Икенче чарада – Авыл хуҗалыгы министрлыгы үткәргән киңәшмәдә — Рөстәм Зәки улы атап үткән проблемаларның чишелеше берникадәр чагылыш тапты. Ведомство җитәкчесе Илшат Фазрахманов рәислегендә узган чарада республикада авыл хуҗалыгы җитештерү-тәэмин итү һәм кредит кулланучылар кооперативларын оештыруны тизләтү мәсьәләләре каралды. Эш шунда: республика Башлыгы авылда эшсезлекне киметүдә кече малтабарлыкны үстерү, алар җитештергәнне сатудагы каршылыкларны бетерү бурычын билгеләсә, авыл хуҗалыгы бу проблеманы хәл итүдә кооперацияне үстерүне төп юнәлешләрнең берсе буларак карый. Әлбәттә, Рөстәм Зәки улының югарыда телгә алынган утырышта: “Республика авылларыннан 120-130 мең кеше башка төбәкләргә йөреп эшли. Ә без авылдагы бүгенге икътисади хәл-шартларда боларны белә торып та канәгать йөз күрсәтүне дәвам итәбез”, — дип белдерүе проблеманы яңа биеклеккә күтәрде.
Аграр җитештерүне социаль яктан якланган авылдан башка күз алдына китереп булмый. Кайчандыр, яшьләрне авылда калдыру өчен мәдәният учагы, кибет һәм яхшы юллар, аннары шәһәрнекеннән ким булмаган хезмәт хакы кирәк, дип уйлыйлар иде. Алары да хәл ителеп бара. Ә ни өчен соң ул чагында авылдан йөзләрчә мең кеше башка төбәкләргә йөреп хезмәт салырга мәҗбүр? Республика Башлыгы моның чишелешен авылда яңа икътисади модель барлыкка китерүдә күрә. Дөрестән дә, халыкны эшле итү, крестьян җитештергәнне аның үзенә файда китерерлек итеп сатуны оештыру, гомумән, авыл территорияләрен, аларның үзаллылыгын, урындагы бюджетны үстерү, беренче чиратта, эчке сәүдә базарын экологик яктан чиста ит-сөт продукцияләре, яшелчә белән тәэмин итүдә чын мәгънәсендә “Башкортстан НЭПы” булыр иде.