+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
28 март 2017, 02:00

Алдынгы тәҗрибә тупларга – Башкортстанга!

Быел җәй республика Җир сөрү буенча VI ачык Русия чемпионатын кабул итәчәк.Бәйгене оештыручылар – “Росагролизинг” белән Башкортстан Хөкүмәте. Ярышка ил төбәкләреннән, чит илләрдән 50гә якын механизатор килүе көтелә. Моңа кадәр конкурста Бөек Британия, Германия, Ирландия, Нидерланды, Словения һәм Эстония вәкилләре дә көчен сынаган. Бәйгене үткәрү урыны итеп Башкортстан очраклы гына сайланмаган. Республика – авыл хуҗалыгы үсешкән, уңдырышлы җирләргә бай булган ил төбәкләренең берсе. Шуңа күрә ярышның югары дәрәҗәдә, оешкан төстә үтәчәгенә шик юк.

Әйткәндәй, бәйге 2012 елдан бирле “Росагролизинг” башлангычы белән илнең төрле төбәкләрендә оештырыла. Беренчесе Краснодар краенда үткән. Анда 23 механизатор көчен сынаган. Җиңүчеләр Европа һәм дөнья беренчелегендә чыгыш ясау хокукы ала. Мондый максатка ирешү җиңел түгел. Чөнки хәзер катнашучылар саны да, көндәшлек тә югары.

Башкортстан дәрәҗәле ярышны оештыручы гына түгел. Республика уңган халкы белән дә дан тота. Бәлки уңыш нәкъ безнең ялан батырына елмаер? Республика вәкилләре моңа кадәр оештырылган биш Русия чемпионатында да чыгыш ясаган. Мондый хокукка Мәләвез районының “Сухайля” хуҗалыгы вәкиле Илдар Ишикаев лаек булган. Ул бүген илдә ун иң яхшы җир сөрүче исемлегенә керә.

Ярыш программасы бик бай. Төп шарт – барлык катнашучылар да бер үк төрле сабан тагылган бер үк төрле тракторлар штурвалы артына утырачак. Әлбәттә, төп игътибар җирне тиз һәм сыйфатлы итеп сөрүгә бирелә. “Трактор-шоу” кысаларында механизаторлар “корыч ат”ларында оста итеп йөреп күрсәтәчәк. Әйткәндәй, былтыр бу конкурста республика данын Башкортстан дәүләт аграр университеты студенты Алия Якупова яклаган. Ул Русиянең җир сөрү бәйгесендә катнашкан беренче хатын-кыз буларак тарихка кереп калган. Ярышның финал өлеше 30 июньдә-1июльдә Уфа районында оештырылачак.

Җир сөрү бәйгесе эшче һөнәрләрнең абруен күтәрүгә хезмәт итә. Шул ук вакытта, катнашучылар дуслаша, тәҗрибә уртаклаша, фикер алыша һәм осталыгын чарлый. Мондый бәйгеләр аеруча яшьләр өчен әһәмиятле.

Илебездә ел саен киң колач белән үткән бәйге Европа һәм Бөтендөнья җир сөрү оешмалары игътибарыннан читтә калмаган. 2018 елда – җир сөрү буенча Европа чемпионатын, 2020 елда – дөнья чемпионатын Русиядә оештыру планлаштырыла.
Читайте нас: