+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
13 апрель 2017, 02:00

Килешеп эшләүгә ни җитә!

Шулай булса, фермерлар да урындагы социаль мәсьәләләрне хәл итүгә сизелерлек өлеш кертә ала.Башкортстанда 6 меңнән артык фермерлык хуҗалыгы бар, республикада җитештерелгән азык-төлек продукциясенең 20 проценты алар өлешенә туры килә. Соңгы 4 елда фермерлар 1,5 мең яңа эш урыны булдырды. Ягъни фермерлар авылда, җитештерүне үстерү белән беррәттән, социаль функция дә үти. Бу уңайдан Президент Путинның соңгы Юлламаларының берсендә әйткән сүзләрен китерү урынлы булыр: “Авыл эшчәннәренә нәтиҗәле эшләре өчен рәхмәт. Халыкны азык-төлек белән тәэмин иттеләр. Безгә кешеләрнең авылда төпләнеп калуы кирәк. Алар өчен шартлар тудырылырга тиеш”, — дигән иде ул.

...Рема һәм Айрис Галиуллиннар Бәләбәй районының алты гына йортлы Әзәкәй авылында тулы канлы тормыш белән яши. Алар – фермерлар. Уллары Филүс — төп ярдәмче­ләре.150 баш эре мөгезле терлек асрыйлар, 850 гектарда бөртекле культуралар игәләр, печәнгә үлән үстерәләр. Хуҗалык көн саен 1 тоннадан артык сөт сата. Биредә сигез кеше эш белән тәэмин ителгән. 2006 елда малтабарлык белән шөгыльләнә башлап, матур һәм чагыштырмача ныклы хуҗалык булдырганнар. Куанычлы күрсәткечләр. Ләкин...
— Авыл хакимияте белән уртак телгә килеп булмый. Уртак тел табып эшләсәк, бик күп җитешсезлекләрне бетереп, проблемаларны бер­гәләп хәл итеп булыр иде, — дип каршы алды Айрис Бәхтегәрәй улы.
Әлбәттә, бүгенге социаль-икътисади халәттә, бер максат куеп, килешеп эшләгәндә генә нәтиҗәгә ирешеп була. Авыл биләмәсендә җитештерүчеләр булса, урындагы ихтыяҗларны канәгать­ләнде­рердәй средстволар акмаса да, тамып тора бит. Әйткәндәй, ил җитәкчелеге чыгышларында да бу мәсьәлә һәрдаим чагылыш таба. Владимир Путин, әйтик, урындагы үзидарә проблемаларына тукталып: “Үзидарә системасында проблемалар шактый җыелды... Урындагы хакимият халыкка иң якыны, бу уңайдан тагын бер тапкыр мөрәҗәгать итәм: булган мәсьәләләргә төрле яктан карыйк, көн таләпләренә буйсынып, мәгънәле нәтиҗәләр ясыйк”, — диде.
— Төп байлык – җир, дибез. Урындагы хакимият белән конфликт менә шул җир пайларын арендага алу чорыннан килә, — ди Айрис Бәхтегәрәй улы. — Безне “үлгән авыл” дип атау белән һич килешмим. Суыбыз, газыбыз бар, юлны рәтләп, чистартып торабыз. Электрүт­кәргеч баганаларын үз көчебез белән яңарттык. Үзебезнең авыллар пайчыларының 400 гектар җирен эшкәртәбез. Тик безнең хуҗалык өчен 400 гектар гына аз булгач, мәйданнарны арттырырга уйлаган идек. Бу уңайдан, Тузлыкуш авылы хакимияте пайчыларыннан җирләрен арендага алып булмагач, күрше авыл хакимиятенә мөрәҗәгать иттек. Алар 450 гектар бүлде. 12 кешегә шушы пай өлешләре өчен көзен ашлык бирәбез. Яз көне аларның бәрәңге бакчаларын сөрергә ярдәмләшәбез. Менә озакламый җәйләү чоры җитә. Көтүлекләр белән проблема. Безгә авыл читендәге Әзәкәй инешенең икенче ягына чыгарга рөхсәт итмиләр. Тузлыкуш авылы шәхси хуҗалыкларының малларын көтүлектән кысрыклыйбыздыр, күрәсең. Алай дисәң, анда, зур бер авылда, 50-60 чамасы гына сыер бар?!
Сүз дә юк, бу гаилә әгъзалары төшенкелеккә бирелми, җиң сызганып эшли бирә.
Муниципалитет башлыклары катнашлыгындагы киңәшмәдә Башкортстан җитәкчесе Рөстәм Хәмитов болай дигән иде: “Безнең канда базарны тоемлау юк. Үз эшчәнлегебездә бизнеска бик сирәк ярдәмгә киләбез. Без әлегә, нигездә, совет кешеләре... Башыбызның яртысы, совет кешесенеке кебек уйлый, ә икенче яртысы, дер-дер килеп, әлеге базар икътисады шартларына яраклашырга тырыша... Кеше үзенең нинди формациядә яшәвен, нәрсә белән шөгыльләнергә тиешлеген, нәрсәнең мөһимрәк икәнлеген аңламый... Кабатлап әйтәм: терри­торияләрдә малтабарлык климаты тудыру, бизнес, җитештерү белән шөгыльләнергә теләүчеләр каршындагы административ киртәләрне бетерү муниципалитетлардан тора… Малтабарлар эшләсен, хезмәт урыннары булдырсын. Конфликтларга юл куярга ярамый”.
Читайте нас: