Республика Башлыгы куйган бурычларны ни дәрәҗәдә “булдыра алырлар” – анысы ел ахырында берникадәр төсмерләнер. Әмма шунысы бәхәссез, ведомствоның яңа башлыгына “җиң-нәрне ныграк сызганырга” туры киләчәк. Чөнки Рөстәм Хәмитов быел тулай авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү күләмен 185 миллиард сумга җиткерү бурычын куйды. Бу узган елдагыдан 20 миллиард сумга күбрәк.
Моңа ирешү өчен тармак министрлыгы нинди чаралар күрә? Коллегиядә туган фикерләр әлеге сорауга җавап табарга ярдәм итәчәк.
Бер ай элек республикада агросәнәгать тармагын 2020 елга кадәр үстерү буенча Стратегик план кабул ителгән иде. Аның төп максаты — җитештерү күләме буенча илнең әйдәүче биш төбәге исәбенә керү. Моның өчен тулай җитештерүне 230 миллиард сумга җиткерергә кирәк. Тармакта һәр эшченең елына ике миллион сумлык продукция җитештерүе мотлак. Әлегә ул чак бер миллион сумнан арта. Кыскасы, хезмәт җитештерүчәнлеге ике тапкырга күтәрелергә тиеш.
— Агросәнәгать тармагын үстерүдә беренче чиратта икътисад, авыл хуҗалыгы җитештерүенең үсүен яки артуын билгеләүче, хезмәт җитештерүчәнлеген, хезмәт хакы артуы чараларын тәэмин иткән төпле анализ булырга тиеш, — диде утырышта Рөстәм Хәмитов. — Сәүдә базарына, кулланучыларның реаль ихтыяҗына йөз тотарга, бүген үтемле һәм иң күп керем китерүче продукцияне җитештерергә һәм эшкәртергә кирәк.
Рөстәм Зәки улы, аграр җитештерүдә һәр районда булган уңышлы аграр предприятиеләр тәҗрибәсенә таянырга кирәк, дип ассызыклады. Кызганычка каршы, әлегә авыл хуҗалыгы предприятиеләренең нибары 40 проценты гына күпмедер дәрәҗәдә галимнәр һәм фәнни үзәкләр белән хезмәттәшлек итә. Әйтергә кирәк, тоташ тармактагы тулай күләм нәкъ әлеге 40 процент өлешенә туры килә дә инде. Республика Башлыгы калган 60 проценты начар эшли, дигән нәтиҗә ясады.
Рөстәм Хәмитов үз чыгышында тармакта галимнәр белән бәйләнеш булмавын, фәнни казанышларның сүлпән кертелүен ассызыклады. Ул, шулай ук, республикада сөренте җирләрнең нәтиҗәле файдаланылмавына басым ясап, аерым район җитәкчеләренә кисәтү ясады.
Башкортстан хуҗалыкларының соңгы елларда игенчелектәге уңышлары тотрыклы саклана. Әмма аны сату, дөресрәге, әзер продукциягә җиткереп сату дәрәҗәсе түбән. Сәбәбе — соңгы 10-15 елда эшкәртүче предприятиеләрнең саны да, сыйфаты да кимеде. Рөстәм Хәмитовның быел Уфа районында елына 40 мең тонна ашлыкны тирәнтен эшкәртүче завод төзеләчәге турында хәбәре аграрийларда зур яклау тапты. Алар кулланучылар ихтыяҗын исәпкә алып, берничә төрдә продукция бирәчәк. Бу юнәлештә бурычлар да киеренке: ашлык җитештерүдә элита орлыкларга өстенлек бирергә ки-рәк дигән таләп куйды.
Республика Башлыгы терлекчелек тармагында алда торган бурычларга да тукталды. Җитештерүдә шәхси ихаталар мөмкинлеген үстерү, аларның эшчәнлеген дәртләндерү чаралары буенча игътибарга лаек тәкъдим-фикерләрен әйтте.
Муниципаль районнар дәрәҗәсендә авыл проблемалары белән җитди шөгыльләнмәүләре сер түгел. Халыкны төрле мәгълүмат белән таныштыру, мәгълүмати чараларны куллану җитешми.
— Уңышлар коры санга корылырга тиеш түгел, — диде Рөстәм Зәки улы. — Реаль саннар белән эшләргә, перспективаларны планлаштыра белергә, карар кабул итү өчен грамоталы аналитика нигезендә дөрес мәгълүматка ия булырга кирәк. Без быел, өч елдан һәм 15 елдан соң нәрсә көткәнен, безнең хуҗалыкларыбыз ничек үсәчәген белергә тиешбез. Ничек тә исән калырга һәм очын-очка ялгап яшәргә дигән минималь бурыч куярга ярамый. Бүген заманча планлаштыра, саный белергә һәм яңа бизнес-механизмнар булдыру турында уйларга кирәк...
Рөстәм Хәмитов аграр ведомствоның коллегия утырышында кыр эшләренә әзерлек һәм язгы кампания чорында авыл хуҗалыгына дәүләт ярдәменең узган еллардан ким булмаячагын белдерде. Банкларның тармакны финанслаудагы проблемаларын хәл итүдә Русия Хөкүмәте ярдәмгә килгән һәм кайбер кредитларның процент ставкаларының 5 проценттан артмаячагын гарантияләгән. Республика Хөкүмәте тармакны җитәрлек күләмдә ашлама белән тәэмин итү максатында бу өлкәдә эшләүче корпорация-заводлар белән сөйләшүләр алып бара. Рөстәм Зәки улы сүзләренә караганда, мәсьәләнең уңай хәл ителүенә шик юк, әйткәндәй, быел республикада язгы кыр эшләрен оешкан төстә үткәрүгә юнәлтелгән дәүләт ярдәме 930 миллион сум тәшкил итәчәк.
Тармакның күптән түгел тәгаенләнгән министры Илшат Фазрахманов өчен әлеге коллегия утырышы аңа яңа вазыйфада үз-үзен сынау да булгандыр, мөгаен. Узган елдагы эш-чәнлектә турыдан-туры катнашы булмаса да, саннар телендә уңышлы “уйнады” министр, җитешсезлекләргә артык тукталмады. Аның каравы, ведомство башлыгы тармак алдында торган бурычлар белән яхшы хәбәрдар булуын күрсәтте һәм аларны хәл итү юлларын амбициоз фикер-тәкъдимнәре белән ныгытты. Әйтергә кирәк, көздән басуларның да элекке еллардагыдан күбрәк сөрелеп калдырылуы, ашламаның күбрәк туплануы яңа министрга эш башлаганда “иркенрәк тын алырга” вакыт бирә кебек. Әмма озакка булырмы — әйтүе кыен.
Министр аграр тармакның алдагы 4 елга исәпләнелгән өстенлекле бурычлары белән таныштырды. Аның сүзләренә караганда, авыл хуҗалыгын арытаба үстерүдә “төп уенчы”лар булып җире булган, эшкәртү сәнәгате җайга салынган, сәүдә итү юлы көйләнгән, лоббистлык ресурслары һәм технологик компетенцияләре булган терәк агрохолдинглар билгеләнә.
— Тулай аграр җитештерү дәрәҗәсен быел 185 миллиард сумга җиткерү катлаулы, әмма хәл ителерлек бурыч, — диде Илшат Фазрахманов. — Бу үсеш авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермер хуҗалыклары исәбенә ирешелергә тиеш. Аларның өлеше 49 проценттан — 53, ә 2020 елга 60 процентка кадәр үсәргә тиеш.
Министр, телгә алынган категорияләрдә җитештерүнең нәтиҗәлелеген күтәрү быел ук төп бурычларның берсе, дип билгеләде. Быел җитештерүне арттыруда төп биш юнәлешкә игътибар биреләчәк. Беренчесе — ашлык җитештерү. Быел тулай җыемны 3,5 миллион тоннага җиткереп, 2020 елга 4,2 миллион тоннага күтәрү максаты куела. Монда ашлыкның 70 процентын бирүче 250 терәк эре предприятиеләр мөмкинлеген үстерү һәм чәчү әйләнешеннән төшеп калган хуҗасыз җирләрне файдалануга өстенлек биреләчәк. Икенче юнәлеш — ябык грунтта яшелчәләр җитештерүне арттыру. Быел еллык җи-тештерү 80 мең тоннага җитәчәк. Узган елда күрсәткеч әлегедән 4 мең тоннага азрак иде. Яшелчә үстерүдә дә тоташ күләмнең 75 процентын бирүче терәк 40 предприятие сайлап алына. 2020 елга республикада 100 мең тонна яшелчә җитеш-терү бурычы куела. Өченче юнәлеш — сөт җитештерүне арттыру белән бәйле чаралар. Министрлык әзерләгән мәгълүматларга караганда, аграр предприятиеләр һәм фермер хуҗалыкларының җитештерү куәте әлегә 70 процентка гына файдаланыла.
Әлеге күрсәткечләрдән чыгып, быел аграрийлар тармакны индустриальләштерүгә юнәлеш алачак, дигән фикердә министр. Күп мал сыйдырышлы, моңа кадәр буш торган фермаларны тергезү эше башланачак. Әлбәттә, токымчылык эшен җанландыруга, азык базасын ныгытуга игътибар кимемәячәк.
Дүртенче юнәлеш — сыер малы һәм кош ите җитештерүне арттыру. Моңа ирешү аграр предприятие һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында үсешне күтәрү белән генә чикләнми. Инвестицион проектларны тормышка ашыруга зур өмет баглана. Әлеге вакытта гомум суммасы 24 миллиард сумлык 4 эре проект әзерләнә.
Соңгы елларда Башкортстан экспортында авыл хуҗалыгы продукциясе өлеше дә арта. Дөрес, әлегә ул елына 20 миллион доллар чамасы гына тәш-кил итә. Аграр ведомствоның бу потенциалны 200 миллион доллар күләмендә билгеләве дә амбициоз планнар кебек яңгырый. Ә бу 12 миллиард сум дигән сүз.
Билгеле, коллегиядә тоташ аграр тармак алдында торган барлык проблемаларга да “нокта куеп” булмый. Яз якынлашканда, хуҗалык елының язмышы хәл ителәсе чорда авыл хуҗалыгы, гадәттә, көндәлек мәшәкатьләр белән яши. Ничектер, безнең карашка “Булдыра алырбыз микән?” дип икеләнүчеләр саны күренеп кимегәндәй күренде. Хәер, хәзер үз булдыксызлыгыңны мондый сораулар белән аклап булган заманнар артта калды бит.