+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
29 март 2017, 18:02

Помидор, кыяр ел әйләнәсе өлгерә, нәтиҗәләр дә сөендерә!

Теплицада яшелчә үстерү буенча узган ел нәтиҗәләренә караганда, Башкортстан илдә икенче урынга чыккан.

Бу турыда “Агроинвестор” журналындагы аналитик мәкаләгә таянып, республика Авыл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Гомумән алганда, узган елда республикада ябык туфракта 66,5 мең тонна яшелчә җитештерелгән. Бу, алдагы елга караганда, 0,5 процентка күбрәк. Кыяр уңышы 9,6 процентка — 44,4 мең тоннага кадәр кимегән. Ә томат җитештерү 26 процентка арткан, ягъни 21,2 мең тоннага җиткән.
Теплица яшелчәсе җитештерү буенча Краснодар крае беренчелекне бирми. Узган ел анда 88 мең тонна яшелчә үстерелгән.
Икенче урында — Башкортстан (66,5 мең тонна). Өченчедә — Карачаево-Черкесия (45,8 мең тонна). Дүртенче урында Ставрополь крае (42,4 мең тонна). Бишенче урында — 37,7 мең тонна нәтиҗәсе белән Татарстан Республикасы.
Читайте нас: