— “Эш башлаучы фермер” программасы кысаларында 1,5 миллион сумга кадәр грант бирү каралган. Аны фермер авыл хуҗалыгы техникасы һәм җиһазлары, югары продуктлы мал сатып алуга, производство биналарын төзүгә һәм яңартуга тотына ала, — ди Бакалы районының Мәгълүмат-консультация үзәге директоры Булат Кашапов. — “Гаилә сөтчелек фермасы” программасында катнашырга гариза бирүчеләр арасында терлекчелекнең — ит, сөт юнәлешендә эшләүчеләргә, дуңгыз, ат, сарык, куян үрчетү белән шөгыльләнергә теләүчеләргә өстенлек бирелә. Мондый гаиләләргә ферманы оештыруга киткән чыгымнарның 60 процентын каплатырлык күләмдә (ләкин сумма 2,1 миллион сумнан артырга тиеш түгел!) дәүләт ярдәме бирү күзаллана. Фермер дәүләт ярдәмен проект документларын әзерләүгә, ферма биналарын төзүгә һәм яңартуга, җиһазлар һәм югары продуктлы мал сатып алуга тотына ала.
Районның эш башлаучы фермерлары нинди юнәлешләрдә эшли һәм дәүләт грантларын кайсы максатларда куллана соң? Мисалга, Яңа Урсай авылыннан Идрис Хафизов белән Курчееводан Василий Пятибратов — 25әр баш кара-чуар токымлы таналар асрау, Иске Корычтан Лилия Кашапова бакчачылык белән шөгыльләнү өчен — техника, Тактаголдан — Альберт Гыйльметдинов, Ахманнан Александр Асанбаев авыл хуҗалыгы техникасы сатып алганнар. Быел гына “Эш башлаучы фермер” программасына кергән Яңа Катайдан Диләрә һәм Радик Шарыгиннар да дәүләт грантын авыл хуҗалыгы техникасын һәм җиһазлар сатып алуга тотынганнар.
— 50 гектар җир алып, шунда зур булмаган ферма оештырдык. Моның өчен буш торган мал абзарын сатып алып, аны тулысынча яңарттык: электр, су үткәрдек, бинаны тулысынча үзгәртеп кордык. “Эш башлаучы фермер” программасы буенча дәүләттән бирелгән акчага авыл хуҗалыгы техникасы һәм җиһазлар сатып алдык. Дәүләт ярдәме алгач, хуҗалыгыбызда эшләр тагын да көйләнебрәк китәр, производство күрсәткечләре артыр дигән өметтәбез, — ди Шарыгиннар.
Шунысын да әйтергә кирәк, быел районда “Эш башлаучы фермер” программасында катнашырга дүрт гариза бирелсә дә, грантка Шарыгиннар гына ия булган. Ләкин төшенкелеккә бирелергә урын юк. Программа әле 2018 елга кадәр дәвам итә. Ике елдан артык вакыт эчендә анда авыл хуҗалыгы тармагында эшләргә теләге булган һәркем катнаша ала.