+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
11 апрель 2017, 02:00

Бар да “Ленин”га тиңләшә

Язгы чәчү һәм мал азыгы хәзерләү кампанияләрен кредит алмыйча үткәрүнең сере нәрсәдә?Күмәк хуҗалыкларның бердәмлеген ничек сакларга? Авылларның таралуына ни рәвешле чик куярга? Бу сорауларга җавап эзләгәндә, Стәрлебаш районында Ленин исемендәге кооперативны үрнәк итеп куярлар иде. Хуҗалык юлбашчы исемен дистәләрчә ел дәвамында зур горурлык белән йөртә. Шуңа да биредә эшләүчеләр, Куганак, Йомагуҗа һәм Ивановка авылларында гомер кичерүче татар, башкорт һәм урыс милләтеннән бул­ган халыклар күмәк хезмәте, дуслык белән көчле булулары белән аерылып тора. Ленинлылар – районда иң күп сөт җитештерүчеләр исемлегендә, язгы чәчү һәм мал азыгы хәзерләү мәшәкатьләрен бурычка акча алмыйча, үз көчләре белән җиңеп чыгучы бердәнбер хуҗалык та.

Читайте нас: