+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
15 декабрь 2016, 02:00

“Ит-ФЕСТ” фестиваленә рәхим итегез!

17-18 декабрьдә башкалабыз Уфада II “Ит-ФЕСТ” ит фестивале үтәчәк. Быел бу чараны үткәрү урыны итеп шәһәрнең Ибраһимов бульвары һәм Пархоменко урамы кисешкән мәйдан сайланды. Узган елгы ит фестиваленнән аермалы буларак, быел аграр ярминкәгә иркенрәк урын бирелгән. Сатып алучыларга һәм бирегә килүче шәһәр кунакларына машина кую өчен урыннар да күбрәк бүленә.

Ит фестивале кысаларындагы чаралар быел урамда гына түгел, иркен сәүдә нокталары урын алган биналарда да үтәчәк. Узган елгы традицияләрне тагын да баетып, фестивальдә, сәүдә нокталары эшчәнлегеннән тыш, күңел ачу чаралары да халыкның күңеленә хуш килер дип көтелә. Концерт программалары белән баетылган интерактив мәйданчыкларда ял итү чаралары, төрле милләтләрнең уеннары көнозын дәвам итәчәк.

— Күпфункцияле “ЯЙ” комплексы алдындагы ит фестивалендә шәһәр халкына ит, сөт продукцияләренең, каз, үрдәк, күркә һәм йорт куяны итләренең киң ассортименты тәкъдим ителәчәк, — диде авыл хуҗалыгы министры урынбасары Юрий Лысов. — Республиканың 30 районыннан төрле категориядәге 126 хуҗалык катнашырга теләк белдерде. Быел кече бизнес вәкилләренә үзләрен күрсәтергә күбрәк мөмкинлек бирергә тырыштык.

Ит фестивале өч зур мәйданда үтәчәк. Урамдагы сәүдә нокталарында ит сатылса, япма астындагы мәйданчыкта ит ризыклары, сөт һәм сыр, икмәк-булка эшләнмәләре урын алачак. Төрле уеннар, күңел ачу чаралары өчен махсус урын бүленгән. Әйткәндәй, Яңа ел бәйрәме белән бәйле сюрпризлар да аз түгел. Кыш бабай алачыгына керүчеләрнең дә бүләк алу ихтималлыгы зур. Билгеле рестораннарның шеф-поварлары иттән тәмле ризыклар пешерү сере белән таныштырачак.

Фестивальдә, әлбәттә, кайнар чәй, милли тәм-том һәркемгә җитәрлек әзерләнәчәк дип көтелә. Бал, кымыз, талкан, кондитер ризыклары белән сәүдә итүчеләргә дә урыннар бүленгән.

Республиканың Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Азат Фазлыев белдерүенчә, продукция бәясен киметү максатында фестивальне үткәрү һәм сәүдә нокталарын хезмәтләндерү белән бәйле барлык чыгымнарны да оештыручылар үзләре каплаячак. “Ит-ФЕСТ” мәйданына кертеләчәк барлык продукция ветеринар һәм санитар контроль үтәчәк.
Читайте нас: