“Таврос” Башкортстанның аграр җитештерү тармагында 2011 елдан билгеле. Нәкъ аның башлангычы белән республикада гомум куәтләре тере авырлыкта 42 мең тонна ит җитештерүне күздә тоткан дуңгызчылык комплекслары төзелә башлады. Проектны тормышка ашыручы оператор сыйфатында “Башкортстан ит компаниясе” чыгыш ясый.
Инвестиция проектының соңгы елда ирешкән нәтиҗәләре сизелерлек: өч комплекс сафка басып, продукция җитештерә башлады, 538 эш урыны булдырылды, аларда бер кешенең уртача хезмәт хакы 28 мең сум тәшкил итә. Комплекслар тарафыннан 2014 елда 9,5 мең тонна ит реализацияләнсә, 2014 елда ул — 25,5 мең, ә 2016 елда 32 мең тоннага җитте.
Агымдагы елда “Таврос” дуңгызчылык комплексларын сафка кертү буенча эшчәнлеген дәвам иттерәчәк.
“Башкортстан Республикасында тере авырлыкта 30 мең тоннага исәпләнгән дуңгызчылык комплексы төзү” проекты — шуларның чираттагысы. Бүздәк районында тормышка ашырылучы проектның әйдәүчесе булып “Урал ит компаниясе” тора. Яңа комплекста заманча дүрт ферма исәпләнә, алардагы мәйданнарда 440 эш урыны булдыру күздә тотыла.
Раевка ит комбинатын үстерүгә зур күләмдә капитал салулар көтелә, җитештерелгән продукцияне сату максатында, компания карамагында заманча сәүдә челтәре булдыру каралган.
“Таврос” компанияләр төркеме социаль өлкәне үстерүгә зур игътибар бирә. Бүздәк авылында 21 фатирлы заманча торак йорт төзелде. Алдагы елларда “Таврос” хезмәткәрләре өчен торак йортлардан торган махсус шәһәрчек төзү планлаштырыла.
Компания иганәчелек белән дә шөгыльләнә. Мәсәлән, Благовар, Бүздәк, Чишмә, Әлшәй районнарында яшәүче мохтаҗ гаиләләргә, аз тәэмин ителгән балаларга, хезмәт ветераннарына матди ярдәм күрсәтелә. Өченче ел компания “Мәрхәмәт” хәйрия фондының генеральный партнеры булып тора.
Республиканың социаль-мәдәни тормышында “Таврос” күренекле урын тота: ике ел дәвамында ул “Сөт иле” бәйрәменең, шулай ук “ИтФест” фестиваленең иганәчесе сыйфатында чыгыш ясады, компания “Алтын көз” Русия агросәнәгать күргәзмәсенә Башкортстан вәкиле булып тора.
“Таврос” компаниясенең эшчәнлеге Башкортстанда икътисадның арадашчы тармаклары: төзелеш материаллары җитештерү, энергетика, транспорт, аграр секторларның үсешенә ныклы этәргеч бирде. Инвестиция проектларын тормышка ашыру нәтиҗәсендә республика бюджеты һәм бюджеттан тыш фондларга 10 ел дәвамында түләүләрнең 5 миллиард сум тәшкил итүе көтелә.