— Әлегә бу эшнең гомум нәтиҗәләре турында сөйләргә иртәрәк булса да, аларның уңай булачагы көн кебек ачык. Һәрхәлдә узган елның шул чоры белән чагыштырганда савым дүрт процент артым белән бара, – диде бу хакта сөйләгәндә Фәйруз Заһретдин улы.
Янә дә шул: кукурузның сабагы, ягъни аннан алынган яшел масса хуҗалык малларын бер ай дәвамында ашатырга җиткән. Бу исә маллар көрлегендә дә, мал азыгын сакчыл тотыну җәһәтеннән дә бары тик уңай чагылыш тапкан.
Ә мал саны Фрунзе исемендәге хуҗалыкта аз түгел. Җәмгысы 1500 баш сыер малы, шул исәптән 500 савым сыеры асрала. Бу җәһәттән Фәйруз Галиев хуҗалыкның Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов башлангычы белән тормышка ашырылучы “500 ферма” программасына тәүгеләрдән булып кушылуыннан чиксез канәгатьлек белдерде.
— Әлеге программа кысаларында Динес һәм Веселовка авылларындагы ике ферма да нигездән үзгәртеп корылды һәм заманча коралландырылды. Аларда мал асрау һәм хезмәт шартлары иң югары таләпләргә җавап бирә. Аңлашыла, бу эшчәнлек күрсәткечләрендә дә чагылмый калмый. 2012 елдан алып хуҗалыкта сөт җитештерү күләме 19 процентка артты, — диде бу уңайдан хуҗалык җитәкчесе.
Хәер, дәүләт программасы биргән мөмкинлекләрдән нәтиҗәле файдаланып кына калмыйча, хуҗалык коллективы бу юнәлештә үзе дә җиң сызганып максатлы эш алып бара. Әйтик, бүген биредә сыерларны тулысынча ясалма орлыкландыруга күчерү буенча колачлы эш җәелдерелгән. Бу максатта штатка махсус әзерлекле белгеч алынган. Һәм, Фәйруз Заһретдин улы билгеләвенчә, бу юнәлештә тәүге эш нәтиҗәләре ясалма орлыкландыруга күчүнең икътисади яктан зур файда китерәчәген вәгъдәли.
— Былтыр шушы алым белән каплатылган таналардан туган бозаулар күпкә көр һәм теремек булулары белән аерылып тора. Киләчәктә аларның югары продуктлылык белән сөендерәчәгенә шик юк. Ул очракта әлеге күрсәткеч бүгенге белән генә чикләнмичә, тагы да артачак, — диде Фәйруз Галиев.
Хуҗалык җитәкчесе, узган еллардан аермалы, быел сөт сатуга бәйле бернинди мәсьәләләр булмавын да сызык өстенә алды. Бу җәһәттән Мәләвез сөт заводы белән ике яклы хезмәттәшлектән канәгать булуын белдерде. Ә инде сөт савуга килгәндә, быел да ул хуҗалыкта, тәү чиратта, Минзәлә Әһлиуллина, Гөлнур Мортазина, Фәридә Насретдинова, Анжела Савельева кебек алдынгы савучыларның фидакарьлеге һәм тырышлыгы белән туплана. Башкалар да, билгеле, алар үрнәгенә иярә. Рамил Майнуров, Рәсим Йосыпов, Фәрит Фәйзуллин кебек терлекчеләр исә малларның һәрвакыт караулы һәм тук булуын тәэмин итә. Әйткәндәй, һәр баш малдан 800-860 грамм тәүлеклек артым алуга ирешүче Михайловка фермасы мөдире Кадыйр Хамматовның фидакарьлеге быел республика күләмендә дә югары бәһа алган. Аңа Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исеме бирелгән. Кадыйр Хамматовның хуҗалыктагы эш стажы 31 елдан артып киткән. Шушы дәвер эчендә ул хуҗалыкның төрле фермаларында җаваплы вазыйфа башкарган һәм һәрдаим югары нәтиҗәлелеккә ирешкән. Хуҗалыкның төп икътисади нигезе булган савым сыерларын әзерләү участогында да ул алыштыргысыз хезмәткәр булып кала. Фәйруз Заһретдин улы шулай ук Веселовка фермасы мөдире Иван Никифоровның һәм биредә бозау караучы Гөлчәчәк Иванованың тырыш хезмәтен дә мактап телгә алды.
Мал кышлату мәшәкатьләре белән бергә хуҗалыкта техниканы язгы чәчүгә әзерләү, алдагы ел уңышын хәстәрләү буенча эшләр дә киң колач алган. Техника ремонтлауны Яңа ел каникулларыннан соң тәмамлау күздә тотылса, тиздән хуҗалыкка шулай ук өр-яңа үз йөрешле иген чапкыч кайтырга тиеш. Үз чиратында 5 миллион сумлык куәтле техника хуҗалыкка мөһим кампанияләрне тагын да оешканрак төстә һәм нәтиҗәлерәк үткәрү мөмкинлеге бирәчәк.
Менә шулай Яңа елны яңа башлангычлар һәм яңа хезмәт казанышлары белән каршылый Федоровка районының Фрунзе исемендәге кооперативы уңганнары. Туачак ел да алар өчен уңышлы булсын, куйган максатларының тормышка ашуы белән билгеләнсен, дигән изге теләктә калыйк!