0 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
14 апрель 2017, 01:15

Авыл уңганнары ярдәмсез калмаячак

Туры эфир барышында Рөстәм Хәмитовка авыл хуҗалыгы предприятиеләренә субсидияләр бирү мәсьәләсе дә күтәрелде. Быел республика аграрийларына федераль, республика бюджетларыннан 3-4 миллиард сум субсидия бүлү күздә тотыла. Шулай ук, ташламалы шартларда кредитлау да каралган. Мондый ярдәмне тоярга комачаулаган төп киртә турында да сүз барды.

– Быелдан башлап авыл хуҗалыгында субсидияләрне салым буенча бурычлары булмаганнар гына алала. Моңа бәйле хәлне өйрәнгәч, төбәктә авыл хуҗалыгы предприятиеләренең яртысыннан күбесенең мондый бурычлары барлыгы ачыкланды. Әгәр дә предприятие салым түләми икән, без аңа ярдәм итүдән баш тартырга мәҗбүрбез. Апрель башына кадәр күбесе бурычын түләргә тырышкан. Ничек кенә булса да, авыл халкының иминлеге безнең өчен мөһим. Шуңа күрә авыл хуҗалыгына киләчәктә дә ярдәм күрсәтеләчәк. – Язгы кыр эшләре алдыннан бик күпләрне борчыган әлеге сорауга Рөстәм Зәки улы шулай дип җавап бирде.
Читайте нас