Сиксәненче елларда халык малны аеруча күп асрый иде. Ни өчен дигәндә, колхозлар тотрыклы эшли, анда эшләүчеләр салам-ашлык белән тулысынча тәэмин ителә иде. Туксанынчы елларда хуҗалыкларның икътисади хәле мөшкелләнү, иң беренче чиратта, шәхси ихаталарда чагылыш тапты: андагы мал саны көннән-көн кими башлады. Бу хәл берничә сәбәп нәтиҗәсендә килеп чыкты.
Беренчедән, базар мөнәсәбәтләре урнашканда хуҗалыклар үзләре җитештергән авыл хуҗалыгы продукциясен сата алмый башлады. Саткан очракта да еш кына үзкыйммәтеннән түбәнрәк хакка җибәрделәр. Шушы мәсьәлә авыл хуҗалыгы производствосының көрчеккә терәлүенә китерде: эш хакы да, халыкка бирелә торган ашлык белән салам күләме дә күпкә кимеде. Ихатада мал тоту авырлашкач, халык акрынлап малын бетерә башлады.
Бөтен нәрсә саннарда һәм фактларда ачык чагыла. Туксанынчы еллар уртасында райондагы шәхси хуҗалыкларда — 22640 сыер, 473 дуңгыз, 30681 баш сарык асралса, 2003 елда сыерларның саны — 9569га, сарыкларныкы — 15 меңгә, дуңгызларныкы 372гә калган. 2016 елга исә бу сан тагын да азайган: нибары 4440 сыер, 174 дуңгыз, 10610 сарык калган. Тагын 2-3 елдан бу сан да икеләтә кимемәс, дип кем әйтә ала? Шушы хәл булмасын, дисәк, дәүләт дәрәҗәсендә бу мәсьәләне бүгеннән үк хәл итү юлларын эзли башларга кирәк, минемчә.
Ә ул юл берәү генә —хуҗалыкларны кәгазь эшеннән, ягъни субсидия-кредитлар юллаудан арындыру! Ничек итепме? Бу җәһәттән мин совет заманындагы матур традицияләргә кайтырга, аны бүгенге заманга яраклаштырып кулланырга киңәш итәр идем.
Күмәк хуҗалыкларның иң рәхәт яшәгән чагы сиксәненче елларда булгандыр. Ул вакытта дәүләт планы дигән көйләү ысулы бар иде. Фәлән кадәр ашлык чәчәбез, дип план төзегәч тә җитештереләсе ашлыкның 25 процентының акчасын дәүләт хуҗалык кассасына күчерде. Бу — кредит та, субсидия дә түгел, ә хөкүмәтнең авыл хуҗалыгын үстерү юнәлешендәге ташка басылган анык ярдәме. Чәчү бетеп, отчет биргәч, хуҗалыкларга ашлык хакының тагын 25 процентын бирәләр иде. Шул акчага хуҗалыклар урып-җыю эшләренә әзерләнде: ягулык-майлау материаллары сатып алдылар, техника ремонтлады. Урып-җыю эшләре башлангач, дәүләт тарафыннан билгеләнгән план тулу белән һәр биш көн саен элеватор хуҗалыкларга акча күчерә башлый иде. Сөт тапшыргач — май-сыр заводыннан, ит тапшыргач, ит комбинатыннан ике-өч көн дигәндә акча килеп керә иде. Бернинди кәгазь эше, субсидия кайтару, кредит каплату кебек мәшәкатьле эшләр юк! Минем уемча, хуҗалыкларны субсидия-кредитлар юллап йөрүдән кичекмәстән арындырырга кирәк. Бу эшне дәүләт үз өстенә алса гына авыл хуҗалыгы тармагында алга китеш булачак.
Боларны ни өчен язаммы? Әгәр урындагы хуҗалык тотрыклы эшләсә, халык ихатадагы малын ничек тә саклап калырга тырышачак бит! Ничек кенә пафослы яңгырамасын, тотрыклы хуҗалык — ул ныклы шәхси хуҗалык дигән сүз. Мисал эзләп ерак китмим. Безнең районның тотрыклы эшләүче кайбер хуҗалыкларында (М. Горький исемендәге кооперативта, “Урожай” ширкәтендә) хуҗалыкта эшләүчеләр үз ихатасында малны да күпләп асрый. Чөнки ул эш хакына, премиясенә ашлыгын, саламын ала. Ә бөлгенлеккә төшкән күмәк хуҗалыклар территориясендә яшәүче халык, билгеле инде, ярык тагарак алдында кала. Андыйларга мал азыгын тулысынча үз акчасына сатып алырга туры килә. Ел әйләнәсенә ашлык һәм салам кайтып тормагач, мал асрауның бер мәгънәсе дә калмый, чөнки мал азыгы да бүген ат хакы йөри.
Икенчедән, авыл хуҗалыгы продукциясен сатуны тиешле дәрәҗәдә оештыруны җайга салырга кирәк. Бу күмәк хуҗалыкларга да, шәхси секторга да кагыла. Шәхси секторга килгәндә, элекке вакытлардагы кебек, хәзерләүләр контораларын булдырырга кирәк дип саныйм. Теләгәндә, аны заманча формада да оештырырга була. Еш кына игътибар иткәнем бар: мал асраучы авыл кешеләре дә үзе җитештергән продукцияне еш кына сата алмыйча җәфа чигә. Күпләр бу эшне “сарафан радиосы”на нигезләнеп кенә алып бара. Әгәр шушы мәсьәләгә дәүләт йөз белән борылса, авылларда эшсез ятучы кешеләр дә мал асрый башлар, итен, сөтен, маен сатып көн күрер иде.
Нигә мал-туар асрап интегергә, кибеттә барысы да бар бит, диярсез. Дөрес, кибеттә бүген җаның теләгән әйберне сатып алырга була. Хаклары да әллә ни тешләшми. Тавык итенең бер килограммын хәтта 90 сумга да табарга була. Асрап интегәсе дә юк! Ләкин, ничек кенә булмасын, кибет продукциясе шәхси хуҗалыгыңда үз кулларың белән җитештергәнне алыштыра алмый инде ул. Кибетнекенең тәме дә, сыйфаты да икенче төрле була.
Әгәр хәлләр арытаба да болай барса, шәхси хуҗалыкларда җитештерелгән сыер сөтенең күгәрчен сөте кебек дефицит товарга әйләнүе дә ихтимал. Шуңа күрә авыл кешесенә үз продукциясен реализацияли алу мөмкинлеге тудырырга кирәк. Мисалга, авыл хуҗалыгы ярминкәләрен район үзәгендә генә түгел, эрерәк авылларда да оештырырга була. Ял көннәрендә шундый ярминкәләр оештырылса, шәһәрдән авылга кунакка кайтып йөрүчеләргә дә авыл хуҗалыгы продукциясен алып китәргә уңайлы булыр, икенчедән, авыл кешесе дә акчалы булып калыр иде.
Кыскасы, ныклап уйлап карасаң, сыйфатлы авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүнең һәм реализацияләүнең мең төрле юлы бар. Шуның иң яхшысын сайлап алып, эшне җанландырып җибәрер өчен бары бер нәрсә — теләк кенә кирәк!
Анатолий РОМАНОВ,
Ветераннар советы рәисе.