— Рәфит Хәнәсович, табигать авыл хезмәткәрләрен сынап кына тора, быелгы елның корылыгы уңышларда чагылдымы?
— Табигать шартлары ничек килсә дә, авылда эш беркайчан да җиңел түгел. Әмма бу ел аеруча кырыс булды. Шулай да сынатмадык, тырыштык. Быел районның 63 мең гектар сөренте җирләренең 28 меңен бөртеклеләр тәшкил итте, 22,5 мең гектарында мал азыгы культуралары игелде. Көткән саннарга ирешмәсәк тә, елына күрә ару гына уңыш җыеп алдык — ындыр табакларына 44 мең тонна ашлык кайтты. Гектар көче уртача 17,5 центнер тәшкил итте. “Дружба”, “Рассвет” хуҗалыкларында исә бу күрсәткеч 22 центнерга җитте. Язгы культураларның корылыкка чыдам “Ирень”, “Экадо”, “Омская-36”, “Радуга”, “Уралосибирская” сортларын чәчкән идек, безне шул коткарды. Арпа, борчак, солының районлаштырылган сортларына өстенлек бирәбез. Хуҗалыклар соңгы елларда яңа культураларны да сыный, техник культуралардан берничә хуҗалык рапс, рыжик, җитен чәчә. Алар быел бик яхшы уңыш бирде, алдагы елларда да бу культураларны үстерүдән баш тартмаячакбыз.
Бүген алдагы ел уңышына нигез салу белән шөгыльләнәбез, 5665 гектарда уҗым культуралары чәчелде, 24,2 мең гектар туңга сөрелде. Район хуҗалыклары тарафыннан 6830 тонна орлык салынды.
— Район хуҗалыкларында җәмгысы 13 385 баш мал асрала. Күрүебезчә, сездә сыер, дуңгыз үрчетүгә өстенлек бирелә. Мал азыгы хәзерләү кампаниясе ничек үтте?
— Әйе, хуҗалыклар маллар санын арттыру, аларның токымын яхшырту өстендә эшли. Кышкы чорга хуҗалыклар үзләрен мал азыгы белән җитәрлек тәэмин итте. Быел, яңгырлар булмагач, яшел урак иртә тәмамланды, һәр малга уртача 32 центнер азык берәмлеге хәзерләнде. Яңалыкларга килгәндә, быел “АгроМ” җәмгыяте сенажны “төргәкләрдә” әзерләде, аны болай саклау да уңайлы. Шулай ук кукуруз үстерүгә зур игътибар бирелә, аны силоска әзерләүдә “Победа”, “Колхоз Восток”, “Агрофирма “Урада” хуҗалыкларының тәҗрибәсе зур.
— Билгеле булуынча, авыл хуҗалыгына ярдәмгә төрле федераль һәм республика программалары эшли. “500 ферма” программасы районда ничек үтәлә?
— Сүз дә юк, терлекчелек тармагы — хуҗалыкларның төп керемен тәэмин итүче юнәлеш. Районда 9 айда 4321 тонна ит, 21 222 тонна сөт җитештерелде. Соңгы елларда һава шартлары кырыс килсә дә, югарыда әйтүебезчә, продукция җитештерүнең түбәнәюенә, маллар саны кимүгә юл куелмады. Фермаларны модернизацияләү буенча республика программасына без теләп кушылдык. “500 ферма” программасына районнан өч хуҗалык керде — “Победа” җәмгыяте, “Колхоз Восток” кооперативы, Үзәк МТС авыл хуҗалыгы предприятиесе. Хезмәткәрләрнең эш шартларын яхшырту, малларның продуктлылыгын күтәрү өчен программа яхшы мөмкинлекләр ачты, нәтиҗәдә, фермаларда 95, 7 миллион сумлык эш башкарылды. Әлбәттә, без соңгы нәтиҗәне товар җитештерүдә күрәбез. Әйтик, “Победа” җәмгыятендә модернизациягә кадәр һәр сыердан 3240 килограмм сөт савып алынса, модернизациядән соң бу күрсәткеч 5285кә җитте. “Победа” — шулай ук аталучы агрохолдингның структур подразделениесе, бу уңайдан инвесторларга зур рәхмәт. Берничә ел элек монда голштин токымлы сөт сыерлары кайтарылды. Өметләр акланды, хәзер һәр сыердан тәүлегенә уртача 15 килограмм сөт савып алына. Әлбәттә, токымлы маллар кыйммәт, әмма терлекчелеккә салынган чыгымнарны мин киләчәккә инвестиция дип саныйм.
“Восток” хуҗалыгында да хәзер һәр сыердан елына 4889 килограмм сөт савып алына.
— Районда тагын нинди инвестиция проектлары эшли?
— Иң уңышлы мисалларның берсе итеп бу уңайдан “Мичуринский” җәмгыятен телгә алырга була. Ул 2011 елда инвестор тарафыннан төзелде, бүген анда 19 мең баш дуңгыз асрала, 120 кешегә эш урыны булдырылды, район бюджетына ел саен ун миллион сумга якын салым керә. Инвестор Акиф Мостафаев районга нык ярдәм итә, күп чараларда иганәчелек ярдәме күрсәтә, без аңа чиксез рәхмәтлебез.
— Район Сабантуенда авыл хуҗалыгы парадын шатланып күзәттем: яңа, заманча, куәтле техника күп...
— Әйе, матди базаны хәстәрләми торып уңышка ирешеп булмый. Бүгенге заманда техникага дефицит юк, мөмкинлегең булса, әллә нинди илнекен дә кайтартып була. Соңгы дүрт елда 59 трактор һәм 23 комбайн сатып алынды, хуҗалыкларның матди-техник базасы шактый яңарды, уракка күптән инде читтән техника җәлеп иткән юк, барлык эшләрне үзебезнең көч белән башкарып чыгабыз.
— Рәфит Хәнәсович, ил Президенты тарафыннан 2020 елга ихтыяҗларны тулысынча үзебезнең продукция белән канәгатьләндерү бурычы куелды. Шулай ук продукция җитештерүнең тулы циклын булдыру турында күп сөйләнелә. Сезнең районда җитешетерелгән авыл хуҗалыгы товарларының күпмесе үзегездә эшкәртелә?
— Әйе, безнең илгә карата кабул ителгән санкцияләрнең уңай ягы да булды, үзебезнең авыл хуҗалыгы тармагына игътибар артты. Тиешенчә эшләсәк, үзебезне үзебез туйдырырлык мөмкинлекләребез бар. Әйтик, безнең “АгроМ” хуҗалыгында зур булмаган сөт комбинаты бар, хуҗалыкта 235 баш савым сыеры исәпләнә. Биредә үзләрендә җитештерелгән сөтне генә эшкәртеп тә файда алалар, аларның “Сандугач” сөте Яңавыл, Нефтекама кибетләренә, балалар бакчаларына озатыла. Ә инде “Победа” җәмгыятенең Яңавыл сөт заводына килгәндә, аларның куәте — тәүлегенә 20 тонна. Предприятие 18 төр товар җитештерә, димәк, хакы да арзанрак, сыйфатлы һәм экологик яктан чиста продукция. Биредә җитештерелгән акмай, каймак, сөт, сыр Уфа, Борай, Калтасы, Нефтекама, Бөре, Благовещен кибетләренә озатыла. Ә чималны, ягъни сөтне үзебезнең хуҗалыклар, күрше районнар тапшыра.
Кисәк-Каен теплица комбинатында ел саен 585 тонна кыяр, 426 тонна томат җитештерелә, алар тирә-як район-шәһәрләрне яшелчә белән иртә яздан тәэмин итә башлый. Шәхси хуҗалыклар, авыллар үзләрен барлык кирәк-ярак белән тәэмин итә: итен дә җитештерә, яшелчә-җимешен дә үстерә. Әлеге вакытта районда көзге ярминкәләр үтә, менә шунда байлыгыбыз күренә дә инде. Халык тырыш, алар җитештергән продукциягә карап, безгә бернинди санкцияләр дә куркыныч түгел, дип уйлыйсың.
— Әйе, авыл халкы, җир кешесе үзенең төп эшен башкара: иген үстерә, мал асрый, авырлыкларга бирешмичә, илнең өстәлен икмәк белән тәэмин итә. Әлбәттә, бу изге хезмәт артында гади кешеләр тора. Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан аларны атап үтмәү дөрес булмас, минемчә.
— Бүгенге форсаттан файдаланып, мин барлык авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәм белән котлыйм. Сүз дә юк, һәр эштә, иң беренче чиратта, уңышны кадрлар хәл итә. Ә бездә хезмәттән ямь һәм тәм табып эшләүче мактаулы хезмәткәрләр байтак. Әле яңа гына “Колхоз “Восток” авыл хуҗалыгы кооперативы җитәкчесе Владимир Камиуллинга башкалабыз Мәскәүдә үткән “Алтын көз-2016” күргәзмәсендә “Русиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән югары исем бирелде. Бу уңайдан яхшы күрсәткечләргә ирешкән механизаторлар Алмаз Низамов (“Юлдаш”), Эдуарт Гайсин (“Агрофирма “Урада”), Владислав Илтебаевны, уңган терлекчеләрне, җитәкчеләрне атап үтми мөмкин түгел. Аларның тырышлыгы белән бүген районның авыл хуҗалыгы тармагы алга бара.
Икмәк әле булса өстәлләребездә иң мөһим ризык булып кала һәм аны үстерүче үзе дә иң зур хөрмәткә лаек.
— Әңгәмәгез өчен рәхмәт, уңышлар Сезгә!