+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
15 март 2017, 14:20

Киләчәктә бәрәңге ишелеп уңачак!

Уфа генетиклары бәрәңге иммунитетын өйрәнү буенча киң эш җәелдереп җибәргән. Тикшеренү нәтиҗәләре буенча, бакчачыларны куркуда тоткан фитофтороз авыруына каршы тора алучы сорт барлыкка килүе дә ихтимал.

Фитофтороз бәрәңгедә июль ахыры һәм август башында тарала башлый. Берничә көн эчендә бу авыру белән зур гына мәйданны биләүче бәрәңге басуы зарарлануы ихтимал. Әлеге куркыныч авыру нәтиҗәсендә уңышның 90 проценты югалырга мөмкин, — ди галимнәр.
Һава дымлы һәм салкын көннәрдә бу чир аеруча тиз тарала икән, ә бу нәкъ безнең климат шартларына туры килә. Менә шуңа да бакчачылар фәнни хезмәткәрләрнең яңа сорт уйлап табуын түземсезләнеп көтә.
Читайте нас: