+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
3 ноябрь 2016, 02:00

“Сезнең белән горурланабыз, сезгә ышанабыз”

Башкортстан агросәнәгать­челәре һөнәри бәйрәмен тантана итә. Һәр елдагыча, аграр тармак өчен бу ел да үзенчәлекле һәм истә калырлык вакыйгаларга бай булды. Авыл эшчәннәре рекордлы уңыш белән куандырды. 2008 елдан соңгы чорда Башкортстан ашлыкның иң күп тулай җыемын алуга иреште — басулардан 3,3 миллион тонна ашлык җыеп алынды.Авыл эшчәннәренең бер­дәмлеге һәм Хөкүмәтнең аграр тармакка тоемлы ярдәме нәтиҗәсендә республика агросәнәгате ил күләмендә җитештерүдә лидерлык дәрәҗәсен саклап калуга иреште. Узган тугыз айда, мәсәлән, тулай авыл хуҗалыгы җитештерү күләме 128 миллиард сумнан артты, ягъни, 2015 елдагы белән чагыштырганда үсеш 10 проценттан артыграк тәшкил итте. Узган елгы рейтинг буенча Башкортстан Русия төбәкләре арасында сөт һәм ит җитештерү, сыер малы саны һәм кымыз эшләү күләме буенча беренче урында булды. Ябык грунтта яшелчә үстерү, савым сыерлары саны һәм сөт продукцияләре җитештерүдә, шулай ук, икенче урында ышанычлы калды.Башкортстан икътисадында мөһим урын тоткан һәм республикада яшәүчеләрне азык-төлек белән ышанычлы тәэмин итүче аграрийлар көчен бүген 800гә якын авыл хуҗалыгы предприятиесе, 6,1 меңнән артык крестьян-фермер хуҗалыгы һәм шәхси малтабар, 609 мең шәхси хуҗалык күрсәтә. Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көнен авылда яшәүче 1,5 миллион кеше үзләренең иң олы бәйрәме буларак билгели. Игенчеләр янәшәсендә терлекчеләрнең казанышы да олы хөрмәткә лаек. Соңгы мәгълүматлар буенча, мәсәлән, Русиянең сөт базарында Башкортстан өлеше — 5, Идел буе федераль округында 18,5 процент тәшкил итә.Һөнәри бәйрәм көнендә Башкортстан агросәнәгатьчеләренең Русия “Алтын көз-2016” күргәзмәсеннән олы бүләкләр белән кайтуын да искә төшерү урынлы. Башкортстан “Күргәзмәне үстерүдәге өлеше” өчен Гран-прига лаек булды. Республика казанышларын тәкъдим итүче аграр предприятиеләр, фермер һәм башка категориядәге берәмлекләр, күргәзмәнең — 309, шул исәптән 186 алтын медаль белән бүләкләнде. Мәртәбәле чарада Русия Авыл хуҗалыгы министрлыгы җитәкчелеге Башкортстанда тармакның инновацион үсеш юлында булуын һәм аграр секторны модернизацияләүдә уңышлы эшләвен билгеләде.Авыл уңганнарының һөнәри бәйрәме алдыннан Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ирек Мөхәммәтдинов белән очрашып, без тармактагы уңышлар, алда торган бурычлар һәм авыл яшәешенә кагылышлы башка мәсьәләләр хакында сөйләштек.

Читайте нас: