+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
1 апрель 2017, 15:55

Илне кымыз белән туйдырабыз!

Русиядә җитештерелгән кымызның 46 проценты Башкортстан өлешенә туры килә.


Бу хакта республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгы белдерде. Аграр ведомство мәгълүматларына караганда, узган елда өч тоннадан артык кымыз җитештерелгән. Бу, 2015 елдагыга караганда, 10 процентка артык дигән сүз. Кымыз җитештерүдә Баймак, Әбҗәлил, Бәләбәй һәм Әлшәй районнары иң алдынгылар сафында.

Әлеге эчемлеккә игътибарны тагы да арттыру максатыннан киләчәктә Кымыз җитештерүчеләр берлеге оештыру, кымыз фестивале үткәрү, ат сөтен пастеризацияләп сату күзаллана. Башкортстан дәүләт аграр университетында пастеризацияләүгә патент алынган.
Читайте нас: