Русиянең аграр тармагында әлеге кампаниянең тарихи чара булачагына шик юк. Илдә яшәүче барлык кешеләр турында мәгълүмат базасы туплангач, калган җан ияләренең теркәлмәве гаҗәп тоелыр иде. Әмма киләсе ел башыннан гамәлгә керәчәк законның аермасы шунда ки, терлек-малларны маркировкалау аларга шәхси паспорт тапшыруга тиң булачак. Маллар туган көненнән, яки аның Русиягә кертелү вакытыннан өч ай эчендә теркәлергә тиеш, диелә законда. Маркировкалау исемлегенә кертелгән һәр хайван-терлеккә беркетелгән чип, бирка, муенчак, тамга яисә муенына кидерелгән боҗрада аның туган урыны, генетик кимчелекләре, авырулары, диагностик тикшеренүләре, нинди дарулар бирелүе һәм башка бик күп мәгълүмат тупланачак. Белгечләр, сугымга озатылган мал итенең сыйфатын да шуннан белеп булачак, дигән фикердә.
Һәр яңалык бездә авырлык белән юл яра. Әлбәттә, авыл халкы, беренче чиратта, бу чараны шәхси ихаталар эшчәнлегенә аяк чалу, дип тә кабул итәргә мөмкин. Әмма бу беренче карашка гына шулай.
— Терлекләрне һәм йорт хайваннарын, башка җан ияләрен чиплау бик кирәкле, мөһим чара булып тора, — диде “Кызыл таң” гәзите эксперты, республика парламенты комитеты рәисе Рәсүл Госманов. — Алга киткән илләрнең күбесендә хуҗасыз һәм “паспорт”сыз бер генә хайван да юк. Чиплы мал югалганда аны табу җиңелләшә. Мал сатып алучылар да терлек турында тулы мәгълүмат алала. Төрле күргәзмәләрдә токымлы эт, песи сатып алганда да һәркем аның “паспорты” белән кызыксыначак. Европада бу тәртип күптән кертелгән һәм ул төгәл үтәлә.
Билгеле, әлегә ул законда күп сорауларга анык җаваплар табып булмый. Балык, бал кортларын тамгалау мөмкинлекләре, чиплар бәясен кем түләргә тиешлеге, әлеге кампания башланганчы туган малларны маркировкалау буенча тәгаен күрсәтмәләр юк.
— Башкортстанда без бу эшне күптән башлаган идек инде. Мин аграр предприятиеләрне күз уңында тотып әйтәм. Миллионнан артык сыер малы турында якынча мәгълүмат тупланды. Бу эштән фермер хуҗалыклары да читтә калмады, чөнки, хуҗалыгындагы малларның “паспорт”лары булмаган очракта аларга хөкүмәт субсидияләре бирелми. Шуңа күрә аграр һәм фермер хуҗалыкларының барысы да шушы таләпне төгәл үтәргә тырыша. Дүртөйле, Стәрлетамак, Мәләвез, Чакмагыш районнарында шәхси ихаталарны исәпкә алмаганда, һәр малның идентификация саны бар. Республикада крестьян хуҗалыкларында асралучы малның тамгасы, башка билгесе булмаган очракта, аларны көтүгә чыгарырга рөхсәт бирмәгән авыл Советлары да арта. Бу кампания безгә аграр тармакта тәртипне көчәйтергә дә, мөмкин-лекләрне барларга, төгәл исәп алып барырга да ярдәм итәчәк, — диде Авыл хуҗалыгы министрлыгының терлекчелек һәм хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү бүлеге начальнигы Ревнер Байтуллин.
Соңгы мәгълүматлар буенча, республикада шәхси секторда 235 мең баш сыер малы исәпләнә. Авыл ихаталарында маркировкалау үтәргә тиешле башка терлекләрне исәпкә алганда, алда нинди зур эш көтелүе күренеп тора. Әмма бу үзен аклаячак. Чөнки гади генә мисал аша да аның нәтиҗә бирүе күренеп тора. Көтүдә йөргән мал зыянланса да аның хуҗасын табып булачак. Ә менә басуга “урлашырга” кергән малларның хуҗаларына кызарырга туры килер, мөгаен...
Янә дә әлеге мөһим дәүләт чарасының икътисади ягына, экология, кешеләр хәвефсезлеге белән бәйле юнәлешләренә игътибар итик. Маркировкалау бигрәк тә зур шәһәрләрдәге хуҗасыз эт-песиләр санының кимүенә дә китерер дигән ышаныч бар. Аларны тоту, махсус урыннарда асрау казнага бик кыйммәткә төшә.
Башкалабыз Уфа урамнарында гына да ел саен 10 мең чамасы берәдәк эт тотыла. Әгәр закон таләп итә икән, ул этләрне кем ничек тотарга һәм аларга чиплар беркетергә тиеш? Ә бит сер түгел: өйдә асрап ялыкканнан соң этләрен урамга чыгарып җибәрүчеләр дә бихисап. Андый очракта чиплы этнең хуҗасын табу җиңелләшәчәк. Песиләр белән дә шул ук хәл. Аларның урам тормышында кыргыйлануы, төрле йогышлы чирләр таратуы кешеләргә зур куркыныч тудыра.
Авыл хуҗалыгы тармагында көтелгән яңалыкны үзенең мөһимлеге белән Бөтенрусия исәп алу кампаниясенең дәвамы буларак кабул итәргә дә кирәктер. Чөнки ул хайваннар дөньясындагы исәп алу, зооветеринария таләпләрен көчәйтү белән генә бәйле түгел. Бу чара илдә токымлы маллар, башка терлекләрне максатлы арттыруга да, аларның экологик хәвефсезлеген тәэмин итүгә һәм кешеләргә мал-терлекләргә карата җаваплырак булырга да булышлык итәчәк.
Шул ук вакытта...
Республиканың баш ветеринар инспекторы Вәкил Буранбаев сүзләренә караганда, былтыр республикада 26 меңгә якын хуҗасыз хайван, шул исәптән 22 мең эт тотылган. Шуларның 20 меңе гуманлы ысул белән йоклатылган. Берәдәк этләрне аулау өчен республика казнасы ел саен 63 миллион сум акча бүлә.