+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
16 март 2017, 14:28

Ярминкә үтә

18 мартта Уфада авыл хуҗалыгы ярминкәсе үтәчәк. Фермер хуҗалыкларында, шәхси ихаталарда җитештерелгән яшелчә, бал, ит, сөт продукциясе, шулай ук икмәк-күмәч һәм кондитер эшләнмәләре башкаланың ике районында тәкъдим ителәчәк.


Октябрь районында ул “Спорт сарае” каршында һәм Сипайлово бистәсенең Рыльская урамындагы аллеядә оештырылачак. Орджоникидзе районында Орджоникидзе исемендәге мәдәният йорты мәйданында узачак.

Уфа шәһәре хакимиятенең матбугат хезмәтеннән белдерүләренчә, урындагы товар җитештерүчеләрне дәртләндерү һәм уфалыларга сыйфатлы азык-төлек тәэмин итү максаты белән ярминкәләр ел әйләнәсе оештырыла. Мартта алар һәр шимбәдә узачак.
Читайте нас: