, заманча, икътисади җәһәттән отышлы итеп оештыра белүе нәтиҗәсендә, бүген предприятие токымчылык репродукторы исемен алып, Әсән йомыркасы Башкортстанны Русия төбәкләрендә һәм якын чит илләрдә дә таныта!
— 13 ел элек эшне 1200 баш ана каздан башлаган булсак, бүген токымлы йомырка салучы кошлар саны 13 меңгә җитте. Шул рәвешле алардан елына 400-450 мең данә йомырка алына. Инкубацион йомыркаларның 40 процент чамасы Русия төбәкләренә, Казахстанга, якын чит илләргә озатыла. Калган өлешен йомырка һәм каз бәбкәләре рәвешендә үзебезнең халык алып бетерә. Предприятиедә үстерү һәм симертү өчен 2 меңнән алып 10 мең башка кадәр генә каз кала. Көзге чорда алар шулай ук халык арасында зур сорау белән файдалана. Кыскасы, продукция сатуга бәйле бернинди дә кыенлыклар юк, — ди предприятиедә эшләр торышы белән таныштырып, аның директоры Әмир Фатыйхов.
Моның шулай булуы очраклы түгел. Беренчедән, “Линда” токымлы казлар үрчетү буенча республикада бердәнбер токымчылык репродукторы булган “Әсән” предприятиесендә чыгарылган йомыркалар иң югары сыйфат күрсәткеченә җавап бирә. Быел гына “Әсән” предприятиесе яулаган “Токымчылык терлекчелеге-2016” күргәзмәсендә I дәрәҗә алтын медаль, “Агрокомплекс” агросәнәгать форумы кысаларында үткән ХХVI Халыкара махсуслаштырылган күргәзмәдә III дәрәҗә диплом, башка күпсанлы мәртәбәле бүләкләр дә предприятие продукциясенең югары сыйфат күрсәткече турында сөйли. Шуңа аңа халык арасында да сорау зур. Икенчедән, предприятиедә җитештерүнең тулы циклы булу продукциягә бәяләрне артык күтәрмәү, хаклар тотрыклылыгын саклау мөмкинлеге бирә. Әйтик, 70 кеше хезмәт салучы предприятиедә казларга ашату өчен кирәк булган бодай, арпа, люцернаны да хәзер үзләрендә үстерә башлаганнар. Шул рәвешле 900 гектарда игелүче әлеге культуралар предприятиегә каз азыгына булган ихтыяҗны тулысынча каплату мөмкинлеге биргән. Басуларны эшкәртү, чәчү, уру өчен барлык кирәкле техниканы, ашлык саклау складларын үзләрендә булдыру да предприятиене өстәмә чыгымнардан арындырган.
Ә инде турыдан-туры казчылык комплексына килгәндә ул олы бер хуҗалыкны хасыйл итә. 8 корпуста ана казлар, янә ике бинада аларга алмашка яшь үрчем асрала. Шушында ук ике зур инкубация цехы урнашкан. Арытаба күз күреме җитмәс киңлектә каз көтүлекләре җәелгән. Бер сүз белән нәкъ шушы югарылыкта казчылык белән шөгыльләнү өчен биредә бөтен шартлар һәм тиешле матди-техник база булдырылган.
— Югары уңышлар казану өчен болар гына җитмәс иде, — ди минем уйларымны укыгандай Әмир Тәлгать улы. — Иң мөһиме — бездә һәркайсы үз һөнәренең остасы булган тырыш, фидакарь хезмәткәрләр тупланган бердәм коллектив бар. Әсән казларының һәм инкубацион йомыркаларының дөнья базарын яулавында аларның өлеше гаять зур.
Бу җәһәттән ул аеруча кошчылар Розалия Ильясова, Илүсә Сәгыйтова, Минзәрия Сөләйманова, Хафиза Мулланурова, Илмира Шакирова, Зилә Мәрданова, Илүсә Садертдинова, Гөлсинә Шәйхетдинова, Зөһрә Әлибаева, водитель Хәлил Йосыпов, электрик Салават Мөҗипов һәм башкаларның тырыш хезмәтен мактап телгә алды. Атап әйткәндә, югарыда телгә алынган кошчылар һәр ана каздан 40 һәм аннан да күбрәк йомырка алуга ирешсә, әлеге ир-егетләр дә эштә үрнәк күрсәтә. Бу җәһәттән Әмир Тәлгать улы белдерүенчә, беренче чиратта, нәкъ шундый тырыш, уңган коллектив эшләгәнгә күрә дә, предприятиедә киләчәккә тагын да югарырак максатлар куялар.
— Аерым алганда, инде агымдагы ел ахырына ук ана казлар санын 15 мең башка җиткерү максаты куйдык һәм ныклы адымнар белән шуңа барабыз да. Икенчедән, ыслау цехы булдыру уе белән дә янабыз. Бу безгә дөнья базарында инкубацион йомырка белән генә түгел, әзер ит продукциясе һәм аннан җитештерелгән деликатеслар белән дә танылу мөмкинлеге бирәчәк, — диде Әмир Фатыйхов.
Кыскасы, кайсы гына юнәлештә дә киләчәккә караш ташлап һәм йөз тотып эш итәләр “Әсән” кошчылык предприятиесендә. Һәм заманча предприятие нәкъ шундый булырга тиеш тә! Бу җәһәттән Әсән кошчыларына Русия төбәкләре һәм якын чит илләр белән генә чикләнмичә, киләчәктә Европа, дөнья базарларын да яуларга язсын дигән изге теләктә калыйк. Ә язма башындагы риторик сорауга килгәндә, әсәнлеләрнең җавабы бер һәм гади: “токымлы казлар, токымлы йомыркалар һәм дөнья базары...”