Дөньяның абруйлы галимнәре якындагы утыз елда климатның үзгәрүен, аномаль эсселәрнең еш кабатлануын фаразлый. Әйтергә кирәк, табигый климатик бәла-казаларның ешрак күзәтелүе дә бу фикерне куәтли. 2030 елга Төньяк һәм Көньяк ярымшарларда океан өстендәге уртача еллык температураның 0,5-1,0 градуска, ә төньяк ярымшарның урта киңлекләрендәге материкларда 1,5-2,0 градуска кадәр күтәрелер дип көтелә.
Климатның болай үзгәрүе Русиягә тоташ алганда өстәмә җылылык ресурслары бирер, илнең геосәяси хәлен яхшыртыр һәм икътисад үсешенә уңай йогынты ясар дигән өмет бар.
Климатның җылынуы Башкортстанда да эзсез калмаячак. Абруйлы галимнәр билге-ләвенчә, фәкать шушы сәбәпле республикада ашлык уңдырышлылыгы 13 процентка артачак. Әмма бу хәл бары тик 60 елдан соң гына көтелә. Әгәр дөнья күләмендә климат җылыну темпы әлеге дәрәҗәдә сакланса, арытаба бөртеклеләр уңышының 14 процентка түбәнәюе дә фаразлана.
Глобаль җылыну дәвам итә. Бу фикерне бер галим дә инкарь итми. Әмма аның нәтиҗәләре 5-10 ел эчендә күренмәскә дә мөмкин. Әлегә табигать үзе кешеләргә бу үзгәрешләргә әзерләнергә, яраклашырга вакыт бирә кебек. Юк, банан белән тукланырбызмы, әллә әфлисун дә җитәрме, дигән сорау тормый. Климат үзгәрү беренче чиратта авыл хуҗалыгы тармагында чагылыш табачак. Исәпләүләр күрсәтүенчә, агросәнәгать тармагы ихтыяҗлары өчен яраклы җир мәйданнары әлеге дәрәҗәдән 1,5 тапкырга артачак, илнең биоклиматик потенциалы 30 процентка үсәчәк. Климатның җылынуы илнең күпчелек төбәкләрендә аграр секторның продуктлылыгын арттыруга китерәчәк. Кызганычка каршы, глобаль җылыну берникадәр вакыттан соң уңдырышлы җирләрнең әкренләп чүплеккә әйләнүен тизләтәчәк. Аграр галимнәрнең күзәтүләренә караганда, климат җылыну нәтиҗәсе буларак, Башкортстанда вегетация чоры 10 көнгә кадәр арта, ә язның соңгы салкыннары гадәттәгедән сигез көнгә алдарак туктый. Соңгы унъеллыкларда республикада дала районнарында уҗым культуралары үстерү өчен уңай шартлар тууга да әлеге үзгәрешләр сәбәпче.
Гомумән, глобаль җылыну Русиянең аграр тармагында нинди нәтиҗәләргә китерүен берникадәр фаразларга була. Моны соңгы еллардагы күзәтүләр дә күрсәтә. Кышын төньяк төбәкләрдә кар күп явачак, ә илнең көньяк һәм көньяк-көнбатыш өлешендә җәйге явым-төшем кимиячәк. Ә Башкортстанда төньяк районнарда ашлык уңышы берникадәр артса, көньякта җылылыкның басучылыкта проблемалар өстәве ихтимал. Шуңа күрә республиканың экологик сынаулар көтелгән көньяк районнарында яңа климатик шартларга әзерләнүе бик мөһим. Моның өчен корылыкка бирешмәгән районлаштырылган яңа культуралар булдыру юнәлешендә эш башланырга тиеш. Басучылыкта дым саклаучы технологияләрне күбрәк куллану бурычы тора. Һәм, әлбәттә, ясалма сугару мөмкинлекләрен истән чыгарырга ярамый.
Саннар телендә: Соңгы 25 елда республикада ясалма сугарылган мәйданнар 152,3 мең гектардан 35,5 мең гектарга калган. Узган елгы мәгълүматлар буенча, Башкортстанда ясалма сугарылган мәйданнар гомум авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җирләрнең 0,46 процентын алып тора.
Күренүенчә, ясалма сугарылган мәйданнарның елдан-ел кими баруы да климатның җылынуы тудырган проблемалар алдында көчсез булуыбызны күрсәтүе ихтимал.
Узган ел Уфада экологик форум үткән иде. Анда дөнья күләмендә климатның җылынуы, аның нинди нәтиҗәләргә китерүе хакында фикер алыштылар. Экспертлар соңгы 30 елда Башкортстанда уртача еллык температураның 0,7 градуска күтәрелүен хәбәр итте.
— Бу сан беренче карашка куркыныч түгел дә кебек. Әмма галимнәр тикшеренүе шуны күрсәтә: һава температурасының шулай кыска вакыт эчендә ике градустан да югарырак күтәрелүе экологик хәлгә зур куркыныч тудыруы ихтимал. Сәнәгать җитештерүенең туктап калуы бар. Азык-төлек белән тәэмин итүдә җитди проблемалар килеп чыгуы да сер түгел, — диде әлеге чарада чыгыш ясаучы Экология һәм табигатьтән файдалану министры Илдар Һадыев.
Форумда яңгыраган фикерләр игътибарга лаек. “Башгидрометцентр”ның агрометеорология һәм агрометпрогноз бүлеге әзерләгән мәгълүматлар буенча, климатның җылынуы нәтиҗәсендә Башкортстанда бөртеклеләр уңышы 30-40 елдан соң — 6,1 процентка, 60-70 елдан соң 12,9 процентка артырга, ә 100 ел үткәч киресенчә, 14 процентка кимүе фаразлана. Әлеге проблемага кагылышлы галимнәр фикерен алдарак әйткән идек. Ә бу чыганак — гасырдан артык климат һәм һава торышындагы үзгәрешләрне генә түгел, ә аларның авыл хуҗалыгына нинди йогынты ясавын теркәп барган белгечләр фикере.
Әлегә фаразлар. Ләкин алар фәнни нигезләнгән. Димәк, безгә “катыргы”дан салынган йортлы җылы илләрдә яшәүче кешеләргә дә, салкын кышкы киемнәр һәм өйләрен җылытырга утын сатып алучыларга да көнләшеп яшисе түгел. Глобаль җылынуның АКШ һәм башка илләрдә үлемечле бәла-казалар китерүен көн саен диярлек күреп торабыз. Русиядә дә табигать афәтләренең күбесе җылыну процесслары белән бәйле. Зыянның күбесе авыл хуҗалыгына туры килә. Ил буенча шундый анализ да ясалган. Һава шартларының кискен үзгәрүе белән бәйле күрелгән зыянда, акча белән исәпләгәндә, иң зур өлеш аграр тармакка туры килә — 60 процент тәшкил итә. Бу күрсәткечтә транспортка — 21,5 коммуналь хуҗалыкка һәм энергетикага — 8,5, төзелешкә — 7 һәм урман хуҗалыгына якынча 3 процент туры килә. Ә инде җылынуның басуларда корткычлар артуга һәм туфрак эрозиясенә китерүе әлеге сумманы тагын да күтәрә.
Климат җылынуның дәвам итүе ашыгыч рәвештә авыл хуҗалыгы җитештерүе белән шөгыльләнгән илләрнең игътибарын җәлеп итәргә һәм аңа әзерләнүне тизләтергә тиеш. АКШның Авыл хуҗалыгы министрлыгы экспертлары, якын 10-15 елда планетада ашлыкка ихтыяҗ бүгенгедән тагын 1 миллиард тоннага артачак, дигән нәтиҗә ясаган. Бу халык саны арту белән генә түгел, ә үсеп килүче илләрдә туклану сыйфаты яхшыра бару белән дә аңлатыла.
— Дөнья күләмендә авыл хуҗалыгы мәйданнарын арттыру резервы юк. Ә бөртеклеләрнең уңдырышлылыгы
дөнья күләмендә үзенең “иң биек” ноктасына җитте. Русия планетадагы сөренте җирнең 9 процентка, эчәр су запасының 20 процентына һәм бик зур мәйданда урманнарга ия. Глобаль климат җылыну хәвефле дәрәҗәгә җиткәнче үк безнең алдан әзерләнергә шартлар бар. Димәк, безгә эчәр су запасын нәтиҗәле куллану, корылыкка бирешмәүче басу культуралары булдыру һәм дым саклауны тәэмин итүче агротехник чараларны уңышлы куллану мәсьәләләренә игътибарны көчәйтергә кирәк, — диде “Кызыл таң” гәзите журналисты белән әңгәмәдә парламентның комитет рәисе, икътисад фәннәре докторы Рәсүл Госманов.
Планетар җылынуга, кызганычка каршы, алга киткән илләрнең башлыклары артык әһәмият бирми. Ел саен диярлек уздырылган дөнья күләмендәге экологик форумнарның да мөһим карарлары нигездә кәгазьдә генә кала. Климат җылынуга китергән төп сәбәп — атмосфераны парник газлары катламының каплавы. Ләкин аны киметүгә юнәлтелгән чаралар үтәлми диярлек. Әлеге куркынычка сәнәгать, кеше эшчәнлеге сәбәпче икән, бу хәлне туктату да кешеләрнең бердәм борчылуы белән бәйле булырга тиеш. Глобаль җылыну нәтиҗәләре белән көрәшергә һәм бер үк вакытта шундый шартларда яшәргә өйрәнергә әзерләнергә кирәк. Югыйсә, кешелек дөньясына килгән зыян зур сугышлардагы югалтулардан да күбрәк булуы ихтимал.