+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
13 апрель 2017, 02:00

Алда – чәчү, якты өметләр

“Еникеев” җәмгыятендә барлык тармаклар да үсешкә юнәлеш тота.Кайчандыр хезмәт казанышлары белән бөтен илгә данлыклы бул­ган, тик 90нчы елларда, күп хуҗалыклар кебек, икътисади авырлыклардан бөгелеп, өчкә бүленгән Карл Маркс колхозы җирләренең бер өлешендә җаваплылыгы чикләнгән “Еникеев” җәмгыяте оештырыла. Бүген ул Дүртөйле районы маяклары исәбендә. Җәмгыять белән озак еллар тәҗрибәле, аграр тармакны биш бармагы кебек яхшы белүче җитәкче Азат Әхмәтзыя улы Хаков идарә итә. Аның тырышлыгы белән “Еникеев”та бердәм, эшчән коллектив тупланган, биредә илке-салкы йөрүче юк, намуслы хезмәт нәтиҗәсе лаеклы бәяләнүен һәркем белә. Җәмгыятьтә бүген уртача хезмәт хакы 18 мең сум тәшкил итсә, сыер савучылар 30 мең сумнан күбрәк ала.

Читайте нас: